Җиде ятлар туган түгел, үз туганыңның кадерен бел!
“Яңарыш” газетасының 32нче санында Асия Әхмәтованың “Туганыңның кадерен бел” дигән язмасы урын алган иде. Язмада күтәрелгән туганлык темасын дәвам итәргә теләп, “Вконтакте” социаль челтәрендәге дусларыма ”Сез туганнарыгыз белән нинди мөнәсәбәттә? Үзегезнең балаларыгыз татумы? Тату булсыннар өчен ничек тәрбиялисез?” — дигән сорауларны бирдем. Яшермим, сорауларга 5-6 җөмлә язып кына чикләнерләр, дип уйлаган идем. Түбәндә урнаштырылган җаваплардан күренгәнчә, бу сорау һәркемне дә борчый икән.
Рушания Байтимерова (Әгерҗе шәһәре): “Без 6 кыз үстек. Иң олы апам — 1950нче елгы. Быел 70 яше тулды. Яратып «Олы апа» дибез. Хәзерге көндә дә ул җитәкли безне. Киңәшләре белән дә, яшәү үрнәге белән дә. Өлкәннәрнең сүзе, гамәлләре беренче урында иде. Хәзер дә шулай. Аралашабыз, туган йортта җыелышабыз. Төп йортта төпчек сеңелебез кызлары белән яши. Җай булганда, кайтабыз. Әти-әниләр рухына ашларга кайту мәҗбүри. Берни бүлешмибез, бернигә дәгъва кылмыйбыз. Ирем ягында да шулай ук, туганнар кадерен белешеп яшибез. Алар да 6 бала үскән. Аллага шөкер, 1 кыз, 1 ул үстердек. Улыбыз апасына: “Апа”, — диеп дәшә. Киленебез белән кызыбыз дус. Башка да килми туганнар белән бозылышып яшәү. Шуңа балалар да шулай үскәндер дип уйлыйм”.
Ләйсән Әхмәтова (Ижау шәһәре): “Кечкенә чакта әниебез еш кына үзенең балачак хатирәләрен яңарта иде. Гаиләдәге тәрбия, туганнар арасындагы мөнәсәбәт турында сүз чыкса, һәрвакыт әнием сөйләгән бер вакыйга исемә төшә.
Әнием гаиләдә икенче бала булып дөньяга килә. Абыйсына ияреп йөргәнгәме, кечкенәдән шук була. Шулай бервакыт өйдә уйнаганда, әнием гаебе белән радио идәнгә төшеп ватыла. Фәүзия әбием бу вакыйгага бик борчыла һәм гаепнең кемдә икәнлеген сорый. Абыйлы-сеңелле ике туган радио ватылуның сәбәпчесен әниләренә әйтмиләр. Шул вакыт әбием аларның кулларына ике шырпы тоттырып: “Кем гаепле, шул кешенең шырпысы озынаячак”, — дип, боларны почмакка бастыра. Әнием шырпысының озынаюыннан куркып, ваклап, берничә тапкыр сындырып кыскарта. Бераз йөреп кергәч, әбием шырпыларны алып, чагыштырып карый. Кемдә гаеп булуын шырпы кыскаруыннан яхшы аңласа да, балаларына икесен дә тигез итеп күрсәтә. “Гаеп икегездә дә булган, башка чакта саграк булыгыз”, — дип нәтиҗә ясый.
Бу вакыйгада әбием аеруча зирәк булган. Әти-әни балаларына карата тигез мөнәсәбәттә булырга тиеш. Әбиемнең балаларны тигез күрүе, абый белән сеңелгә гомер буе бергә булырга ярдәм иткәндер.
Без үзебез дә гаиләдә шундый тәрбия алдык. Кечкенә чакта энемә төпчек бала буларак тәмле конфет-шоколадлар бирсәләр, ул аны һәрвакыт 3 кисәккә бүлеп, апама һәм миңа бирә иде. Бүгенге көндә дә без бер-беребез өчен җаныбызны бирергә әзер.
