Җиңүләр традициягә әверелеп бара
«Владимир Николаевич Завалин удмурт иде. Әмма һәр милләт аны үзенеке дип санады. Безгә булган мөнәсәбәте, мәдәниятләребезне саклап калуда мөмкинлекләр тудырганы өчен без аңа чиксез рәхмәтле. Милләтара шахмат турниры — аның якты истәлегенә багышлап уздырылып килә». Ярышны республиканың әрмән милли-мәдәни оешмасы җитәкчесе Мнацакан Аракелян әнә шундый сүзләр белән ачып җибәрде. “Чаралар күп уза — мәдәни генә түгел, спорт буенча да, социаль юнәлешлеләр дә”, — дип билгеләп үтте Милли сәясәт министры Лариса Буранова. Ә шахмат турнирының быел беренче юбилее дияргә дә була — бишенче тапкыр оештырыла.
Турнирга 27 команда җыелып, шуларның яртысы балаларныкы иде. Белорус, әрмән, украин, татар, мари һәм башка милли оешмалар һәркайсы үз командасын туплап килгән. Милләттәшебез Рөстәм Курбанский инде берничә ел рәттән Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе данын яклаучы команда оештыра. Үзе –шахмат буенча спорт мастерына кандидат. Быел өлкәннәр һәм балалар командасы алып килгән. Кыскасы, үзе дә уйный, укучылары өчен дә җан ата. «Кечкенәдән уйный башладым, кунакка килгән туганыбыз өйрәтеп китте. Мәктәптә түгәрәккә язылдым, аннары шахмат мәктәбенә йөри башладым. Хәзер үзем шунда укытам. Һәр халыкның — үз лидеры, шахмат уенында да шулай ул. Командаларда көчле уенчылар бар, каршы уйнау җиңел түгел. Бу турнир милләтләрне берләштерә, балаларга да, өлкәннәргә, ветераннарга да аралашу файдага гына», — дип сөйләде. Укучыларының берсе — Айрат Халитов аның кебек спорт мастеры дәрәҗәсенә ирешү турында хыяллана, моның өчен зиһен һәм тырышлык кирәклеге турында әйтә. Турнирның беренче елларында һәвәскәрләр шактый катнашса, хәзер үзәктә — профессионаллар, быел араларында хәтта гроссмейстер да бар. «Моңа кадәр такта артына утыра, уйный идем. Тик профессионалларга каршы торырлык осталыгым юк, шуңа быел җан атучылар арасында, холкым шундый — җиңелергә яратмыйм», — ди Ринат Фәйзуллин. Мин үзем шахмат уенында әллә ни аңламыйм, әмма турнирны күзәтүе кызык булды. Арада тиз уйнаучыларны күзәтү бигрәк дә мавыктыргыч. Командаларда нәкъ менә гел татарлар яки әрмәннәр булуы шарт итеп куелмый, аларның күбесе катнаш. Әмма бу турнир милләтара дуслыкны ныгыту максатына тагын да ныграк туры килә. Быел кубоклар да игътибарны әллә каян җәлеп итәрдәй матур иде. Беренчелекне “Иман” татар яшьләре берлеге алды. Хәер, бу үзе турнир традициясенә әверелеп бара бугай, узган ел да җиңгәннәр иде. Икенче урынны «Батьковщина» белорус мәдәнияте оешмасы яулады, өченчедә — рус мәдәнияте җәмгыяте командасы. Ә балалар командалары арасында Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе данын яклаучылар I һәм III урынга лаек булдылар.
Фәнзилә Салихова.