Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Җиңү арты җиңү яулаучы
5.02.2014

Җиңү арты җиңү яулаучы

 Сарапул шәһәрендә гомер итүче өлкән спортчы Ринат Галимов Пермь краенда узган ярышта 127нче медаленә ия булып, үзенең йөгереш сезонын тәмамлаган.

Бу юлы алтын медальгә ул 10 чакрым дистанция буенча ярышта лаек булган. Ә 2013 елда Ринат әфәнде 3тән 21 чакрымга кадәр булган 17 бәйгедә катнашкан һәм аларның 16сында призлы урыннар яулаган.Ул үзе катнашкан бәйгеләрнең иң әһәмиятлесе итеп Удмуртия күләмендә узган кросс буенча көзге чемпионатны саный. Бу бәйгедә ул беренче урынга ия булган. Икенчесе — Королев шәһәрендә үткәрелгән марафон. Анысында милләттәшебез 20 чакрымлык дистанция буенча ярышып, көмеш призер булган.
Шунысын да ассызыклап узасым килә: әлеге шәһәрдә узган бәйгеләрдә Ринат Галимовның инде 7нче тапкыр катнашуы. Һәрберсендә ул җиңү яулап, 4 алтын, 3 көмеш медальгә ия булган.
Ярышларда актив катнашуыннан тыш, ул сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча да зур эш алып бара. 2007 елда аның “Олимп” клубын оештырганлыгы турында бер мәкаләдә язган идек инде. Узган ел 5 ел тулу уңаеннан әлеге клуб Россия һәм халыкара йөгереш яратучылар клубы комитеты президенты тарафыннан “Рәхмәт хаты” белән бүләкләнгән.
Ринат Галимов ике тапкыр “Удмуртиядә физик культура һәм спортны үстерүдә казанышлары өчен” дип аталган дәүләт билгесе белән бүләкләнгән.
Милләттәшебез йөгереш яратучылар клубының халыкара конференциясендә катнашырга тиешле вәкилләр исемлегендә Удмуртия республикасыннан бердәнбер кандидат булып тора.
Бүгенге көндә 72 яшен тутырган Ринат Галимовтан: “Инде сез катнашмаган бәйге, бармаган шәһәр юктыр. Ә 2014 елга аяк басканда үзегезгә нинди максатлар куйдыгыз?” — дип кызыксындым. “Агымдагы елда исәбем югарырак биеклектәге, Россиядә генә түгел, ә чит илләрдә узган ярышларда катнашып, көчемне сынау. 4 июньдә Финляндиянең Варпайсярви шәһәрендә узачак 21 чакрым дистанциядәге ярышта катнашырга уйлыйм”, — дип җавап кайтарды өлкән спортчы.
Зур ихтыяр көче, сәламәтлек таләп иткән ярышларда милләттәшебезгә уңышлар юлдаш булуын телик.

Элмира Нигъмәтҗан.