Тормышта туганнардай якын дуслар, иптәшләр, таныш-белешләр күп була. Тик бер атадан, бер анадан туган балалар гына чын туган була. Шуңа да үз туганыңны яратып, хөрмәт итеп, кадерләп, исән-имин булуына шөкер итеп яшәү изге гамәлләрнең берседер. Хәзерге заманда дөнья артыннан куып, вакыт юклыкка сылтап, еш кына туганнарның хәлен дә белергә онытабыз. Ә бит туганнар арасында булган җылы хисләрне һәрвакыт ныгытып, яхшыртып торсаң гына туганлык җепләре өзелми”.
Ләйсирә Йосыпова (Ижау шәһәре): “Без кечкенәдән үк әткәй белән әнкәйнең туганнары белән аралашуларын, бер-берсенә ярдәмләшеп яшәүләрен күреп үстек. Бертуганнар белән генә түгел (ә алар әз түгелләр — әткәйләр 7 туган, әнкәйләр 5 туган), икетуганнар белән дә бертуганнардай яшәделәр. Без хәзер олы түтәйләребезнең, абыйларыбызның балалары белән аралашып яшибез. Әлбәттә, еш очрашмыйбыз, әмма каннар бер булу безне якын итә. Без — һәрберебезнең күнелендә, йөрәгендә. Туганнар күп булмый, дигән гыйбарәне гел истә тотам мин.
Олы яшьтәге туганнарыбызның хәлләрен белеп тору, без яшьрәк буынның вазифасы дип беләм. Балаларыбызга да әти-әни күрсәткән тәрбияне бирергә тырышабыз. Туганнарны барлап, әйтеп, кем кайсы яклап туган булуын аңлатабыз. Әлбәттә, хәзерге яшь буын дөнья артыннан куып, бу хакта уйларга теләми. Шуңа балаларга туганлыкның кадерен белергә кирәклекне гел сөйләп торабыз.
Туганлык җепләрен барлауны һәм ныгытуның бер алымы шәҗәрә төзү дип уйлыйм мин. Хәзер туган абый -апаларыбыз турында мәгълүматлар, фоторәсемнәр җыеп, нәселебез китабын бастырырга уйлыйбыз. Бу күңел кушуы буенча эшләнә. Һәрхәлдә балаларыбызга зур истәлек булыр.
Бүгенге көндә гаиләбездә матур бер традиция яши. Һәр җәй саен якын туганнар берләшеп, табигать кочагына ял итәргә чыгабыз. Бу очрашу күңел ачуга гына кайтып калмый. Биредә 94 яшьлек Рәйсә әбием янына балалары, оныклары, оныкчыклары, кияү-киленнәр җыела. Шушы нәсел барлыкка килгән Барҗы авылы урынында хатирәләр яңара, туганлык җепләре тагы да ныгый. Биредә берничә буын берләшә. Бу — бик күркәм, искиткеч матур күренеш. Оясында ни күрсә, очканында шул булыр, ди халык. Бала тәрбияне гаиләдә ала. Балаларыбызга үрнәк булып, туганлыкның мәгънәсен сүз белән түгел, ә туганнарыбызга булган мөнәсәбәтебез, хис-тойгыларыбыз, гамәлләребез аша җиткерергә тиешбез”.
Ализа Хурамшина (Тукай районы): “Без гаиләдә 3 бала үстек. Мин — иң зурысы. Уртанчы энем белән яшь аермабыз 3 яшь. Төпчегебез Илшат бик тыныч, сабыр. Ул миннән 9 яшькә кечкенәрәк. Төпчек энем булгач, аны күбрәк карарга туры килде. Хәзерге вакытта энеләрем белән дус яшибез. Бер-беребезгә булышабыз.
Әтинең сеңелесе Әскыя апа гомер буе безнең белән бер гаиләдә яшәде. Ул — бик туганчыл, ярдәмчел кеше. Көн саен туганнарының хәлен белеп шалтыратып чыга. Бәйрәмнәргә барлык туганнарны да төп йортка җыярга тырыша. Без ападан үрнәк алабыз.
