Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Җан, җен һәм шайтан турында
2.02.2017

Җан, җен һәм шайтан турында

Бүгенге вәгазьдә сүз җан, җен һәм шайтан төшенчәләре турында барачак. Аларны бер-берсеннән ничек итеп аерырга дигән сорауга да җавап бирербез.

Язмышыбыз ана карынында билгеләнә

Без бер-беребезнең гәүдә­­ләребезне, тән­нәребезне, җисемнәребезне күреп торабыз. Күрмәсәк тә, һәрберебезнең җаны барын беләбез. Җан гәүдә белән бергә булса — кеше яши, җан гәүдәсеннән аерылса — кеше вафат була, үлә. Бил-геле бер хәдистә Мәсгуд улы Габдуллаһ, исемле Аллаһ илчесе: «Дөреслектә берегез анагызның карынында халык кылынганда кырык көн тамчы шәкелендә, соңыннан шулай ук 40 көн буена сөлек шәкелендә, соңыннан шулай ук 40 көн буена ит кисәге рәвешендә булыр. Соңыннан аңа фәрештә килеп җан өрер, шуннан соң 4 төрле нәрсәгә әмер ителер: бу дөньядагы ризыгын, гомерен, гамәлен һәм оҗмахка яисә тәмугка керәсен язып куяр”, — дип әйтте.
Бу хәдистән аңла­шылганча, аналарыбызның карыннарында безгә 4 ай гомеребез тулганда фәрештә килеп җан өреп китә. Һәм шул ук вакытта гомерендә күпме ризыкка лаеклы буласын язып куя (монда ризыкны азык-төлек дип аңларга кирәкми). “Ризык” дигән сүзнең мәгънәсе күпкә киңрәк. Аңа азык-төлек тә, яшәү шарт-лары да, байлык, муллык дәрәҗәсе дә, җәмгыятьтәге хәле дә, гаилә кору бәхете дә, балалардан уңу да һ.б. керә. Ягъни, ризык сүзе Аллаһ Тәгаләнең нигъмәтләреннән бу ке­шегә бүленеп чыгарылган өлеш дигәнне аңлата. Шулай ук бу дөньяда күпме яшәячәгең дә шушы вакытта билгеләнеп куела. Кешенең нинди гамәлләр кылачагы да, җәннәткәме, җәһәннәмгәме керәсе дә шунда ук язылып куела.
4 ай гомеребездән без җан ияләренә әвереләбез. Шуңа күрә 4 ай тулганнан соң баланы төшерү кеше үтерү хөкеменә тиңләнә, карындагы балага 4 ай гомер тулганнан соң аны төшерергә рөхсәт итә торган сәбәп шәригатебездә юк.

Һәркемдә дә җен бар

Безнең үзебезнең җанга гына ия булган саф чагыбыз озакка бармый. Бала бу дөньяга килгәндә, кычкырып елап, беренче сулышны кылганчы шайтан белән кавыштырылуга дучар була. Хәдистән белгәнебезчә, Мөслим белән Әхмәд Мәсгуд улыннан риваять кылганча, Аллаһ илчесе (с.г.в.с.): «Сезнең арагызда (карин итеп) тиңдәш булып куелган бер җен һәм (карин итеп) тиңдәш булып куелган бер фәрештә билгеләнми калганыгыз юк. Сорадылар: «Һәм синдәдәме?» Рәсүлебез: «Миндә дә, ләкин Аллаһ Тәгалә миңа ярдәмен салып ул (җен) иман китерде, һәм миңа яхшылыкны гына әмер итте», — диде. Ягъни, безнең һәммәбездә бер билгеләнгән җен бар, икенче төрле итеп аңа карин диләр, кызганычка каршы, ул җен бөтенебездә (Пәйгамбәребезнекеннән башка) кяфер. Ә кяфер җеннәр бөтенесе шайтаннар. Шуны аңларга кирәк: җен белән шайтан бер үк нәрсә түгел. Җеннәр — алар фәрештәләр, кешеләр кебек акыл ияләре булган мәхлуклар. Аллаһ Тәгалә аларны Адәм (г.с.)не бар кылганчы саф уттан яралт-кан. Аллаһ Тәгалә аларга кешеләргә кебек үк ихтыяр биргән. Алар теләсәләр, Аллаһка буйсынып яшиләр, теләсәләр, юк. Аллаһка буйсынганнары кешеләр кебек үк мөселманнар була, шулар арасыннан Пәйгамбәребез (с.г.в.с.)нең карины да иман китергән була. Ләкин бөтен калган кешеләрнең эчендә (Гайсә (г.с.) белән анабыз Мәрьямнән башка) кяфер җеннәр, ягъни шайтаннар урнашкан. Алар безнең кан тамырларыбыздан йөриләр. Шайтан дигән аерым мәхлуклар юк, аларны Аллаһ Тәгалә Коръәнебезнең ахыргы аятьләрендә кемнәр икәнен ачыклап әйтә. “Кешеләрнең йөрәкләрендә вәсвәсә кылып, котыртып йөрүчеләр: җеннәрдән һәм кешеләрдән булырлар”, — дигән. Димәк, бөтен җеннәр шайтан булмаган кебек, бөтен шайтаннар да җен генә түгел, шайтаннардан кешеләр дә була ала икән. Ә Гайсә (г.с.) белән анабыз Мәрьямдә бөтенләй җен карины булмаган, моңа дәлил бар. “Әл-Гыйм­ран” сүрәсенең 36-37 аятьләрендә Мәрьямнең әнисе Раббысыннан кызын һәм аның нәселен шайтаннан коткаруын сорады. Раббысы аның догасын кабул итте. Мәрьям анабызда һәм аның нәселе булган Гайсә (г.с.)дә бөтенләй җен карины булмаган.

Мөселманнар җеннәр дөньясы белән элемтәгә керми
Без аналарыбызның карыннарыннан чыккач, кендек бауларыбыз киселгәч, яныбызга бездән бернәрсә белән дә аерылмый торган (көзгегә карасагыз, сез аны күрерсез) җен баласы килеп, кабыргабыз астына ныгыттырып төртә. Без авыртуга чыдый алмыйча кычкырып җибәрәбез, елыйбыз, шул вакытта беренче сулышны алабыз. Шул беренче сулыш белән бу җен карины безнең эчебезгә кереп кунаклый. Һәм ул бездән җаныбыз белән бергә генә чыгып китәчәк. Ягъни, гомер буена без аны үзебезнең эчебездә йөртергә мәҗбүр булабыз. Исән чакта аннан тулысынча берничек тә арынып булмый. Кеше үлгәч, аның рухы белән аны бу карин да калдыра. Кешенең рухы башта фәрештәләр белән күккә күтәрелә, әгәр яхшы гамәлләре күбрәк булган мөселман булса, аңа күкләрнең капкалары ачыла һәм ул җиденче күккә кадәр күтәрелә. Соңыннан Мөнкир белән Нәкир фәрештәләр сорау алсыннар өчен каберенә төшерелә. Кяфернең җанын исә шулай ук фәрештәләр алып китәрләр, ләкин аңа күк капкалары ачылмас. Соңыннан күкнең биеклегеннән ыргытылып, кире каберенә газап алыр өчен кайтарылачак. Кешенең җаны кабердәге имтиханны алыр өчен кайтарылгач, шунда кабердә кыямәт көненә кадәр калачак. Җаннарның кеше үлгәннән соң кайтып йөргәннәре, эшләрен бетерергә тырышканнары, яисә кемгә булса үч итәргә теләгәннәре турында булган хикәяләр, кыйссалар барысы да ялган. Чөнки җаннар кире кайтмый, ләкин кире кайтучылар булырга мөмкин. Һәм алар — кариннар, гомер буе эчебездә яшәгән җен-шайтаннар. Билгеле, җеннәрнең гомерләре кешеләрнекеннән күпкә озынрак, алар гасырлап яши алалар. Менә шул җеннәр, бигрәк тә сихерчеләрнеке кайтып та йөри алалар, үч итәргә дә мөмкиннәр. Экстрасенсларның, си-херчеләрнең «фәлән кешенең җаны кайтты», «яныгызда тора» дигән сүзләре ялган, ләкин алар күрә торган, яисә сизә торганнары, алар кеше җаннары түгел, ә ул кешеләрнең шайтаннары. Бөтен спиритизм сеанслары да шул шайтан-кариннарны чакыртудан тора. Шәригатебездә сихерчеләргә, күрәзә-челәргә, экстрасенсларга кызык өчен генә бару да катгый рәвештә тыелган. Чөнки алар безгә тыелган гамәлгә, җеннәр дөньясы белән мөгамәләгә керәләр. Мөселман кешеләре җеннәр дөньясы белән элемтәгә кермәгән кебек, мөселман җеннәре кешеләр дөньясы белән мөгамәләгә кермиләр.

