Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Җиңү көне белән!
5.05.2012

Җиңү көне белән!

Җирне фашистлардан чистарттыгыз,
Биш ел буе күрми бер рәхәт.
Хөрмәт-шөһрәт сиңа ил батыры!
Ветераннар, сезгә мең рәхмәт!
Мәрмәр ташта – вакыт, дөнья гаме,
Кызыл гөлләр – хәтер, моң, сихәт.
Көл өстендә гөлләр үстердегез,
Ветераннар, сезгә мең рәхмәт!

Ринат Батталов

Удмуртия Республикасы Президенты Александр Волковның Җиңү көне уңаеннан котлавы

Хөрмәтле дуслар!


Совет халкы дәһшәтле һәм канкойгыч сугышта Бөек Җиңү яулаган яздан инде 70 елга якын вакыт узды. 67 ел – бер буын гомере булса да, илебез ата-бабаларыбызның батырлыгын һәм югалтуларыбызны чагылдырган коточкыч саннарны онытмый.

Бөек Ватан сугышында катнашучыларның һәм тыл хезмәтчәннәренең батырлыгы турындагы хатирәләр һәрвакыт рухи һәм әхлакый көч, патриотлык чыганагы булып торачак. Нәкъ шушы хисләр безне Ватаныбыз азатлыгы өчен үз-үзен аямыйча көрәшеп батырларча һәлак булганнарны искә алу, аяусыз үлемгә үч итеп исән калганнар алдында баш ию өчен шәһәр һәм авыл урамнарындагы мәйданнардагы һәйкәлләр, Мәңгелек ут ялкыны янына чакыра.

Канлы елларда фронтта Удмуртиянең һәр дүртенче кешесе сугышта катнашкан. Аларның һәр икенчесе һәлак булган. Удмуртия армияне корал белән тәмин итеп, Бөек Җиңүне якынайтуга үзеннән лаеклы өлеш кертте. Советлар Союзының көнбатыш районнарыннан эвакуацияләнгән оборона предприятиеләре безнең республика җиренә урнаштырылды. Сугыш төрле милләт, төрле дин вәкилләрен берләштерде. Илебез халкы туган җиребезне дошманнардан азат итү максаты белән яшәде. Бүген дә Җиңү көне, сәяси карашлары нинди булуга карамастан, россиялеләрне берләштерүче бәйрәм булын яңа юнәлдерелгән. Үткәннәрне бүгенге белән чагыштырган саен, без илебез язмышы өчен җаваплылыгыбызны ныграк тоябыз.

Бәйрәм белән, дуслар! Бөек Җиңү көне белән!