Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Җан һәм тән уразасы
7.06.2017

Җан һәм тән уразасы

Ураза ашау-эчүдән тыелу гына түгел. “Ураза” сүзе Коръән телендә “саум” дип әйтелә. Саум уразаның мәгънәсе: Аллаһыга гыйбадәт нияте белән, таң беленгәннән алып, кояш баеганчыга кадәр ризыктан, судан һәм җенси мөнәсәбәттән тыелып тору. Бу — уразаның шәригатьтәге аңлатмасы. Әмма аның телдәге мәгънәсе күпкә киңрәк. Сөекле Пәйгамбәребез (с.г.в.с.): “Ураза ул — калкан”, — дигән, ә калкан кешене Аллаһының утыннан саклый. Уттан сакланыр өчен, бөтен әгъзаларны да яман эштән сакларга кирәк.

Тел уразасы

Аллаһы Тәгалә кешегә кечкенә бер әгъзаны — телне бирде һәм аны, йөгәндә тоту өчен, ике койма — ирен белән тешләр артына бикләде. Шуңа карамастан, кешегә сөяксез телен тыеп тору җиңел түгел. Тел уразасын тотучы буш сүзләрдән, файдасыз бәхәсләрдән, кешеләр белән әрләшүдән, ялган сөйләүдән, бозык сүзләр кулланудан, гайбәтләрдән, каргаулардан, мыскыллап көлүләрдән сакланырга тиеш. Әгәр кеше тел уразасында дәвамлы булса, ураза гыйбадәте аны тагын да ныгыта. Пәйгамбәребез: “Әгәр берегез уразада булса, бозык сүзләр әйтмәсен һәм үзен әдәпсез тотмасын. Әгәр аны бер кеше орышырга тотынса яки сугыша башласа, ул аңа: “Мин уразада”, — дисен”, — дип нәсыйхәт кылган. Имам Куртуби: “Әлеге хәдис кешегә уразадан башка вакытларда бозык сүзләр кулланырга, әдәпсез булырга ярый дигәнне аңлатмый. Әмма уразалы вакытта бу эшләр тагын да катгыйрак тыела”, — дигән. Кызганыч, күп кенә милләттәшләребез ураза тотуны ашау-эчүне калдыру дип кенә аңлап, олуг гыйбадәтне ач торуга гына кайтарып калдыралар. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.): “Кем ялган сөйләвен һәм әдәпсезлеген калдырмый, Аллаһыга аның ризыгын һәм эчемлеген калдыруында ихтыяҗ юк», — дип әйткән. Әлбәттә, Пәйгамбәребез (с.г.в.с.)нең мондый кискен сүзләре безгә һич тә ураза тотып тормагыз алайса, дигәнне аңлатмый. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) безне ураза гыйбадәтен сакларга, Раббыбыз каршында әлеге гыйбадәтнең дәрәҗәсен юкка чыгарудан сакланырга чакыра.

Колак уразасы

Аллаһы Тәгалә безгә биргән бихисап нигъмәтләрнең берсе — ишетү сәләте. Адәм баласы күпчелек хакыйкатьне колаклары аша кабул итә. Кызганыч, колаклары булып та — хаклыкны ишетмәүче, күзләре булып та — ак белән караны аермаучы, акыллары булып та фикерли белмәүче кешеләр күп. Аллаһы алар турында шулай әйтә: “Аларга колаклар, күзләр һәм йөрәкләр бирдек, әмма колаклары да, күзләре дә, йөрәкләре дә аларга һичбер файда китермәде” (“Әхкаф” сүрәсе, 26 аять).
Колак уразасы — хәрәм булган, Аллаһының ачуын китергән нәрсәләрне тыңлаудан кешенең ерак торуы. Әлбәттә, әлеге ураза Рамазан ае белән генә чикләнми, бәлки кешенең гомере буе дәвам итә. Аллаһы Тәгалә каршына кайт­кач, һәркайсыбыз үз ихтыярыбыз белән тыңлаган нәрсәләребез хакында хисап тотачакбыз. Аллаһы Тәгалә Коръәндә:“Үзең белмәгән нәрсәгә иярмә. Дөреслектә, колагың, күзең һәм йөрәгең — барысы да сорауга тартылачак”, — ди (“Исра” сүрәсе, 36 аять). Аллаһы безгә колак нигъмәтен хәерле сүзләр ишетү, файдалы гыйлемнәр алу өчен бирде. Әгәр колагыбызга Аллаһы разый булмаган нәрсәләр керә башласа, алар өчен ишекне ачмыйк, яманны кертмик.

