Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Җаннар һәм җеннәр турында
27.04.2015

Җаннар һәм җеннәр турында

sozdatel_bӘссәләму галәйкум вә рахмәтул-Лаһи вә бәракәтуһ, газиз дин кардәшләрем! Бүгенге вәгаземдә мин җан, җен һәм шайтан төшенчәләрен бер-берсеннән аерып, ачыклап аңлатып китмәкчемен. Кемгәдер бу искә төшерү генә булса, кем өчендер яңалык булыр.

Без бер-беребезнең гәүдә­­лә­рен, тәннәребезне, җи­семнәребезне күреп торабыз. Күрмәсәк тә, һәрберебезнең җаны барын беләбез. Җан гәүдә бе­лән бергә булса, кеше яши, җан гәүдәсеннән аерылса, кеше вафат була, үлә. Кешедәге җан Аллаһы Тәгалә Адәм галәйһис-сәләмгә җан­ны өргәннән башлап барлыкка килгән.
Бу хәдистән аңлашылганча, аналарыбызның карыннарында безгә 4 ай гомеребез тулганда, фәрештә килеп җан өреп китә. Һәм шул ук вакытта гомерендә күпме ризыкка лаеклы буласы язылып куела, монда ризыкны азык-төлек дип аңларга кирәкми. «Ризык» дигән сүзнең мәгънәсе күпкә киңрәк. Билгеле, аңа азык-төлек тә, яшәү шартлары да, байлык, муллык дәрәҗәсе дә, җәмгыятьтәге хәле дә, гаилә кору бәхете дә, балалардан уңу да һ.б. керә. Ягъни ризык сүзе Аллаһы Тәгаләнең нигъмәтләреннән бу кешегә бүленеп чыгарылган өлешен аңлата. Шулай ук бу дөньяда күпме яшисе дә, нинди гамәлләр кылачагы да, җәннәткәме, җәһәннәмгәме керәсе дә шунда ук билгеләнеп куела. Димәк, 4 ай гомеребездән без җан ияләренә әвереләбез. Шуңа күрә 4 ай тулган баланы төшерү кеше үтерү хөкеменә тиңләнә, карындагы балага 4 ай гомер тулганнан соң аны төшерергә рөхсәт итә торган сәбәп шәригатебездә юк.
Ләкин безнең үзебезнең җанга гына ия булган саф чагыбыз озакка бармый икән. Бала бу дөньяга килгәндә кычкырып елап, беренче сулышын алганчы шайтан белән кавыштырылуга дучар була. Шуны аңларга кирәк, җен белән шайтан бер үк нәрсә түгел. Җеннәр — алар фәрештәләр, кешеләр кебек акыл ияләре булган мәхлуклар. Аллаһы Тәгалә аларны Адәм галәйһис-сәләмне бар кылганчы саф уттан яралткан. Аллаһы Тәгалә аларга кешеләргә кебек үк ихтыяр биргән. Ягъни алар теләсәләр, Аллаһка буйсынып яшиләр, теләсәләр, юк. Аллаһка буйсынганнары кешеләр кебек үк мөселманнар була. Шуларның арасыннан Пәйгамбәребез (с.г.в.с)нең карины да иман китергән була. Ләкин бөтен калган кешеләрнең эчендә (Гайсә (г.с.) белән анабыз Мәрьямнән башка) кяфер җеннәр, ягъни шайтаннар урнашкан. Алар безнең кан тамырларыбыздан йөриләр. Шайтан дигән аерым мәхлуклар юк, аларны Аллаһы Тәгалә Коръәнебезнең ахыргы аятьләрендә кемнәр икәнен ачыклап әйтә. “Кешеләрнең йөрәкләрендә вәсвәсә кылып, котыртып йөрүчеләр: җеннәрдән һәм кешеләрдән булырлар”, — дигән. Әлү Гыймран сүрәсенең 36-37нче аятьләрендә Мәрьямнең әнисе Раббысыннан кызын һәм аның нәселен шайтаннан коткаруын сорады һәм Раббысы аның догасын кабул итте. Мәрьям анабызда һәм аның нәселе булган Гайсә галәйһис-сәләмдә бөтенләй җен карины булмаган.