Үземнең балаларга килгәндә, язмыш аларны аерды. Кызым әтисе белән, ә улым минем белән үсте. Улыма: “Синең апаң бар. Кечкенә булсаң да, син – ир-ат, аны якла, берәүгә дә кимсетергә бирмә. Апаң да сине ярата. Сез икегез генә, бер-берегезгә терәк булыгыз, беркайчан да ачуланышмагыз”, — дип кабатлап торам. Кайчакта очрашкач әйткәләшеп алалар, үпкәлиләр, яңадан дуслашалар, кочаклашып йоклыйлар. Кызым инде зур, аңа 17 яшь. Аңа да шул сүзләрне әйтәм. “Син кыз бала, көчле син. Малай кешегә авыррак , энеңне бер кайчан да ташлама, читләштермә”, — дим. Бер-берсен сагынып яшиләр, якын туганнар икәннәрен беләләр.”
Фәридә Тимургазина (Ижау шәһәре): «Әни авылда, олы апасы Ижауда, уртанчы апасы Әгерҗедә яши. Алар бик дус, тату. Бер-берсенә бик еш кунакка йөрешмәсәләр дә, бер-берсенең хәлләрен һәрвакыт белешеп, ярдәмләшеп яшиләр. Алар арасында ызгыш-талаш чыкканы юк, Аллага шөкер. Бер-беребезгә йөрешәбез, хәлләр сорашып, ярдәмләшеп яшибез. Балалар да дус, тату. Бер-берсе өчен үлеп торалар. Алга таба да шулай гына булсын инде. Балалар безнең туганнар белән ничек аралашканны, ничек кайгыртып, ярдәмләшеп яшәгәнне күреп үсәләр бит, алар да безнең кебек яшәрләр дип ышанабыз».
Альбина Шәйхетдинова (Ижау): “Безнең гаиләдә һәрвакыт — әти кеше, ир кеше — баш, дигән кагыйдә яшәде һәм яши. Әни дә, әби дә гел: «Әтиең, абыең кайтты, чәй куй, йортны тәртипкә китер. Алар арыган, аптыратма», — дип әйтә иделәр. Абый әйтсә, аның сүзе — закон, аның белән бәхәсләшергә, каршы әйтергә ярамый. Олы абый бит! Канга сеңгән. Шушы көннәрдә эш буенча районга барырга туры килде. Юлдашыбыз — кырыс холыклы артык сөйләшми торган җитәкче абзый. Тын гына барабыз машинада, артык сөйләшергә дә кыймыйбыз. Озак та бармадык, тәгәрмәч тишелде. Шиномонтаж хезмәтен эзләп, якындагы торак пунктка киттек. Навигатор ярдәм итә алмагач, мин: “Әйдәгез, абыйдан сорап карыйм”, — дигән булдым. Аллага шөкер, аның ярдәме белән тәгәрмәчебезне көйләтеп, кабат юлга чыктык. Шунда кырыс холыклы житәкчебез: «Ә синең брательник ялгышмаган, дөрес әйткән икән», — диде. Шулчак мин үзем дә сизмәстән: «Ялгышасыз, ул брательник түгел, ул минем олы абыем, минем өчен хөрмәтле кеше, башка андый сүз әйтмәгез», — дип әйтеп салдым. Әңгәмәдәшем тып-тын калды. Шул көннән башлап, житәкче абзый көн саен минем белән елмаеп исәнләшә, якты чырай күрсәтә башлады”.
