Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Җир белән күк арасында яшәүчеләр
24.12.2015

Җир белән күк арасында яшәүчеләр

Мохтаҗлык… Игелеккә, рәхим-шәфкатькә, күңел җылысына, дәвалауга, тәрбияләүгә. Заманыбыз билгесе бу. Иң гади кием-салымга, иң кирәкле азык-төлеккә мохтаҗ кешеләргә күз йомабыз шул.

Өмет уятучылар

Күптән түгел, Г.Тукай әйт­мешли, язарыма азык эзләп йөргәндә, шундый күренешкә тап булдым. Редакциядән ерак түгел бер җиңел машина килеп туктады. Аннан зур-зур кәстрүлләр, савыт-сабалар тоткан, “Ника” дип язылган футболкалар кигән егетләр-кызлар коелды. Кызыксынуым бик көчле булгач, алар янына атладым. Мин килеп җиткәнче, машина янына сукбайлар, йортсыз этләр җыелды. Һавага тәмле ризык исе таралды.
Анастасия Хендрикс Пермь шәһәре “Ника” социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең Удмуртиядәге филиалын җитәкли икән. Кы­зының мондый эшкә алынуына Гөлсинә ханым бик сөенә, үзе дә аңа бик теләп булыша. Алар, үз йортларында үз акчаларына әлеге ризыкларны әзерләп, инде ике ай һәр җомга саен сукбайларны ашаталар. “Минем бер танышым наркомания юлына бас­ты. Аның газапларын күреп, ничек тә ярдәм итәсем килде. Без тормыш иптәшем белән биш ел Америкада яшәдек. Анда сукбайларның ничек яшә­гәннәрен күрдем. Алар өчен махсус тукландыру биналары, яшәү урыннары бар. Россиядә мондый мөмкинлекләр юк. Бу эшне упкын читендәгеләргә булышу өчен башлап җибәрдем. Чын күңелемнән аларга булышасым килә. Миңа дусларым да ярдәм итә. Бик авыр хәлдә калганнарны Пермь шәһәрендәге үзәккә җибәрәбез. Хыялым — алга таба картлар йорты ачу”, — дип сөйләде Анастасия миңа. Бирегә җыелган ир-атлар, хатын-кызлар тиз арада тамакларын туйдырып, рәхмәт әйтеп, тиз генә таралыштылар да. Ул арада полиция хезмәткәре дә килеп җитте. Бәйләнерлек сәбәп тапмагач, сукбайларның документларын тикшерергә тотынды. Җылы яклардан күчеп килүе йөзенә чыккан бер ир-ат килеп басуга, арадагы бер сукбай күрешергә кулын сузды. Тегесе аңа җирәнүле караш белән, “Башта кулыңны ю”, — дип, читкәрәк китеп басты. Бу минутта әлеге адәмгә карап: “Син дә бит монда күчеп килгән кош кына”, — дип уйлап куйдым.
Заманалар авыр, ке­ше­ләрдә мәр­хәмәтлелек һәм шәф­катьлелек хисләре бетеп бара дип дип зарлансак та, шөкер, Гөлсинә ханым белән кызы Анастасия кебекләр булу, киләчәккә өмет уята.

Палатка эчендәге тормыш

Кичке сәгать сигездә Төзү­челәр шәһәрчегенә юл тоттым. Биредә Успенский соборы тарафыннан сукбайлар өчен палатка куелган. Әлеге палатканы кую өчен Изге Троицк соборы “Ак чәчәкләр” акциясе үткәреп, 140 мең сумлык кул эшләре сатканнар. Ут өчен, кизү торучыларга хезмәт хакы шәһәр халкы җыйган, хәйриячеләр биргән акчадан түләнә. Мине Слава исемле яшь кенә кизү торучы егет биредәге тәртипләр белән таныштырды. Палаткада кичке сәгать сигездән иртәнге сәгать сигезгә кадәр торырга була. Көндез палаткага дезинфекция ясыйлар, чистарталар. Палаткада җылы, чиста, якты, йок­лар өчен урыннар көйләнгән. Егетләр һәрберсен теркәп баралар. Ул көнне егермегә якын кеше җыелды палаткага. Биредә кунганда эчәргә, тәртип бозарга ярамый. Сукбайлар берәм-берәм кереп, кичке ашка утырдылар. Кизү торучы егетләр кичке ашны ашатып бетерүгә, социаль хезмәткәр килеп керде. Аның янына тиз арада су буе чират җыелды. Кемнеңдер паспорты, кемнеңдер бер генә документы да юк. Төнлә полиция хезмәткәрләре өч тапкыр килеп тикшерү ясап китсә, медиклар атнага өч тапкыр килә икән бирегә. Палатка март аена чаклы торачак. Алга таба сукбайлар өчен кунакханә төзү күздә тотыла. Сукбайлар арасында татар милләтеннән булган ир-атлар барлыгын белеп, алар белән танышырга булдым.

Фәрит абый: «Алга таба нишләргә?»

Илле җиде яшьлек Фәрит абый белән рәхәтләнеп үз телебездә сөйләшәбез. Мин “Яңарыш” газетасыннан дигәч, “Ишеткәнем бар, укыганым юк”, — диде. Биредә дүртенче көнен куна икән. Минем сорауларга бер дә тартынмыйча җавап бирде ул. Күңелен бушатасы килде, ахрысы… “Минем әти-әнием тумышлары белән Әгерҗе районының Тирсә авылыннан иделәр, мәрхүмнәр. Өйләнгән идем, хатыным рус милләтеннән булды. Ресторанда эшләдем, һәрвакыт ит алып кайта идем. Хатыным: “Ит кирәкми, акча алып кайт”, — дип әйтә башлады. Ит сатам, акча күп, шуннан эчә дә башладым. Гаиләдән киттем. Эчкән кеше кемгә кирәк? Туганнарым әти-әнинең йортын саткач, урамда калдым. Өч улым бар, алар өчесе дә һөнәрле, онык­ларым да бар. Алар янына барырга оялам. Бу хәлгә тарыганга үзем гаепле. Эчкече икәнлегемне дә таныйм. Эчмичә дә түзә алам. Йөрәгем әрни. Үзем мин — мич чыгаручы. Документларым булмагач, эшкә алучы юк. Бүген эчтем, эчәргә табыла бит инде ул. Биредә ашаган көне буена җитә миңа. Кайчакта вак-төяк эшләр килеп чыга, шуларны эшлим.Чүплекләрдә актарынабыз. Көн шулай үтә инде. Биредә тыныч, җылы. Монда күтәрелеп китәргә өмет бар. Ничектер бөтен кайгылар онытылып тора. Үземә-үзем сорау бирәм мин хәзер: “Алга таба нишләргә?”… Сез тагын килегез, мин сезгә әле күп нәрсәләр сөйләрмен”, — диде ул. Мин татарча сөйләшкәнгә әллә күңеле йомшады, күзеннән яшьләр ага башлады.

Ольга: «Кызымны каргамыйм»

Бу көнне биредә бер генә хатын-кыз иде. Ольга палатка ачылу белән монда килгән. “Фатирымны кызым саткач, йорт-җирсез калдым. Әнием мин кечкенә чакта үлде, мине сукыр апам, аннан соң абыем тәрбияләде. Бер күзем күрми, группа алыр өчен документларым юк. Элек эчә идем, хәзер монда килеп эләккәч эчмим инде. Бирегә кешеләр киемнәр алып киләләр. Җитә шул. Менә бүген бер кофта бирделәр, әле этикеткасын да алмадым. Аяк киемем тузды. Миңа күп кирәкми. Кызымны каргарга теләгән идем, “Каргышың үзеңә төшәр”, — диделәр. Минем бала бит ул. Аның хаталары өчен дә мин җавап бирәм бит. Димәк, дөрес тәрбия бирмәгәнмен. Аллага табынам. Яңа елда белмим кайда булырбыз. Биредә миңа бик ошый. Чын күңелдән әлеге палатканы куйган кешеләргә, чиркәүгә, Ленин районының социаль хезмәтенә рәхмәт әйтәсем килә. Кизү торучы егетләр дә бик әйбәт”. Ольгага аяк киеме алып килергә ышандырып, икенче әң­гәмәдәшем янына ашыктым.

