Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Җанга якын юлны сайла
30.12.2015

Җанга якын юлны сайла

2 декабрьдә чыгарылыш сыйныф укучылары беренче сынауны үттеләр. Алар инша яздылар. Бу — БДИ бирү өчен хокук алу сынавы булды. Быел БДИга кертелгән уңай шартларга түбәндәге адымнарны кертергә мөмкин: математика буенча имтихан ике юнәлештә алып барыла: профильле һәм база нигезендә. Кемнәр югары уку йортына керергә уйлый, алар профильле (катлаулы) имтихан бирергә тиешләр. Бу — укучыны укырга, күбрәк белергә этәрүче адым. База нигезе исә математикадан бик ук көчле булмаган укучылар өчен файдалы, андагы биремнәр бераз җиңелрәк. Барлык фәннәрдән дә БДИның А өлеше алып ташланды яки җавапның вариантлары булган сораулар юк. Ә В һәм С өлешләрендә биремнәр бераз җиңеләйтелде. Дәресләрне калдырмыйча даими рәвештә укып йөргән балалар ул биремнәрне эшли алачаклар.

Хәзер югары уку йортына кергәндә укучының мәктәптә ирешелгән уңышлары исәпкә алыначак. Портфолиога кергән дипломнар, медальләр, грамоталар, кубоклар, яуланган урыннар өчен бирелгән сертификатлар абитуриентларга балл өстәргә мөмкинлек бирә, хәтта 10 баллга кадәр. Иҗади укытучылар бу хәлне бик озак көттеләр, ниһаять, ул тормышка ашты.
Югары уку йортына кермәгән укучыларга һич кенә дә хафаланырга кирәк түгел, чөнки техникумнар, колледжлар бар. