Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Җитмеш икенче Җиңү парады
11.05.2017

Җитмеш икенче Җиңү парады

Ижау шәһәренең Үзәк мәй­данында Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган парад һәм бәйрәм тантанасы гөрләп узды. Тантана Сугыш һәм хезмәт даны монументына чәчәкләр салудан башланды.

Аннары Үзәк мәйданнан тантаналы марш белән Ижау гарнизоны хәрбиләре, хокук сак­лау структуралары, шулай ук Ижау югары уку йортлары студентлары, кадетлар, Удмуртиядәге патриотик клуб, ветераннар, иҗтимагый оешма әгъзалары узды. Мәйдан буйлап трибуналар алдыннан ретро-автомобильләр үтте. Хәрби корал макетлары, техника, сугыш елларында һәм сугыштан соң чыгарылган автомобиль колонналары узды. Быел беренче тапкыр Бөек Ватан сугышы елларындагы сугышчылар, хәрби шәфкать туташлары, диңгез пехотачылары киемнәре, 70нче елгы Совет армиясе формасы күрсәтелде.
Сугыш елларында Удмуртия ныклы тыл була. Регионыбыздагы предприятиеләр фронтка кирәкле барлык әйберне дә җитештергән: металлурглар мичләрдә һәм мартен агрегатларында корычның 75 маркасын әзерләп чыгарганнар, “Ижмаш” заводы фронтка 11 миллионнан артык винтовка һәм карабиннар, мотоцикл төзү заводы 82 мең пулемет, “Катюша” өчен снарядлар җитештерелгән. Сарапул электрогенератор заводы ПЕ-2 бомбардировщигы өчен 30 меңнән артык генератор җитештергән.
Удмуртия территориясендә 1941-45 елларда барлыгы 13 укчылар, 9 артиллерия, 8 авиация дивизиясе төзелгән. Аларның барысы да парадта чагылыш тапты.
Сугышка 400 меңгә якын кеше киткән. Шуларның 50 меңе яу кырында ятып калган, 72 меңе хәбәрсез югалган, 11 меңе госпитальләрдә үлгән. Удмуртиядән 101 кеше Советлар Союзы Герое, 20 кеше Дан орденының тулы кавалеры исеменә лаек була.
Дүртенче ел Удмуртиядә “Үлемсез полк” акциясе оештырыла. Быел әлеге акциядә 59 мең кеше катнашкан. Фотосурәтләрне олылар, балалар, хәтта кечкенә сабыйлар тотып бара. Алар күңелләре белән ниләр кичерә икән?

Татар фамилияле фо­то­­сурәтне югары күтәргән бер малайны очраклы рәвештә генә туктаттым да, соравымны бирдем. 2нче сыйныф укучысы Рөстәм Ямалиев карт бабасы Мәгъсүм Камал улы Камаловның бар тормыш юлы турында сөйләп бирмәсенме?! Ничәнче елда, кайда туган, кайда укыган һәм хезмәт иткән, барсы турында да сөйләде ул. “Башта карт бабамны укытканнар, 1943 елда присяга кабул иткәннән соң 455 минометчылар полкына, 2 батареяга, 30нчы шәхси номер белән җибәрелә.
Карт бабам үзенә ни өчен Кызыл йолдыз ордены бирелүе турында әниемә түбәндәгеләрне сөйләп калдырган. “Бу сентярь ае иде. 2нче батареядан миннән башка беркем дә калмады. Шуңа карамастан, мин атудан туктамадым. Берьюлы берничә пулеметтан аттым. Фашист танклары нәкъ миңа таба килә башладылар. Үзем куркам, үзем атам. “Ура!” кычкырып миңа ярдәмгә өстәмә көч килгәндә, каты яраланган идем, 1764нче госпитальгә озаттылар. Ә ордены дошман танкларына алга барырга ирек бирмәгәнем өчен бирделәр. Октябрь аенда бабам тагын сугышка керә. Батырлыгы өчен аның бик күп медаль һәм орденнары, бар. Сугыш тәмамланганнан соң карт бабам ике ел армиядә хезмәт итә. Туган авылына кайтып, колхозда эшли. 1982 елда “Атказанган колхозчы” исемен ала. Хәзер инде бабам юк, карт әбиебез генә калды. Без, карт бабамның 8 баласы, 18 оныгы, 16 оныкчыгы, аны искә алабыз, ул үткән юлны өйрәнәбез, хәтердә мәңге сакларбыз”.
Рөстәмгә: “Бабаңның сугыш юлын бик яхшы беләсең, махсус өйрәндеңме? Афәрин!” — димен. “Әйе, мәктәптә шундый бирем биргәннәр иде, әти-әнием белән әзерләндек, аннары мин ятладым”, — диде. Яшь буынның барсы да Рөстәм кебек үз бабаларының тормыш юлын яхшы белсә иде. Нинди күркәм күренеш бит. Чөнки сугыш утын кичкән ветераннарыбыз бик аз калып бара. Бүгенге көндә республикабызда сугышта катнашкан һәм Бөек Ватан сугышы инвалиды — 600 кеше, 16,5 мең тыл ветераннары яши.
“Үлемсез полк” акциясе турында әйткәндә, быел анда катнашучылар саны рекорд куйды дияргә була. Аларны күреп, ирексездән йөрәкләр чәнчеп куя. Менә никадәр кешенең гомерен чәлпәрәмә китергән бит явыз сугыш!
9 Майны бәйрәм итү параддан соң да шәһәр районнарында һәм Үзәк мәйданда дәвам итте һәм кичке Хәтер салюты белән тәмамланды.

Элмира Нигъмәтҗан.