Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Җитмеш төрле һөнәр иясе
23.10.2014

Җитмеш төрле һөнәр иясе

Милләтешебез Гөлнара Илдар кызы Гыйззәтуллина белән танышканнан соң, аның шәхес буларак бик кызыклы икәнен аңласам да, укучылар өчен ничек ачып бирергә дип бик озак баш ваттым. Гөлнараның һәрьяклап өлгер һәм булганлыгын күз алдында тотып, аның тормышын алфавит тәртибендә тасвирлап карарга булдым.

Актив, җитез һәм тормышка гашыйк Гөлнара 44нче лицейда укыган вакытта ук тирә-юньдәге һәрнәрсә, һәр шөгыль белән кызыксына башлый.

Баскетбол. Мәктәп елларында ул баскетбол белән нык­лап шөгыльлә башлый. “Сыйны­фыбызда мин озын кызлар рәтендә идем. Шуңа күрәдер бас­кетбол секциясенә йөреп, күп кенә ярышларда катнашып, командабыз белән җиңүләр яуладык”, — ди Гөлнара.

Волейбол. Бүгенге көндә Гөлнара үзен тагын бер спорт төрендә сыный: бик яратып волейбол белән шөгыльләнә.

Гаилә. Гөлнара — гаиләдә өченче бала. Әнисе лаек­лы ялда, ә әтисе үз эше белән шөгыльләнә. Абыйсының да тегү кирәк-яраклары сата торган кибетләре бар. Ә апасының исә фитнес буенча үз эшен башлап йөргән вакытлары.

Девизы: “Әнием һәр­ва­кыт­та да: “Эш белән шөгыльләнергә кирәк!” — дип әйтә. Гаиләдә безне хезмәт белән тәрбияләделәр. Без хәтта ял көннәрендә йоклап ятмый идек. Шул тәрбия өчен мин әти-әниемә бик рәхмәтлемен”.
Инглиз теле. “Хәзер заманасы шундый, чит телләр белмичә, әйләнә-тирәне өйрәнеп, аңлап бетереп булмый. Университетта укыганда мин инглиз телен өйрәнгән идем. Белемеңне һәрвакыт ныгытып тормасаң, онытыла бит ул. Шуңа күрә төрле курсларга йөреп, белгәннәремне ныгытып, яңартып торам”, — дип, Гөлнара тагын бер хоббие турында бик тәфсилләп сөйләде.

Кисү һәм тегү. “Мин бер урында тыныч кына утыра алмыйм. Шулай ук сайлаган бер юнәлешемнең кызыгы бетә башласа, икенче төр шөгыль эзлим. Язмыш мине бер ярдан икенчесенә бик тиз ыргыта. Бас­кетболдан соң кисү һәм тегү курс­ларына язылып, кул эшләре белән мавыгып киттем”.

Милли тәрбия. Гөлнара телебезне бик яхшы аңласа да, иркен аралаша алмый. Ул гаиләләрендә булган туган тел белән бәйле бер хәлне дә сөйләп китте: “Гаиләдә аралашу һәрвакыт татарча булганлыктан, балалар бакчасына барганда апам русча бер сүз дә белмәгән. Шул вакытта әни апаны бакчадан алырга килгәч, тәрбияче: “Сезнең балагызның колагы ишетми, ахры. Табибка күренегез”, — дигән. Әни тәрбияче сүзен әтигә кайтып җиткергәч, апамны рус теленә өйрәтә башлаганнар. Менә шул хәлдән соң, мин дөньяга килгәч тә, татар теле арткы планда калып, рус теленә игътибар бирелә. Шуңа күрә татар телен мин аңлыйм, ә сөйләшә белмим”.

Оештыручы. Мәктәп елларында ук Гөлнара һәр чараны оештыруда бик актив катнашкан. Ул үзендә оештыру сәләтенең барлыгын бер дә яшерми. Апасы үз эшен оештырганда да аның оештыру сәләте ярдәм итә.