Аналарыбызның карыннарыннан чыккач, кендек бау­ларыбыз киселгәч, безнең яныбызга бездән бернәрсә белән дә аерылмый торган (көзгегә карасагыз, сез аны күрерсез) җен баласы килеп, кабыргабыз астына ныгыттырып төртә. Без авыртуга чыдый алмыйча кычкырып җибәрәбез, елыйбыз, шул вакытта беренче сулышны алабыз. Шул беренче сулыш белән бу җен карины безнең эчебезгә кереп кунаклый. Һәм ул бездән җаныбыз белән бергә генә чыгып китәчәк. Ягъни гомер буена без аны үзебезнең эчебездә йөртергә мәҗбүр булабыз. Исән чакта аннан тулысынча берничек тә арынып булмый. Кеше үлгәч, рухы белән аны бу карин да калдыра. Кешенең рухы башта фәрештәләр белән күккә күтәрелә, әгәр яхшы гамәлләре күбрәк булган мөселман булса, аңа күкләрнең капкалары ачыла һәм ул җиденче күккә кадәр күтәрелә, соңыннан Мөнкир белән Нәнкир фәрештәләре сорау алсыннар өчен каберенә төшерелә. Кяфернең җанын исә шулай ук фәрештәләр алып китәрләр, ләкин аңа күк капкалары ачылмас. Соңыннан күкнең биеклегеннән ыргытылып, кире каберенә газап алыр өчен кайтарылачак. Һәм кешенең җаны кабердәге имтиханны алыр өчен кайтарылгач, шунда кабердә, кыямәт көненә кадәр калачак. Ягъни, җаннарның кеше үлгәннән соң кайтып йөргәннәре, эшләрен бетерергә тырышканнары яисә кемгә булса үч итәргә теләгәннәре турында булган бөтен төрле хикәяләр, кыйссалар барысы да ялган. Чөнки җаннар кире кайтмый, ләкин кире кайтучылар булырга мөмкин. Һәм алар да булса, кариннар, гомер буе эчебездә яшәгән җен-шайтаннар. Билгеле ки, җеннәрнең гомерләре кешеләрнекеннән күпкә озынрак, алар гасырлап яши алалар. Менә шул җеннәр, бигрәк тә сихерчеләрнеке кайтып та йөри алалар, үч итәргә дә мөмкиннәр. Экстрасенсларның, сихерчеләрнең «фәлән кешенең җаны кайтты», «яныгыз­да тора» дигән сүзләре ялган, ләкин алар күрә торган, яисә сизә торганнары, алар кеше җаннары түгел, ә ул кешеләрнең шайтаннары. Шәригатебездә сихерчеләргә, күрәзәчеләргә, экстрасенсларга кызык өчен генә бару да катгый рәвештә тыелган. Чөнки алар, безгә тыелган гамәлне кылып, җеннәр дөньясы белән мөгамәләгә керәләр.
Аллаһы Тәгалә Адәм галәйһис-сәләмне балчыктан яралтты. Фәрештәләр, җеннәр белән чагыштырганда, кеше иң түбән матдәдән ясалган һәм иң зәгыйфь зат булып тора. Балчыкка суны күбрәк кушып куйсаң, ул пычракка әверелә. Пычрак һәрвакыт гөнаһлар белән чагыштырыла. Ягъни кешенең табигате, аның асылы үзенә тарта, кеше гөнаһлы гамәлләргә кызыга. Ягъни иртәнге намазга торганчы, йоклап яту аңа татлырак тоела, көне буе, ач торып, арып-талып ураза тотканчы, көне буена теләгәндә ашап йөрүне яхшырак күрә, кешеләргә сәдакалар биреп, мал сарыф иткәнче, ул акчаларны үзенә куллануны кулайрак саный. Ул Раббысының күп кенә әмерләрен үтәр өчен үзенең зәгыйфьлеге (мәсәлән: ялкаулыгы, саранлыгы) белән һәрвакыт көрәшергә тиеш. Әле белгәнебезчә эчебездә шайтаны да котыртып ята. Адәм баласы шайтан белән генә түгел, үзенең җаны, нәфсе белән дә көрәшергә тиеш. Татарлар тиккә генә җанны начар мәгънәдә белгертергә теләсәләр, нәфсе диләр. Бу Коръәни-Кәримдә искә алынган, начарлыкка өнди торган җанга туры килә. Раббыбыз аның турында Йосыф сүрәсенең 53нче аятендә:«Дөреслектә кешенең җаны начарлыкны әмер кылучы», — диде.
Саранлыкны, тәкәбберлекне, ачулануны һәрвакыт нәфсегә бирелү белән чагыштыралар.
Кайбер мөселманнарның җаннары тулысынча беркайчан да тынычлана алмыйча, алар үзләренең хата-гөнаһларын тикшереп, үзләрен үзләре ачуланалар һәм мондый җаннар турында Коръәни-Кәримдә “әл-Кыямәһ” сүрәсенең 2нче аятендә ачуланучы җан дип әйтелә:«Һәм ачуланучы җан белән ант итәм».
Адәм баласы шул җаны белән көрәшеп кенә Аллаһы Тәгаләгә якыная ала.

Исмәгыйль хәзрәт Шәйхетдинов,
Ижау Җәмигъ мәчете имамы.