Күз уразасы

Сау-сәламәт күзләр — Аллаһының безгә биргән иң кадерле нигъмәтләреннән берсе. Аллаһы Тәгалә Коръәндә: “Әллә кешегә күрү өчен ике күз бирмәдекме?!” (“Бәләд” сүрәсе, 8 аять). Борынгылар: “Әгәр Раббыңның сиңа биргән нигъмәтен күрергә теләсәң, күзләреңне йом”, — дигәннәр.
Әгәр бәндә күзләрен изге эшләрдә кулланса, дөнья һәм ахирәттә аларның бик күп файдаларын алыр. Ләкин аларны хәрәм юлда кулланса, бу аңа дөньялыкта — хәсрәт, ахирәттә зур үкенечләр китерер. Шуңа күрә, Раббыбыз иман ияләренә күзләрен хәрәмнән сакларга куша: “Иман ияләренә әйт: күзләрен хәрәмнән төшерсеннәр, үзләрен зинадан сакласыннар” (“Нур” сүрәсе, 30 аять).
Бабаларыбыз яшәгән заманнарга кайтсак, күзләрне саклау алар өчен җиңелрәк булгандыр. Телевизор-интернет бөтенләй булмаган, татар авылларында хатын-кызлар урамга яулыксыз чыкмаган. Әгәр бер кеше үзенең йөрәген фетнәләндерәсе килсә, аңа каядыр барырга, ул фетнәнең урынын эзләп табарга туры килгән.
Ләкин бүген без шундый чорда яшибез, уңда да, сулда да — гаурәт-ялангачлык. Кеше әлеге фетнәләрдән урамда да, базарда да, эштә дә, хәтта мәчеткә кереп тә котыла алмый. Бүген гөнаһ кылыйм дигән кешегә бөтен ишекләр ачык. Гөнаһ кылу җиңелрәк булган саен, аннан котылу, саклану мәшәкатьлерәк. Әмма, гөнаһтан саклану авыррак булган саен, аның әҗер-савабы да күбрәк. Аталарыбыз, бабайларыбыз яшәгән заман белән чагыштырганда бүген безнең өстә күзләребезне саклау бурычы зуррак һәм аның әҗере дә күбрәк, иншаАллаһ.
Һәр заман Аллаһының карашын сизеп тор. Әгәр шайтан сиңа Аллаһы хәрәм кылган нәрсәне зиннәтләп күрсәтсә, Аллаһыдан оял, Ул Сине күреп тора. Карашыгызны Аллаһы хәләл кылган нәрсәләр белән тутырыгыз. Үзегезнең хәләл җефетләрегезгә карап сөенергә өйрәнегез.

Кул уразасы

Раббыбыз биргән кулларыбызны Ул разый булган эшләрдә генә кулланыйк. Кул белән кылына торган гөнаһлар күп, шуңа күрә кул уразасына җиңел карамыйк. Аллаһы кулларыбызга түбәндәгеләрне хәрәм кылды: кеше гомеренә зарар салу, кеше үтерү, нахакка кул күтәрү. Кеше мөлкәтенә тию, кеше талау, урлашу, сатканда алдап үлчәү, ришвәт бирү һәм алу. Кеше дәрәҗәсенә тию, зина кылу, чит хатыннарның (хатыннарга — ирләрнең) тәненә кагылу. Хәрәм булган күңел ачулар, отышлы уеннар, нард уены. Хайваннарга, үсемлекләргә, табигатькә зарар китерү. Аллаһының әмере белән Кыямәт көнендә кулларыбыз телгә килеп, кылган гөнаһларыбызны сөйләячәкләр. Аллаһы Тәгалә: “Ул көнне кешеләрнең кылган эшләре өчен телләре, куллары һәм аяк­лары аларга каршы шәһадәт бирерләр” (“Нур” сүрәсе, 24 аять).

