Җиңүчеләргә — Россия һәм Бразилия матчына юллама
Шушы көннәрдә яшь спортчылар арасында Удмуртия Башлыгының волейбол буенча мәктәп лигасы кубогына ия булучылар барланды. Мәктәп волейбол лигасы җиңүчеләре Удмуртиядә 15 ел дәверендә билгеләнеп килә. Быел әлеге чарада республиканың 11 районы һәм 4 шәһәреннән 33 егетләр һәм 62 кызлар командасы катнашында барлыгы 200 уен узды.
Бу уку елының волейбол лигасы җиңүчеләре буларак, кызлар командалары арасында беренчелекне Ижау шәһәренең 22нче санлы лингвистика лицее командасы, икенче урында – Завьялово мәктәбе, өченчедә – Воткинск шәһәренең 10нчы санлы мәктәп командасы булды. Егетләр командалары арасында беренчелекне Ижау шәһәренең 83нче санлы гимназия укучылары, икенче урынны – Балезиноның 3нче санлы урта мәктәбе, өченчене – Алнаш районының Азамат мәктәбе яулады. Җиңүчеләр рәтендә булган Балезино командасы егете Камил Энтентеев 5 ел элек волейбол спорты белән кызыксына башлаган. Ул: “Мәктәбебезнең волейбол буенча егетләр командасына эләгүемә шатланып, күңел биреп, әлеге спорт төре белән шөгыльләнә башладым. Командабыз волейбол буенча мәктәп лигасында икенче урынны яулады. Алга таба Президент лигасына ныклы әзерлек көтә. Максатыбыз — ул ярышларда да сынатмыйча, җиңүчеләр рәтендә булу”, — диде.
Соңгы елларда республикада, шул исәптән районнарда да спортка игътибар артканнан-арта бара. Заманчалаштырылган спорт комплекслары, стадионнар төзелә. Шундыйларның берсе – быел Можга шәһәрендә боз аренасы һәм уен заллары булган спорт комплексы төзеләчәк. Яшь спортчыларны тәбрикләү тантанасында Республика Башлыгы волейболчыларны котлап, тренерларга, укытучыларга, ата-аналарга, ярышларны оештыручыларга һәм, гомумән, балаларны спортка тартучы һәркемгә рәхмәт сүзләрен җиткерде. Әлеге лиганың төп партнеры – 2006 елдан авыл спорт уеннарының спонсоры булган Россельхозбанк. Александр Бречалов сүзләренә караганда, көчле партнерның ярдәме белән киләчәктә мәктәп волейбол лигасы тагы да югары үрләр яулар, катнашучылар саны тагы да артыр дигән өмет бар. “Спорт – яшьләргә шәхес буларак үсәр өчен бик яхшы этәргеч. Бүгенге көндә шөгыльләнүче яшь спортчыларга карап, башкалар да аларга кушылыр дип уйлыйм. Шуңа да Удмуртиядә волейбол спорт төре булырга тиеш, киләчәктә аны тагы да үстерү юлларын эзлибез”, — диде Республика Башлыгы.
Бу көнне җиңүчеләр 8 июньдә Уфа шәһәрендә узачак Россия һәм Бразилия командалары матчына юллама белән бүләкләнделәр. Узган ел әлеге ярышларда җиңүчеләр, Казан шәһәрендә узган Россия һәм Франция волейбол матчында катнашып, Россия командасы спортчылары белән очрашкан иде. Җиңүчеләрнең алда көтелгән ярышларда югары үрләр яулауларын телибез!
Ләйсән Әхмәтова.