Ринат: «Чукыну миңа рух бирде»

Ринат сакал басуга карамас­тан, әле яшь. Татарча иркен сөйләшә. “Мине әти-әнием олы яшьтә генә тапкан. Алар инде исән түгел. Кече сеңелем белән генә аралашабыз. Абый белән аралашкан юк. Мин бозымга эләктем, хатыным югалды, кайда икәнен дә белмим. 26 яшьтә чукындым. Алай эшләмәгән булсам, үләр идем”. “Мәчеткә барган булсаң, әйбәтрәк булмас идеме? Бәлки чукыну бу тормышта урыныңны табарга комаучалыйдыр?” — дигән сорау бирдем мин Ринатка. “Чукыну миңа рух бирде”, — дип җавап бирде ул.

Камил: «Бу тормышта урын таба алмадым мин»

Кырык дүрт яшьлек Камилнең бирегә килүенә бер атна икән. “Минем күрмәгән калмады ин­де. Мин Можга тәрбия-хезмәт колониясендә караклык өчен утырганда, әти-әнием эчеп, йортта янып үлделәр. Шуннан китте инде. Бу тормышта урын таба алмадым мин. Элек подвалларда, җылылык трассаларында йокларга була иде, хәзер анда ярамый. Бик озак туберкулез белән авырдым. Хәзер инде терелдем, Аллага шөкер. Аякка басарга иде инде, документларымны эшләтәм. Аннан соң, бәлки эшкә урнашырга да мөмкинлек булыр”.

“Бу хәлгә төшмәм”, — дип, беркайчан да әйтергә ярамый

Ишектән бик яхшы гына киенгән ир-ат килеп керде. Күңелем белән бу кеше турында: “Кизү торучы егетләрнең җитәкчеседер”, — дип уйладым. Ләкин ул калганнар белән кичке аш ашый башлагач фикерләрем үзгәрде. Әңгәмә корырга теләмәде ул. Бары тик “Шундый хәлләр дә була дөньяда”, — дип әйтеп кенә куйды ул. Күңелдәге бик авыр хисләр белән чыктым мин әлеге палаткадан. “Син тагын кайчан киләсең, без дә әңгәмә корыр идек синең белән”, — дип калдылар алар. Һәрберсенең үз язмышын сөйлисе, хәсрәт тулы күңелләрен бушатасы килде, ахрысы.
Тирә-ягыбызда гаиләләрнең күпләп таркалуы һәм ятимнәр артуы, ялгыз-буйдаклар, шулай ук сукбайлар күбәюе җәм­гыятебезнең авыру булуын күрсәтә. Аеруча кызганычы шунда: болар барысы да балаларда һәм яшүсмерләрдә чагылыш табып, бүгенгебез һәм киләчәгебезгә дә куркыныч янавын искәртә. “Бу хәлгә төшмәм”, — дип беркайчан да әйтергә ярамый. Кешеләрне хәер сорашу көненә кем калдырды соң? Күп очракта илнең камил булмаган кануннары, түрә-каракның үз эшенә салкын каравы, ил байлыгының бер җәзасыз урланып бетеп, социаль программаларга барып җитми калуы сәбәпче түгелме соң?
Ярый, хәерчелек белән көрә­шергә дә уйлыйк, ди. Хәерчегә акча, торырга урын да бирдек, ди. Ул бит шул акчаны иптәшләре белән бер көндә эчеп бетерәчәк. Әгәр хәерчелек кешенең канына сеңгән икән, эш бирсәң дә, ул бер җирдә дә эшләмәячәк, чөнки ул шундый тормышка күнеккән, аңа шулай уңайлы, эшләгән кешегә хәтта ул җирәнеп карый. Ә чынлап та тырышкан кеше шешә җыеп булса да акча эшли…
Үземдә әнә шундый капма-каршы фикерләр туды әлеге мәкаләне язганда…

Рәфилә Рәсүлева.