Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Җаннарны тетрәндергән бәйрәм
11.05.2016

Җаннарны тетрәндергән бәйрәм

Быел мәктәпкә укырга керәсе улым, балалар бакчасында узган Җиңү көне бәйрәменнән кайткач, 9 май көнне парадка барасы килүен әйтте. Шулай итеп, без аның белән Җиңү бәйрәме көнне Үзәк мәйданга киттек.

Бу көннең маҗаралары троллейбустан ук башланып китте. Кеше шулкадәр күп иде, без көч-хәл белән транспортка сыйдык. Кирәкле тукталышта төшеп, юл буенда утырган ападан канәферләр сатып алып, Мәңгелек ут янына ашыктык. Анда алма төшәргә дә урын юк иде: чәчәк куяр өчен елга буе чират торып, ниһаять, без — Мәңгелек ут янында. Чәчәкләр салгач, парад буласы мәйданга ашыктык. Бару юлында улым хәрби киемле егет-кызларны, солдатларны күреп, чын күңелдән куанса, мин яшьләрнең һәм яшь гаиләләрнең күплегенә сөендем. Күпчелек кешеләрнең түшләрендә — георгий тасмасы, кулларында — чәчәкләр. Орден-медальләрен таккан ветераннар янында балалар ыгы-зыгы килә. Кемдер фотога төшәргә ашыкса, кемдер аларга Җиңү өчен рәхмәт әйтеп, чәчәк бүләк итә. Мине кечкенә генә сабыйларын солдат формасына киендергән әти-әниләр шаккатырды. Шундыйларның берсе үземнең танышларым да булып чыкты әле. Алар — Ижауда гомер итүче Фәнил һәм Алисә Вәлиәхмәтовлар гаиләсе. Җиңү бәйрәменә әзерлеккә бу яшь гаилә бик җаваплы караган. Уллары өчен форманы махсус тектергәннәр. Мондый әзерлекнең серен сорамый булдыра алмадым. Олы уллары Ренатка 7 яшь, кече уллары Камилгә әле нибары 1 яшь тә 11 ай гына юкса. «Бу фикер был­тыр туган иде. Киемнәрне узган елда ук тектергән идек, ләкин ул киемнәрдән йөри алмадык: көн бик суык булды. Быел, Аллага шөкер, кояшлы, җылырак. Минем тормыш иптәшем Фәнил — полиция хезмәткәре. Алар ел саен парадта катнашалар. «Улларымны да формадан күрәсем килә», — дип, ул этәргеч бирде бу формаларны тектерергә. Олы улыбыз да әтисе кебек полициядә эшләргә яки хәрби булырга хыяллана. Быел ул беренче сыйныфка укырга бара. Без аны кадетлар сыйныфына бирергә булдык. Дөресен генә әйткәндә, минем дә яшерен хыялым иде бу. Хәзер инде түземсезлек белән уку башлануын көтә Ренат. Безнең икебезнең дә бабайлар сугышта катнашканнар. Минем бабам әйләнеп кайт­кан, ә менә Фәнилнең бабасы юк», — дип сөйләде Алисә. Әйе, гаиләдә кечкенәдән үрнәк алырлык кеше булса, балалар да дөрес юлдан китәдер, мөгаен. Ә эчеп-тартып вакыт уздырган әти-әнисен күргән баланың хәрби булу турында хыяллануы икеле, әлбәттә.
Улыма парад күрсәтергә чыкканымны искә төшерсәк, монда хәлләр мөшкел булды. Үзәк мәйданга ничек кенә үтәргә, сафта барган солдатларны күрергә тырышсак та, килеп чыкмады, кеше күп иде. «Солдат абыйны булса да күрергә кирәк иде», — дип кәефсезләнә башлаган улымны кызганып, узып барган хәрби формадагы бер егетне туктатып, фотога төшүен сорадым. Ул каршы килмәде. Без арып, кайтыр юлга борылганда, Үзәк мәйданнан «Үлемсез полк» кузгалды. Монысын инде карамый, балага аңлатмый мөмкин түгел иде. Бүгенге тыныч тормышыбыз, кояшлы якты күк йөзе өчен никадәр кешенең гомере өзелүен күз алдына китереп, ирексездән күзләр яшьләнде. Улымның да парадны күрә алмаганга кырылган кәефе тагы да төшеп: «Сугышта һәлак булган бу кешеләр бик кызганыч, әни», — диде. Кайту юлында аңа яшьләр өчпочмаклы хат бирделәр. Әлеге хатның да тарихын сөйләргә туры килде кызыксынучан улыма. Минем сүзләрем, «Үлемсез полк»ның узуы аңа сугышның никадәр аяусыз булганлыгын аңларга ярдәм итте. Кайткач, берничә кат теге өчпочмак хат эчендә язылган шигырьне укып, ятларга сүз бирде, ә икенче көнне дусларына күрсәтергә дип, кадерләп кенә тотып, балалар бакчасына алып китте ул.

Гүзәл Шакирова.