Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Ижау — иҗат мәйданы - Җанны җылытырлык очрашу
11.05.2012

Җанны җылытырлык очрашу

Габдулла Тукайны искә алган көннәрдә, 25 апрельдә, Әгерҗе районы Тимерьюлчылар мәдәният йортында шигърият бәйрәме үткәрелде. Үзәк китапханә каршында эшләп килүче «Күңел чишмәләре» әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзалары «Күңел чишмәләре» исемле икенче китапны укучы хөкеменә тапшырды. Китап Әгерҗе муниципаль районы хакимиятенең матди ярдәме белән Сарапул шәһәре типографиясендә (500 данә) басылып чыкты. 175 биттән торган бу җыентыкның төзүче-мөхәррирләре Наилә Харисова һәм Фәридә Айдарова. Кереш сүзне Әгерҗе муниципаль районы башлыгы Фәрит Гариф улы Габбасов һәм Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрь Чыңгыз Мусин язган. Китапка Әгерҗе төбәгендә яшәп ижат итүче 29 авторның төрле жанрдагы әсәрләре кергән. Аларда туган якның гүзәл табигате, кешеләренең уй-фикерләре, хис-тойгылары чагыла. Һөнәрләре һәм яшьләре төрле булуга карамастан, аларны туган якка мәхәббәт, уртак иҗат утында яну берләштерә.

Әгерҗедәге шигърият бәйрәме районда китап яратучы, каләм тибрәтүчеләрнең күплеген тагын бер тапкыр раслады. Залда утыручы мәктәп яшендәге нәни каләм ияләре, сәхнәгә чыгып шигырь сөйләүче яшьләр, китапта иҗади җимешләре урын алган авторлар, республика күләмендә танылган өлкән язучылар Габдулла Галиев һәм Чыңгыз Мусин, шагыйрә Әлфирә Низамова чыгышыннан соң бу ышаныч тагы да артты.

Бу китап әле соңгысы булмас, үл күпләрнең күңелендә илһам уятыр, кулына каләм тоттырыр. Ни өчен дигәндә, туган җиреңнең матур гөлләрен, хуш исле чәчәкләрен күпме генә иснәсәң дә туймыйсың. Әгерҗе районы элек-электән мәгърифәтле як. Иж-Бубый мәдрәсәсе, бертуган Бубыйлар даны, мәгърифәтче шагыйрь Даут Гобәйди язмышы, классик язучы Таҗи Гыйззәт, драматург Юныс Әминов, Таһир Закиров,  шагыйрь-композитор Ләбиб Айтуганов, Әнвәр Закиров, шагыйрь Фазыл Шәех, Раил Шакиров һ.б. күренекле шәхесләребез тормышы һәм иҗаты, юл күрсәтүче якты нур булып, алга барырга этәргәч биреп тора. Язучыларыбыз  Мансур Вәлиев, Габдулла Галиев, Чыңгыз Мусин, Әлфирә Низамова бүгенге тормыш-көнкүреш турында яңа әсәрләр иҗат итәләр. Асия Корбангалиева, Наил Нәбиуллин, Әмир Хәсәнов, Рәзилә Хәмидуллина, Наилә Харисова, Альбина Гайнуллина, Тәнзилә Хәбибуллина, Рәмзия Җиһангәрәева, Розалия Кәримова, Рәфинә Сабирҗанова, Нәсимә Сипова һ.б. каләм осталарының иҗат үрнәкләре «Әгерҗе хәбәрләре» һәм «Яңарыш» газетасы битләрендә еш урын ала.

Китап авторлары Чулпан Нурмөхәммәтова һәм Фәридә Айдарова бәйрәмне бик җанлы итеп алып бардылар.Җирле шагыйрьләрнең сүзләренә Гафият Нигъмәтуллин иҗат иткән җырлар залдагыларның күңеленә хуш килде. Чын мәгънәсендә, җанны җылытырдай матур очрашу, онытылмаслык бер бәйрәм булды ул. Өлкәннәр яшәреп, балалар шигырь дөньясында тылсымланып таралышты бу очрашудан.

Ринат Батталов, Рәмзия Зарипова
фотосурәтләре