Пневматик винтовкадан ату. Гөлнараның тотынып карамаган шөгыле бар микән? Ул мәктәптә укыганда пневматик винтовкадан да атуны үзләштергән.
Рәсем ясау. Иң кызыгы шунда ки: Гөлнара берникадәр вакыт спорт белән мавыкса, аннан ул мавыгу кул эшләре белән алышына. Аның күңелен батик сәнгате дә кызыксындыра. Батик — ул ефәккә үзенчәлекле формада рәсем ясау дигән сүз.

Театр. “Һәр кеше — артист. Мин дә балачактан бирле үземне театр артисты итеп күрергә хыялландым. Шул теләк театр мәктәбенә алып килде. Түләүле курсларга бераз йөргәннән соң, яңа дуслар табып, хәзер инде үзебезнең театр студиясен ачып җибәрдек. Студиябездә театр факультетларына укырга теләүчеләргә ярдәм күрсәтәбез. Быел безнең курслар ярдәме белән берничә кеше ГИТИСка укырга керде”, — дип, Гөлнара иң яраткан шөгыле турында бик озак­лап сөйләде.

Чигү. Гөлнараның бүгенге һәр киче якыннарының фотосурәтләрен махсус шак­мак­лы тукымада чалыштырып, ягъни “крестиклап” чигеп уза. “Үземнең, апамның, абыемның (хатыны белән) һәм әти-әниемнең фотоларын чиктем инде. Фотосурәтне тукымага чигеп төшерү өчен компьютерда махсус программа ярдәмендә шул фотоны башта чигү схемасына саласың. Бер фотоны чигү өчен уртача 2-3 ай кирәк. Ә менә әти-әниемнең фотоларын 1 елга якын чигәргә туры килде. Чөнки һәр кичемне чигүгә ба­гышлап булмады”, — дип сөйләде Гөлнара.

Эш. Мәктәпне тәмамлагач та, төрле урыннарда эшли. Әти-әнисеннән акча сорамас өчен укыган вакытта ук эшләргә тырыша. Сәркатип, кадрлар белән эшләүче, сатучы, реклама белгече, караоке операторы булып та эшли.

Ял көннәре, бәйрәмнәр. Гөлнара һәр бәйрәмне диярлек гаилә белән үткәрергә тырыша икән. Ә менә абыйсы белән алар бик яратып интеллектуаль уеннар уйныйлар. “Баш вату минем өчен бик мавыктыргыч. Дус­тыбыз — “Иман” татар яшьләре берлеге рәисе Ринат Фәйзуллин быел икебезне дә милли оешмалар арасында “Что? Где? Когда?” уенында катнашырга чакырды. Һәм, әйтергә кирәк: бу уенда татарлар беренчелекне яулады. Чөнки безнең командада көчле яшьләр җыелган иде”, — ди Гөлнара.

Әти -әниемә рәхмәтле. “Алар безгә — өч балаларына да — бик лаеклы тәрбия бирделәр. Һәрберебезнең баш очында үз түбәбез булу — аларның йокысыз төннәре, ару-талусыз эшләүләре нәтиҗәсе. Мин аларны бик яратам һәм хөрмәт итәм.

Үрү. Гөлнара, гомумән, тик утыра торган кыз түгел. Бер ара ул бик яратып бисер белән төрле фигуралар үрү белән мавыккан.

Җыр. Гөлнара җырларга да бик ярата. “Кызганычка каршы, татар телендә җырлый алмыйм. Телебезне аңласам да, авырдан сөйләшәм”, — дигәндә Гөлнара бераз телне белмәвеннән оялып та куйгандай булды.

Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз дигән мәкаль бар. Хәзерге замана егет кешегә генә түгел, хатын-кыз алдына да шул таләпләрне куя сыман. Гөлнарага карата да бу мәкаль бик туры килә. Чыннан да, җәмгыятьтә заман шаукымыннан төшеп калмыйча лаек­лы яшәр өчен нәкъ шундый булырга кирәктер.

Гүзәл Шакирова.