Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Җитәкче эшенә төп бәя — халык ышанычы
22.10.2015

Җитәкче эшенә төп бәя — халык ышанычы

Безнең һәр туасы яңа көн дөньядагы, илебездәге, республикабыздагы сәяси-икътисади хәлләргә бәй­ләнгән. Бик күп ата-аналар үзләренең армиягә барасы уллары өчен кайгыралар, мәктәпне тәмамлаучы укучылар да, аларның ата-аналары да алдагы көн өчен борчылалар, пенсиядәге кешеләр сәламәтлекләре хакында хафаланалар, авыл халкы файдаланмый торган җирләр турында уйлана, эшсезләр эш урыны таба алмыйча җәфалана — болар барысы да икътисади-сәяси хәл белән бәйле.

Төрле министрларның, президентның, РФ субъектлары башында торучы җитәкчеләрнең эшчәнлеге халыкның күз алдында. Аларның эшчәнлеге халык фикеренә таянып бәяләнә.
Халык фикерен өйрә­нүче махсус үзәк бар. Ул “Бөтенроссия халык фикерен өйрәнү үзәге” (русча ВЦИОМ) дип атала. Бу оешма мәгълүматлары күпләр өчен кызыклы булыр дип уйлыйм. Дөнья күләмендә Россия Президенты Владимир Путинның абруе зур. Аның физик һәм рухи яктан нык булуы, килеп туган каршылыкларга бирешмәве, тискәре йогынтыга бирелмәве күпләрне таң калдыра. Безнең илебездә дә 78,5% халык Владимир Путин яклы. Ул — югары рейтинглы президент. Илдә тынычлык, иминлек хөкем сөрә икән, бу — аның эшчәнлегенең нәтиҗәсе.
Министрлар эшчән­ле­ген 5 баллы шкала белән билгеләсәк, аларның рейтинглары түбән­дәгечә:
Беренче урында Оборона министры Сергей Шойгу (4,95 балл). Озак еллар Гадәттән тыш хәлләр министрлыгын җитәкләп, халык ихтирамын яулады ул. Хәзер ул Россия армиясен тәртипкә салуда зур көч куеп эшли. Хәрби хезмәттән кайткан егетләр белән еш аралашырга туры килә миңа. Аларның һәркайсы армиядә туклануның, ка­зармалардагы тәртипнең яхшы булуын бил­геләп үтәләр. Мондый фи­керләр бу өлкәдә Сергей Шойгуга бик начар “мирас” калса да, аның кыска вакыт эчендә тәртип урнаштыра алуы турында сөйли.
Икенче урында Россиянең Тышкы эшләр министры Сергей Лавров (4,75 балл). Бу министр җилкәсенә Украина, Ирак, Сирия кебек илләр белән бәйләнгән сәяси проб­лемалар, Европа илләренең Россиягә карата санкцияләре килеп төште. Аңа бертуктаусыз илдән-илгә йөрергә, төрле килешүләр төзергә, проблемаларны чишү юлларын эзләргә туры килә. Сабыр холыклы Сергей Лавров чит ил министрлары белән киеренке бәхәсләр алып бара. Әйтергә кирәк, аның сүзе үтә, коллегалары арасында гына түгел, ә дөнья җәмәгатьчелеге арасында да бу күркәм шәхеснең абруе зур.
Шулай ук югары абруйлы министрлар рәтендә Гадәттән тыш хәлләр министры Владимир Пучков (4,1 балл). Кайда гына нинди генә фаҗигаләр булмасын, безнең ил коткаручылары ярдәмгә ашыга.
Түбән рейтинглы министрлар рәтенә Фән һәм Мәгариф министры Дмитрий Ливанов (2,9 балл) һәм Сәламәтлек саклау ми­нистры Вероника Скворцова, Социаль үсеш һәм хезмәт министры Максим Топилин керә. Бу аңлашыла да: халыкны нык борчыган проблемалар нәкъ алар исеме белән бәйле. Мәгариф системасында алга китеш сизелми. Югары уку йортларында бюджет урыннары кимү, түләүле укуның бәяләре кискен артуы, факультетларны, кафедраларны берләштерү, югары уку йорты белгечләрен — профессорларны, доцентларны кыскарту, университет филиалларын ябу һ.б. Болар — әлеге өлкә үсешенә аяк чалучы сәбәпләрнең кай­берләре генә. Сәламәтлек саклау өл­кәсендә исә бушлай медицина хезмәте күрсәтү бетү ягына бара.
Безнең республикага кил­гәндә, Александр Соловьев халык белән тыгыз элемтәдә торып, иң беренче чиратта, югары хакимиятне һәм шәһәр үзидарәсен ныгыту өстендә эшли. Аның адымнары дөрес һәм нигезле дип бәяләнә. Ул Рес­публика Башлыгы булып сайлангач, иң беренче булып төрле ташламалардан баш тартуы турында белдерде.
Ижау шәһәре думасына сайлаулар да үтте. Яңа сайланган шәһәр башлыгы Юрий Тюринга халык әлегә саграк карый. Башкалабызның һәр тармагына хуҗаларча караш кирәклеге күренеп тора. Инде кышка кереп барсак та, шәһәрдәге күп катлы йортларның күпчелегенә әле һаман тулысынча җылылык бирелмәгән. Халыкны борчыган мәсьәләләрнең тагын берсе — шәһәр җәмәгать транспортында юл йөрү бәяләренең артуы. Шушындый эреле-ваклы көнкүреш проб­лемаларын яңа җитәкче ничек хәл итәр? Халык ышанычын аклый алырмы? Монысын вакыт күрсәтер.

Гөлфидә Мәрданова, Педагогия фәннәре кандидаты, Ижау шәһәре.