Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Җиләкле мәхәббәт
15.07.2021

Җиләкле мәхәббәт

Ува районының Кизвар авылында Суворовлар гаиләсе белән таныштым. Уңган яшьләр матур итеп тормыш көтәләр. Сагынуга түзә алмыйча, алар шәһәрдән кире авылга әйләнеп кайтканнар һәм виктория җиләге үстерү белән шөгыльләнә башлаганнар.

Александр Нылга авылында туып-үсә. 9 нчы сыйныфны тәмамлагач, Ижау дәүләт автомеханика көллиятенә укырга керә. Ә Венера тумышы белән Кизвар авылыннан. 11 нче сыйныфны тәмамлагач, ул Ижау индустриаль техникумына укырга керә. Ул вакытта 18 яшьлек Александр Ижау автомобиль заводында эшли. Беренче күрешүдә үк Венераның чибәрлегенә таң кала, танышып китәләр. Кыз да аңа гашыйк була. Венера укуын тәмамлагач, Александр аны авылга алып кайта. Анда алар зурлап туй ясыйлар. Кизварда кирпечтән матур өй төзиләр. Бу зур эштә аларга әти-әниләре, туганнары булыша. Аларның ике балалары: кызлары Рузана һәм уллары Савелий туа.
Авылда яшәгәч, хуҗалыкны алып бармыйча булмый. Үрнәк алыр кешеләре дә бар. Венераның абыйлары фермерлык белән шө­гыльләнәләр. Суворовлар да бу эшкә тотыналар. Ярты гектар җиргә бәрәңге утырталар һәм аннан 10 тонна уңыш алып, саталар. Тик икенче елны бәрәңгенең хакы төшә. Шул чакта Александр белән Венера 15 сотый җирдә виктория үстереп карарга ниятлиләр. Интернеттан, китап­лардан укып, әби-бабайларының, әти-әниләренең киңәшләрен тыңлап, бу эш белән җитди шөгыльләнә башлыйлар. Интернетта җиләк сату турында белдерү бирәләр. Көн саен 80 кг викторияне алыпсатарлар алып китәләр. Авылдашлары да ала башлый. “Виктория бик тиз пешә, аны җыеп, сатарга өлгерергә кирәк. Шуңа күрә баштарак куркып та калган идем, – ди Венера. – Викториядән тыш, мин чәчәкләр яратам. Пандемия аркасында, изо­ляциядә утырганда, 300 төп петуния чәчәге утырттым. Бер өлешен саттык, бер өлешен үзебезгә калдырдык. Ишек алды, бакча, өй – бөтен җир гөлләргә күмелде. Дөресен генә әйткәндә, шәһәргә китәсебез дә килми”.
Чынлап та, бу гаилә яшәгән йортның ишегалдындагы чисталыкка, матурлыкка шаккатарлык. Кая карама, матур чәчәкләр үсеп утыралар, зур җиләк бакчасында бер чүп тә күренми. Эре, сусыл, кызарып пешкән викторияләре әллә каян күренеп, мине өз дип торалар. Александрдан, җиләкне нәрсә белән тукландырганын сорамый булдыра алмадым. “Химия кулланмыйбыз, тирес белән генә тукландырдык. Су сибәбез. Быел яңгырлар яумау сәбәпле, күп кенә бакчачыларның җиләкләре булмады. Без көн саен ныклап су сибеп, уңышыбызны сак­лап калдык. Барысын да икебез эшләгәч, җитешеп тә була. Иртән-иртүк торып чыгабыз. Гадәттә заказларны алдан ясап куялар. Ләкин кинәт кенә килеп, җиләк сораучылар да була. Аларны да кире бормыйбыз, күпме кирәк, җыеп бирәбез”, — диде ул. “Җиләк елдан-ел вакланмасын өчен нишлисез?” – дип тә кызыксындым. “Һәр ел саен түтәлләрне яңартырга тырышабыз: август аенда викториянең мыеклары булачак. Яңа төпләрдән аларны алып утыртачакбыз. Шул чакта җиләкләр эре була. Әгәр дә иске төптән мыекны алсаң, ваграк булалар”, — дип сөйләде Александр.
Венера мәктәптә лаборант булып та эшли икән. Тик әлегә декрет ялында. Аның әнисе – татар, әтисе – удмурт. Ире Александр – урыс. Венера татар телендә яхшы аралаша һәм балаларын да татарчага өйрәтергә тырыша. Александр да калышмый: сүзләрнең нәрсә аңлатканнарын сораштыра, аларны истә тотарга тырыша икән. “Туганнарда кунак­та булганда, әңгәмәнең асылын инде аңлыйм”, – ди ул. Суворовлар гаиләсе “Яңарыш” газетасын яратып укыйлар. “Милли ризыкларны да еш пешерәбез, коймак, кыстыбый, гөбәдия, бәлеш өстәлебездән өзелми”, – ди Венера.
Яшь парга бәхет, мәхәббәт, эш­ләрендә уңышлар теләп саубуллаш­тым.

Раилә Рәфыйкова.