Аяк уразасы

Аякларның уразасы — аларны хәрәм эшләрдә, хәрәм җирләрдә йөртмәү. Кеше нинди генә гөнаһ яки изгелек ниятләсә дә, ул урынга бару өчен аяклар кирәк. Изгелек кылу өчен каядыр баручының юлы — изге, гөнаһ кылырга баручының, хәтта, юлы да хәрәм була. Адәм баласы нинди генә юлларда йөрсә дә: изгеме, яманмы, аның һәр адымын фәрештәләр язып, санап, теркәп баралар. Җәмәгать намазына җәяүләп баручының да һәр адымы саналып бара. Пәйгамбәребез: “Кем өендә тәһарәтен алып, Аллаһы йортларының берсенә Аллаһының фарызын башкару өчен китсә, бер адымы хатасын сөртер, икенчесе дәрәҗәсен күтәрер”, — дигән (Мөслим риваяте). Шулай ук, “Намазда иң күп әҗерне алучы: иң ерактан килүче”, — дип тә әйткән (Мөслим риваяте). Йә, Раббым, сәламәт аяк-кулларыбыз өчен шөкер итәргә насыйп ит. Аларны Синең ризалыгыңа ирешүдә кулланырга ярдәм ит.

Карын уразасы

Аллаһы Тәгалә безгә ашау өчен — хәләл ризык, яшәү өчен хәләл мал бирә һәм хәләл белән чикләнергә боера. Аллаһы Тәгалә: “Әй, иман китергән бәндәләр, Без сезгә насыйп иткән хәләл ризык ашагыз”, — диде (“Бәкара”сүрәсе, 172 аять ).
Әмма, күпләр хәләл белән канәгатьләнмичә, хәрәм ашамлыкка, эчемлеккә, малга керәләр. Ә бит Аллаһы безгә бернәрсәне хәрәм итәр алдыннан, күпкә хәерлерәк нәрсәләрне хәләл кылды. Аллаһының хәләлләре тормыш өчен җитәрлек һәм безгә хәрәмгә ихтыяҗ калдырмый.
Хәрәм ашау, хәрәм кәсептә яшәү, хәрәмнән киенү, хәрәмнән гаиләңне туйдыру — болар барысы да дөнья тормышын бәрәкәтсез итә, ахирәттә олуг газапларга сәбәп була.
Карынга хәрәм керү сәбәпле, кешенең кылган догасы да кабул булмый. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) дога кылучы бер кешене искә ала һәм: “Кулларын сузып: “Йә Раббым, йә Раббым”, — ди. Әмма ашаганы хәрәм, эчкәне хәрәм, киеме дә хәрәм, хәрәм белән сугарылган, аның догасы ничек кабул булсын?!” — ди (Мөслим риваяте).
Ризыкның төре хәләл булу гына җитми, аның өебезгә кайту юлы да дөрес-хәләл булырга тиеш. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.): “Шундый заманнар килер: кеше малын хәләлдән алганмы, хәрәмнәнме дип борчылмас”, — дигән (“Бохари” риваяте).
Күпме кешенең өенә кеше алдау, урлашу, кеше рәнҗетү юлы белән табылган ризык кайта. Күпме кеше ришвәт, риба белән көнен күрә. Әлбәттә, кеше тәнен хәрәм ризыктан тазартмыйча, карын уразасы дөрес булмас.
Йә, Раббым, ашаган ризыгыбызны, гаиләләребезгә алып кайткан малыбызны хәләлдән кыл, бәрәкәтен бир. Безне хәрәмнән ерак кыл.

Йосыф Дәүләтшин, Түбән Кама шәһәре.