Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Төп язма - Җир – акчалы сандык
3.12.2021

Җир – акчалы сандык

25 ноябрьдә Мичурин исемендәге колхозда (СХПК) 864 баш мөгезле эре терлек асрауга исәпләнгән яңа заманча сөт-товар фермасы эшли башлады.

Балачак хатирәләре

Авылда үскән кеше гомер буе шәһәрдә яшәсә дә, авыл тормы­шын, балачагының матур миз­гелләрен сагынып яшидер. “Яңа­рыш” редакциясенә дә газиз туган авылын сагынып язган язмалар, шигырьләр бик күп юллыйлар, ә кайберәүләре: “Авыл турында күб­рәк мәкаләләр бирегез, авыл хуҗалыгын яктырт­кан хәбәрләрне яратып укыйбыз”, – дип, үтенечләрен җиткерәләр. Мондый милләттәшләребезнең күбесе – өлкән яшьтәгеләр, үзләре балачак­ларында көтү көтеп, сыер савып, авыл хуҗалыгы эшләрендә кайнаган кешеләр. Яшьрәкләр арасында да: “Без мәктәптә укыган чакта җәен фермада эшләдек, сыер юа, ферма диварларын акшарлый, пиннек җыя идек”, – дип, хатирәләргә бирелеп сөйләгәннәрен ишеткәнем бар. Мин дә авыл баласы. Авылыбыз зур гына, ә колхозыбыз алдынгылардан булса да, фермада эшләп караганым булмады. Үзебезнең сыер, бозау булмаса, мал-туар миңа бөтенләй ят булган булыр иде. Көтүдән иң беренче кайтып, капканы мөгезе белән үзе ачып керә торган сыерыбыз өй алды ишеген ачып, бер-ике тапкыр дәвамлы итеп мөгрәп җибәрә иде. Әби шундук: “Сыерым кайткан!” – дип, ашлы су чиләген алып чыгып, аның алдына куя иде. Аны рәхәтләнеп эчкәннән соң гына, сыер эшлекле кыяфәт белән абзарга юнәлә.
Сыер саварга әби мине иртә өйрәтте. Сәбәбе – үземнең: “Сыер савып карыйм әле, өйрәт әле мине”, – дип, ул кичен сыер сауганда янында бөтерелеп, теңкәсенә тиюем. “Шулай инде сез, эшкә ярамаганда, эшлисегез килә. Кулың эшкә яраклы булсын әле, бер дә сыер саварга ашкынып тормассың”, — дип сукранганы истә әбинең. Шулай да сыер саву миңа ошый иде. Сыерыбыз да бик уңай холыклы, сабыр иде шул. Хәлсез, ябык куллар белән озаграк саусам да, тибешми түзеп тора иде.
Ә фермага килгәндә, без анда иптәшләр белән җәен арбага, кы­шын ат чанасына утырып йөрү өчен тө­шә идек. Ферма авылдан ерак кына урнашкан, ат белән фермага баручы абый-бабайларны күрдекме, чана артыннан йөгерәбез, алар безне сөйләндерә-сөйләндерә фермага кадәр утыртып бара. Кайтырга икенче “транспорт»ны көтәбез. Фер­ма тирәсендә аяк асты язлы-көзле бик пычрак, силос, сенаж исе килеп тора иде. Шулай, атка утырып йөреп, салам-печән чүбенә буялып, ферма исе аңкытып кайтып керә идек.
Әлеге хатирәләрем юктан гына яңармады. Вавож районы Мичурин исемендәге колхозда ферма ачылу тантанасына берничә журналистны илтүче микроавтобус балачакның чаналы атын хәтерләтте миңа.

