Җиңүчеләр бүләкләнде
Узган атнада Удмуртиянең «Яшь профессионаллар» (WorldSkills) VI Ачык региональ чемпионатында һәм “Остаз” III Региональ чемпионатында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Аерым уңышларга ирешүчеләргә медальләр һәм грамоталарны Республика Хөкүмәте рәисе урынбасары Анатолий Строков һәм Удмуртия Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Ирина Крохина тапшырды.
Быел “Яшь профессионаллар” чемпионатында республикадан 800 дән артык кеше катнашты. Алар 55 компетенциядә көч сынаштылар. Ярышлар төрле шәһәр һәм районнарда — 23 мәйданчыкта узды.
“Күпләр укучылар БДИдан куркып, урта һөнәри белем алырга телиләр, дип уйлый. Бу ялгыш фикер дип әйтер идем. Яшүсмерләр, яшьләр бүген башкача фикер йөртә. Иң элек алар һөнәр үзләштерергә, акча эшли башларга телиләр. Бу алар теләгән эш икәнен аңласалар, шушы юнәлештә укуларын дәвам итәләр”, — диде Ирина Крохина.
Удмуртиядә «Яшь профессионаллар» төбәк координация үзәге җитәкчесе Екатерина Емельянова сүзләренчә, компетенцияләр саны ел саен арта бара. Быел авыл хуҗалыгы юнәлешләре һәм электроника буенча компетенцияләр өстәлгән. Яшьләр аларда бик теләп катнашалар икән. “Урта һөнәри белем бирүгә игътибар артуы бик яхшы. Безнең төрле остаханәләр, яңа җиһазлар арта. Төрле оешмалар теге яки бу колледж, техникумнарга килеп, яшь осталарны өйрәтү турында да уйлыйлар. Дәүләт – бизнес – уку йортлары бәйләнеше бездә бик яхшы эшли”, — диде Республика Хөкүмәте рәисе урынбасары Анатолий Строков.
Республика ярышларында җиңүчеләр 21-25 июльдә Уфада узачак милли чемпионат финалында Удмуртия данын яклаячаклар. Анда бару өчен конкурсантларга 1-30 апрель көннәрендә төбәкләрдә узачак сайлап алу ярышларын узарга туры киләчәк. Узган ел медаль зачетында Удмуртия илнең 85 субъекты арасында 14 урынга лаек булды. Иң куанычлысы, бүләкләнүчеләр арасында татар яшьләре дә бар. Алар турында газетабызның алдагы санында укый алырсыз.