Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Җинү көне котлы булсын!
5.05.2016

Җинү көне котлы булсын!

631
Удмуртия Башлыгы Александр Соловьевның 9 май — Җиңү көне белән тәбрикләве

Хөрмәтле ветераннар, республика халкы! Сезне Җиңү көне белән котлыйм! Бу — илебезнең иң мөһим бәйрәме. Җиде дистә елдан артык ул үз эчендә бөек казанышлар шатлыгын һәм чиксез югалтулар әчесен, халкыбызның хезмәт батырлыгы өчен горурлык, әби-бабаларыбызга рәхмәт хисләре белән сугарылган хәтерне берләштереп тора.

Бөек Ватан сугышы фронтларында 400 меңгә якын якташыбыз көрәшкән. Бу — Удмуртиядә яшәүче һәр дүртенче кеше дигән сүз. Аларның һәр икенчесе илебезне фашизм коллыгыннан саклап калу һәм Җиңү көнен якынайту өчен һәлак булганнар.
Сугыш елларында республика халкы завод цехларында көнне-төнгә ялгап эшләгән, илебез армиясен ату, артиллерия һәм авиация кораллары белән тәэмин иткән. Безнең әтиләребез һәм бабаларыбыз кыска гына вакыт эчендә илебезнең көнбатыш районнарыннан эвакуацияләнгән күпсанлы оборона предприятиеләрен кабул итәләр һәм эшләтеп җибәрәләр. Крестьяннар да Җиңүгә үзләреннән зур өлеш кертәләр.
Азат илдәге аяз күк йөзенең бәясе безгә кыйммәткә төште. Югалтулар кайгысы һәр гаиләгә диярлек кагылды. Сугыш афәте кабатланмасын өчен боларны без онытырга тиеш түгел.
Бүген без, Бөек Җиңүне яулаучыларның варислары бу­ларак, киләчәк буын язмышы өчен җаваплы һәм җәмгыятьтә тынычлык, татулыкны саклау өчен кулыбыздан килгәнне эшләргә тиешбез.
Барыгызга да ныклы сәламәтлек, көр күңеллелек һәм ышаныч телим! Һәр туган яңа көн безне тыныч күге, якыннарыбызның күңел җылысы һәм кайгыртуы белән куандырып торсын.