Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - “Җирәннәр фестивале”нә — 10 ел!
26.09.2013

“Җирәннәр фестивале”нә — 10 ел!

Табигать көзгә кергән мәлдә инде 10нчы ел рәттән Ижау шәһәрендә “Җирәннәр фестивале” уза. Әлеге чарада хәтта чит ил вәкилләре дә катнаша һәм ул шәһәребезнең символына әверелеп бара. Быел да 14 сентябрь иң күңелле бәйрәм көненә әверелде. “Җирәннәр фестивале” Үзәк мәйдан, “Динамо”стадионы, Космонавтлар паркында, Мәңгелек ут янындагы мәйдан, Кәҗә паркы, М. Горький исемендәге җәйге ял паркына гына сыймыйча, шәһәрнең 14 мәйданчыгында оештырылды.

Киров һәм Коммунаров урамнары кисешкән урында велосипед юлын ачу тантанасы да “Җирәннәр фестивале” кысаларында узды. Аны Ижау шәһәре хакимияте башлыгы Денис Агашин ачып җибәрде. Төзүчеләр якынча 7 мең кв.м брусчатка, 3 мең кв.м асфальт салынган велосипед юлын 2 айдан да азрак вакыт эчендә әзерләп бетерделәр. Хәзер җәяү йөрүчеләр һәм велосипедчылар юлы аерым һәм алар бер-берсенә комачауламаячаклар. Маршрутның озынлыгы — 10 чакрым. Ә бәйрәм уңаеннан узган велопарад фестивальнең иң матур чарасына әверелде. Монда кызгылт-сары банданалар кигән 700 кеше катнашты һәм алар Воткинское шоссе урамыннан Үзәк мәйданга кадәр араны узды. Велосипедчылар колоннасын “wing18 mcc” байкерлар төркеме озата килде.

Быелгы “Җирәннәр фестивале”нең тагын бер матур күренеше –шәһәребездә “Билгесез әфлисун” дип аталган һәйкәл барлыкка килде. Ул “Металлург” мәдәният сарае янындагы мәйданга урнаштырылды.

Фестиваль кысаларында Ижау КВНчыларының чыгышларын, урам сәхнәләрендә җыр-бию карап күңел ачу мөмкинлеге дә, күргәзмәләр белән танышу, үзеңне төрле конкурсларда сынап карау мөмкинлеге дә бар иде. Әйтик, “Җирән сылукай” бәйгесендә 30 кыз чибәрлектә, тапкырлыкта һәм иҗади сәләткә ия булуда җитди сынау узды. Әмма үзебезнең татар кызларына җитәме соң! Бәйгедә 19 яшьлек Эльвира Фәйзуллина җиңеп чыкты. Үзенең беренчелекне алу бәхетен кичергән дулкынландыргыч минутларында ул: “Җиңүче итеп сайлаулары минем өчен көтелмәгән зур шатлык. Әмма ул минем генә түгел, миңа бу җиңүне яуларга ярдәм иткән якын кешеләрем, дусларым, курсташларым, апам, әти-әнием, укытучыларымның да уңышы. Һәм мондый матур чараны оештырган кешеләрнең барсына да зур рәхмәтемне җиткерәм!” — диде. Ә Эльвираның үзе белән аерым сөйләшкәндә мин аның кызыксынулары, бүгенге көндә нәрсә белән шөгыльләнүе турында якынрак таныштым. Ул тумышы белән республикабызның Камбарка авылыннан икән, хәзерге вакытта Ижау дәүләт медицина академиясенең өченче курсы студенты. Максаты — стоматолог булу. Бу уку йорты һәм сайлаган һөнәре белән бик канәгать икәнен белдерде ул. Медицина юлын сайлавына карамастан, мәдәни тормыштан да читтә түгел. 6 яшеннән вокал белән шөгыльләнә, бүгенге көндә “Элегия” хор төркеменең солисты. “Элегрәк вокал буенча конкурсларда катнашканым бар иде, ә “Җирән сылукай” бәйгесендә катнашырга дусларым этәрде”, — ди. Татар кызы буларак, туган телеңне беләсеңме?” — дип кызыксынам Эльвирадан. Кызганычка каршы, начар беләм, гаиләдә татар телен өйрәнү мөмкинлеге булмады. Туган телне камил белгән булсам, татарча бәйгеләрдә дә катнашыр идем”, — дип җавап бирде. Мин, үз чиратымда, Эльвираны “Иман” татар яшьләре берлегенә туган телне өйрәнергә, милли мохиткә якынаерга чакырдым.