Нәфсең белән көрәш

Аллаһ Тәгалә Адәм (г.с)не балчыктан яралтты. Фәрештәләр белән, хәтта шул ук җеннәр белән чагыштырганда кеше иң түбән матдәдән ясалган һәм иң зәгыйфь зат булып тора. Балчыкка суны күбрәк кушып куйсаң, ул ләпек, лабрага, пычракка әверелә. Пычрак һәрвакыт гөнаһлар белән чагыштырыла. Ягъни кешенең табигате, аның асылы үзенә тарта, кеше гөнаһлы гамәлләргә кызыга. Ягъни, иртәнге намазга торганчы, йоклап яту аңа татлырак тоела. Көне буе тамак кибеп, корсак ачып, арып-талып, ураза тотканчы, көне буе теләгәндә ашап йөрүне яхшырак күрә. Кешеләргә сәдакалар биреп мал сарыф иткәнче, ул акчаларны үзенә куллануны кулайрак саный һ.б. Ягъни кешегә гыйбадәтләрнең күбесен кылу авырдан килә. Ул Раббысының күп кенә әмерләрен үтәр өчен үзенең зәгыйфьлеге (мәсәлән: ялкаулыгы, саранлыгы) белән һәрвакыт көрәшергә тиеш. Әле белгәнебезчә, ул җаннан кала эчебездә шайтаны да котыртып ята. Адәм баласы шайтан белән генә түгел үзенең җаны, нәфсе белән дә көрәшергә тиеш. Татарлар тикмәгә генә җанны начар мәгънәдә белгертергә теләсәләр, нәфсе димиләр. Раббыбыз Йосыф сүрәсенең 53нче аятендә: «Дөреслектә, кешенең җаны начарлыкны әмер кылучы”, — ди. Саранлыкны, тәкәбберлекне, ачулануны һәрвакыт нәфсегә бирелү белән чагыштыралар.
Кайбер мөселманнарның җаннары тулысынча беркайчан да тынычлана алмыйча, алар үзләренең хата-гөнаһларын тикшереп, үзләрен үзләре ачуланалар һәм мондый җаннар турында Коръәни-Кәримдә әл-Кыямәһ сүрәсенең 2нче аятендә «ачуланучы җан» дип әйтелә: «Һәм ачуланучы җан белән ант итәм».
Адәм баласы шул җаны белән көрәшеп кенә Аллаһ Тәгаләгә якыная ала. Шул нәфсе белән көрәш кешегә авырдан бирелгәнгә күрә һәм шайтанның гыйбрәтле, матурланган, бизәлгән вәсвәсәләренә каршы тору да җиңел булмаганга күрә, Аллаһ Тәгалә иң башта Адәм (г.с.)нең дәрәҗәсен гыйлем биреп арттыра, соңыннан бөтен фәрештәләрне аңа сәҗдә кылдырттыра һәм ахырдан хатыны Һава белән җәннәт бакчаларына кертә, ул җәннәттә аларга шул ук фәрештәләр хезмәт иткәннәр. Коръәни-Кәримдә “әл-Фәдҗр” сүрәсенең азагында Аллаһ Тәгалә әмер иткәннәрне үтәгән һәм тыйганнарыннан тыелган һәрбер кешенең җаны «тыныч җан» белән чагыштырыла. “Әй тынычланган җан! Раббыңа үзең Аннан һәм Ул синнән разый хәлдә булып, колларым арасына кер һәм җәннәтемә кер”.

Исмәгыйль Шәйхетдинов, Ижау Җәмигъ мәчете имамы.