Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Җилдән дә җитез Илһам
28.03.2019

Җилдән дә җитез Илһам

Автоузышлар — сокландыргыч һәм азартлы тамаша. Ижаулылар аны күптән үз итеп өлгерде инде. Ирем белән улым да Ижау ипподромындагы автоузышларны калдырмый карап барырга тырышалар. Мондый ярышларга хәтта күрше-тирәдәге төбәкләрдән дә катнашырга киләләр. Ярышларны карарга дип килүчеләр дә шактый. Алар арасында уллары белән бергәләп килгән әтиләрне күреп, күңел шатлана.

Ижау шәһәрендә трек узышлары буенча Россия чемпионатында һәм Удмуртия Республикасы чемпионатының 3нче этабында милләттәшебез Илһам Зарифуллин да катнашты. Ул үзенең Мәскәүдән кайтартылган Иж –2126 – “Орбита” машинасында Д2 – классика номинациясендә 3нче урынга лаек булды. Һөнәре буенча да машина йөртүче булып эшли ул. Илһам белән автоузышлар турында сөйләшеп алдык.
Ул үзе бу хакта: «Кечкенә чактан ук миңа да, башка малайлар кебек, машина җене кагыл-ган. Минем күптәнге хыялым – ипподромда трек ярышында катнашу иде. Быел, Аллаһыга шөкер, хыялым тормышка ашты: автоузышта ярышып, 3нче урынга чыктым. Башта «Жигули» машинасында ярыша идем. Ярышлар вакытында машина нык туза, һәр ярыштан соң ремонт таләп ителә. Моның өчен мин «Вилис-авто» автосервисы генераль директоры Виталий Сидоровка рәхмәтлемен. Машинаны алар төзәтә, көйли. Бу бик күп чыгымнар таләп итә. Чит җирләргә барганда, мин аны үземнең УАЗ машинам белән алып барам.
Һәрбер узыш трассасы авыр. “Бик борылмалы. Куркынычтыр бит?” — дисез. Беләсезме, мине ни куркыта? Ярышта карап торучылар, безне күзәтүчеләр өчен куркам. Машина зур тизлек белән барганда, идарә итүе авыр. “Кешеләр өстенә менмәсәм ярар иде”, — дип уйлыйм. Әле 16 мартта Пирогово авылында узган ярышта катнаштым. Беренчелек өчен көрәш каты барды. Без, пилотлар, үз автомобилебезне кызганмыйча, үзебезне аямыйча ярышабыз бит. Алдагы машина кисәк кенә туктады, аның артыннан икенчесе, мин өченче булып килеп кердем. Машинаның алды җимерелде. Киләсе ярышлар май аенда булачак. Аңарчы машинаны төзекләндерергә кирәк. Автоузышларда төрле чак була, гел уңышлар гына елмаймый. Андый чакта гаиләм — минем һәрчак терәгем”, — ди ул. Илһамга алда булачак автоузышларда тагы да зур җиңүләр яулавын теләп калабыз.

Гөлнара Вәлиева.