Безне авыл хуҗалыгы яшәтә

Ноябрь ае авыл хуҗалыгы тармагына кагылышлы күңелле вакыйгаларга бай булды. Ай азагында Красногорск, Можга, Вавож районнарында берьюлы өч терлекчелек фермасы ачылды. Шуларның иң эресе – Мичурин исемендәге колхозда (СХПК) 864 баш мөгезле эре терлек асрауга исәпләнгән яңа заманча сөт-товар фермасы 25 ноябрьдә эшли башлады.
Бу — Удмуртиянең иң алдын­­гы авыл хуҗалыгы пред­прия­тиеләренең берсе, нәкъ менә бире­дә эш роботлаштырылган, заманча технологияләргә нигезләнеп корылган. 2000 нче еллардан бирле хуҗалык нәсел заводы статусында эшли, биредә чиста, югары продукт бирүче терлекләр асрала. Әйтик, 2020 елда мичуринлылар һәр сыердан 9000 кг сөт савып алганнар, 2021 ел нәтиҗәләре буенча 9200 кг сөт алырга җыеналар (чагыштыру өчен: республика буенча 2020 елда савым сыерларының продуктивлылыгы 6961 кг тәшкил иткән, 2021 елга – 7400 кг булачак дип фаразлана).
Яңартуга 400 млн сумга якын инвестицияләр кертелгән – 864 баш сыерга исәпләнгән заманча сөт комплексы үсеп чыккан. Ул ике корпустан тора: 600 баш савым сыеры һәм 264 башка исәпләнгән бозаулату бүлеге. Комплекс 2х12 «Елочка» саву җайланмасы белән җиһазландырылган, ә цифрлы сис­те­ма DataFlow II ярдәмендә хай­­ваннар һәрвакыт контроль ас­тында булачак. Димәк, хуҗалык терлекчеләре реаль вакыт режимында сыерларның савымы һәм сәламәтлеге торышы буенча барлык оператив мәгълүматларны алачаклар, система үзе һәр сыерның тарихын мәгълүматлар базасына кертә, графиклар һәм зоотехник хисаплар формалаштыра, мастит диагностикасын үткәрә, кетозны ачык­лый, ацидозны кисәтә.
“Комплекс октябрь ахырында эшли башлады һәм бүгенге көндә ул тиешенчә тутырылды – 670 хайван үзләренең яңа урынна­рын үзләштерә. Шул исәптән быел Венгриядән 291 чит ил сыеры кайтарылды. Бу – югары сөт продуктлылыгы булган чиста гоштин-фриз токымлы сыерлар. Алар елына 14 мең килограммга кадәр сөт бирәчәк дип көтелә. Бу терлекләр инде сөт җитештерү бурычын үти башладылар, күпләп бозаулыйлар», — дип уртаклашты ферманың баш зоотехнигы Александр Бәхтияров.

Гомумән алганда, яңа фермада мичуринлылар бер сыердан елына 10 мең килограммнан артык сөт алырга ниятли. 670 баш сыерга хәзерге вакытта барлыгы өч сыер саву операторы хезмәт күрсәтә.
Җитештерүне киңәйтү буенча алдагы планнар турында рәис Вла­димир Капеев сөйләде. Аның сүзләренә караганда, бу объектта 2023 елда төзелешнең икенче этабы дәвам итәчәк, ул 600 башка исәпләнгән тагын бер сыер абзарын һәм икенче саву блогын үз эченә алачак. Сыерларны саву өчен тагын да прогрессиврак сөт җиһазлары – «Карусель» платформасы урнаштырылачак. «Елочка» яңа бозаулаган һәм проблемалы сыерларга гына хезмәт күрсәтәчәк.
Ферма ачу тантанасына килгән Ижау авыл хуҗалыгы академиясе профессоры, галим Илдус Фатыйхов: “Әүвәлгеләр белми әйтмәгән: “Җир – акча сандыгы ул. Аның ачкычын гына дөрес таба белергә кирәк. Мичурин авыл хуҗалыгы оешмасы белән 1984 елдан бирле тыгыз эшлим. Бу хуҗалык белән без даими хезмәттәшлек итәбез. Студентларыбыз биредә гамәли практика уза. Хуҗалык елдан-ел үсеш юлында. Җитәкчеләре ферманы үстереп кенә калмыйлар, хезмәткәрләргә эшләү шартларын яхшырту, хезмәт хакларын арттыру буенча да башка хуҗалыкларга үрнәк булып тора. Уртача хезмәт хакы монда 50 мең сумны тәшкил итә икән, бу – зур күрсәткеч. Хуҗалыкның уңышлы эшләвенең сере аларның яңалык үзләштерүе, яңа технологияләрне кулланудан курыкмаулары, икенче хуҗалыкларга барып, тәҗрибә туп­лаулары, зур тырышлык нәтиҗәсе дип уйлыйм”, — дип сөйләде.
«Безнең өчен терлекчелек фермасын ачу – бәйрәм, ә Вавождагы коллегаларга горурлану өчен тагын бер сәбәп барлыкка килде. Вавож районы элек-электән яңа технологияләрне кулланучы хуҗалык булды һәм шулай булып кала да, бу – безнең тармакта иң абруйлы җитәкчеләрнең берсе булган хуҗалык. Моннан тыш, нәкъ менә Вавож районы иң зур субсидия алучы район булып тора — республиканың агросәнәгать комп­лексы бюджетының 13% ы аны үстерүгә юнәлдерелә, ә бу 320 млн сум һәм район моңа лаеклы!» — дип билгеләп үтте ферма ачу тантанасында Хөкүмәт Рәисе урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Ольга Абрамова.
Быел республикада яңа ферма ачу соң­гысы булмаячак икән. Авыл ху­җа­лыгы предприятиеләре тарафыннан яңабаштан төзелгән тагын бер­ничә заманча терлекчелек объекты рәсми рәвештә файдалануга тапшырылырга әзерләнә. Агымдагы елда Удмуртиядә 41 яңа объект сафка баскан. Әлеге фермаларның гомерле булуларын телик. Мондый уңышлар безне барыбызны да сөендерергә тиеш, чөнки авыл хуҗалыгы – ашатучы да, яшәтүче дә тармак.

Элмира Нигъмәтҗан.