Җаннарны җылытырдай очрашу…
Безнең Әгерҗе районы бай табигате, тырыш һәм моңлы кешеләре белән башка төбәкләрдән аерылып тора. Шуңа күрәдер инде, халкыбыз үзенең татар җанлылыгы, сәнгатьне чиксез яратуы белән аеруча игътибарга лаек. Шушы көннәрдә Иж-Бубый урта мәктәбендә булып узган очрашу моңа ачык дәлил булып тора. Гомере буе күңелендә матурлык йөрткән, акыл һәм тәҗрибә туплаганнан соң гына шул матурлыкны ак кәгазь битләренә күчереп, башкаларга бүләк итә башлаган каләм иясе язучы Харис Миннәхмәт улы Закиров белән очрашу бик җанлы узды һәм беркемне дә битараф калдырмады.
Әдәбиятка күбрәк авылда туып, табигать кочагында аунап үскән, аның гүзәллекләрен сабый чагыннан ук үз йөрәгенә сеңдергән кешеләр тартылалардыр, минемчә. Харис ага да үзенең туган җире — таң калырдай сихри табигате белән дан тоткан Иске Аккуҗа авылында туып үсүе белән горурлануын белдерде, яшьлек елларын исенә төшерде.
Харис ага Иж-Бубый мәктәбендә узган уку елларын, укыткан укытучыларын аеруча бер җылылык белән искә алды. “Иж-Бубый мәктәбендә укыганда, беренче чиратта, миңа укытучыларның үз хезмәтләрен яратып башкарулары, балаларга нигезле белем бирү өчен янып-көеп борчылып йөрүләре нык хәтердә калган. Шулай булмаса, башка авыл мәктәпләреннән әллә ни аерылмаган мәктәптән генә дә йөзләгән күренекле шәхесләр, фән, сәнгать кешеләре үсеп чыгар идемени?”– дип, данлыклы мәктәп кысаларында укуы белән чиксез горурлануын белдерде. ”Шушы мәктәптә укуыгыз белән горурланыгыз, мәктәп елларын заяга уздырмагыз, китаплар укыгыз, каләм тибрәтегез, яшьлегегезнең кадерен белегез”, — дип, мәктәп укучыларына хәер-фатихасын бирде Харис ага. Якташыбыз үз чыгышында бигрәк тә татар теленең дөньяда иң бөек тел булуын ассызыклады. Укучыларга газиз ана телләрен яхшы белергә, аны тагын да тирәнтенрәк өйрәнеп үзләштерергә киңәш итте.
Харис ага үз әсәрләреннән күңелләрне тетрәндерердәй өзекләр тәкьдим итте. Аның бер генә әсәре дә дә укучыны битараф калдырмый, бер дулкын булып үзенә алып кереп китә. Әсәрләрендә хисси контрастлык көчле: бәхетле-бәхетсез, сагышлы-сөенечле җавапсыз-нәтиҗәле… Хикәяләре күңелнең иң тирән җиреннән саркып чыккан аһәңгә бай. Харис абый әсәрләренең үзәгендә — гади кешеләр. Әйтерсең лә, ул геройларны син кайчандыр үзен үк белгәнсең дә, алар язмышын күптән, балачактан ук күзәтеп үскәнсең, алар белән сөйләшеп йөргәнсең. Шуңамы, әсәр укылышында ук син, укучы буларак кына түгел, бәлки геройлар язмышында катнашучы буларак та аларга хис-тойгыларыңны белдерәсең. “Өянкеләр шавы” хикәясендә мәсәлән, Хәҗәр әби ялгызлыгы бәян ителә. Өянкеләр янында, истәлекләр бәйләменнән такыя үреп, елгага агызып җибәрергә теләгән үсмер кыз кебек моңаеп, сагышланып басып тора ул… Балаларының да күптән кайтканнары юк. Ялгызлык ул әрнү-сагышлардан, күз яшьләреннән тора. Хәҗәр әби моңа оныкларын сөеп-кочып утырыр вакыт җиткәч кенә төшенә. Әбинең күзләрендә җанны өшетердәй сагыш сизелә. Язмышының кырыслыгы, балаларының битарафлылыгы җанны әйләндереп салгандай итә. Әсәрдә кешеләрнең таш бәгырьлегә әйләнүе, рухи-әхлакый кыйммәтләрнең бер тиенгә дә тормавы ассызыклана. Кая тәгәрисең син, дөнья?…Уйланырга урын бар.
Харис абыйда гади авыл кешесе булып уйлау көчле. Еш кына ул үзе тасвирлый торган героена әверелә: шул герой булып сөйли, шул герой булып фикер йөртә. Ул без күрмәгәнне күрә, ишетә, тоя белә, үзенчәлекле, сүрәтләү чаралары күңелләрне нечкәртә, сафландыра. ”Ялгыз каен” хикәясе дә йөрәгемне әйләндереп салгандай итте. Әсәрнең герое — Хәбибрахман да ялгыз калган. Хатыны, балалары бар, ләкин аны аңлаучы юк. Бер җылы сүз, бер җылы карашка мохтаҗ бит ул. Автор кешелек дөньясын уйланырга чакыра. Кешенең эчке дөньясын үтә дә сизгер сурәтләве белән шагыйрь безне таң калдыра. Уратып алган мохитне, кешеләрнең уй-кичерешләрен сокландыргыч образларда күзаллый автор…
Кичәбез исә мәктәбебез директоры Эльмира Назыйф кызы Маннапованың чыгышы белән төгәлләнде. Ул мондый очрашулардан алган тәэсирләрнең укучыларда иҗатка мәхәббәт уятуга этәргеч бирүен әйтеп үтте. Ул якташыбызга иҗат чишмәсенең саекмавын, күп еллар дәвамында берсеннән-берсе матур әсәрләре белән безне куандырып торуын теләде. Җылы очрашудан соң килгән кунаклар да хәтер дәфтәрләрен актарып, үз истәлекләре белән уртаклаштылар.
Шушы очрашудан соң күңелдә шатлык хисе урнашып калды, очрашу мизгелләре күңелне җылытты.
Алия Фазлыева,
Иж-Бубый урта мәктәбе,
татар теле һәм әдәбияты укытучысы