Элла Имамова (Ижау): “Без 5 бала тәрбияләндек. Әти-әни гел эштә иде. Алар иртә таңнан торып, колхозга эшкә чабалар, караңгы төшкәч кенә кайта торганнар иде. Без — авыл балалары бит, шуңа йорт тирәсендәге эшләр безгә тиде. Гаиләдә мин үзем бишенче бала булгач, әзрәк иркәлектә үстем. Абый-апалар бер-бер артлы гаилә кордылар. Мин бик шук бала булгач: “Сине бик иркәлиләр”, — дип, аларның орышканын әле дә хәтерлим. Безнең арада да төрле хәлләр булды. Дөнья бит, нишлисең. Тик әниемнең сүзләре минем колактан беркайчан да чыкмый: “Балам, минем сезне итәгемә утыртып сөяргә, тәрбия-киңәш тә бирергә вакытым булмады.Тик шуны аңлагыз: минем 5 балам 5 бармагым сыман – кайсысын тешләсәм дә, авырта. Сез минем өчен барыгыз да бертигез, шуның өчен бу якты дөньяда сөзешеп, ачы сүзләр әйтешеп, бер-берегезне рәнҗетмәгез». Без тормыш иптәшем белән үзебез 3 кыз бала тәрбиялибез. Хәзерге интернет-телефон заманасы шаукымында балалар бөтенләй башкача үсә. Тәрбия ягыннан без аларга көн-төн аңлатабыз: “Апа-сеңел булып кына калмагыз, бер-берегезне хөрмәт итеп, яклап-саклап яшәгез”, — дибез. Аллага шөкер, бүгенге көндә олы кызым – зур терәгем, шуңа күрә кече кызларымны тәрбияләргә күпкә жиңелрәк. Олыны олы итеп, кечене кече итеп яшәргә кирәклеген аңласалар, бик сөенечле булачак”.
Рәзилә Муллаәхмәтова: “Күптән түгел миңа 55 яшь тулды. Еллар үткән дә киткән, әмма балачак хатирәләре, аеруча туганнар белән аралашу күңелдә нык саклана. Әби йортына җыела идек. Кемнеңдер туена әзерләнүебез хәтердә: йорт тулы кешеләр. Өстәлләрдә хәзерге кебек «деликатес»лар түгел, ә бик гади ризыклар: токмачлы аш, бәлеш. Бәйрәм алдыннан туганнар җыелып чәкчәк пешерделәр. Ә Мөхлисә апа (ул вакытта ул Шаумян урамында яшәде) әзерләгән кош теленең тәмлелеген оныта алмыйм. Хәзер әйтерсең лә дөньяның асты өскә килде. Хәтта 83 яшьлек әнием дә компьютер белән идарә итәргә өйрәнде. Туган-тумачалар белән күп очракта еллар буе күрешмибез. Вакыт җитми, дип, сәбәп табабыз. Тик эш вакытта түгел. Кунак чакырып, мәшәкатьләнәсе килми. Туйларны да хәзер элеккечә уздырмыйлар, туганнар читтә кала. Элеккечә уздыру модалы һәм заманча түгел, диләр. Шундый авыр вакытта –карантиннан соң — үземнең 55 яшемне бәйрәм итәргә булдым. Дөресрәге, өлкән улым миңа юбилей кичәсе оештырырга киңәш итте, чөнки балачакта балалар белән төрле бәйрәмнәр оештырганыбызны ул бик яхшы хәтерли. Шул очрашулар аркасында туганнарның балалары аралашып, дуслашып үстеләр. Туганнарыма шалтыраттым. Дөресен әйтәм: килергә бик азлар риза булды, калганнары төрле сәбәпләр тапты. Беркемне дә үгетләмәдем. Менә бәйрәм көне җитте. Минем янәшәмдә — иң-иңнәре, мине чын-чынлап яраткан һәм хөрмәт иткән кешеләрем. Күңелле булды. Аралашу җитми бит! Барыбыз да тормыш куабыз. Иң куркынычы — хәзер туганнар үлем-китем булганда гына очраша башладылар”.
Сүзне йомгаклап шуны гына әйтәсе килә: һәркем туганын үзен яраткандай яратсын, кочак җәеп: «Туганым!» — дип эндәшсен, барлык гаиләләрдә дә туганлык җепләре нык булсын иде.
Рилия Закирова.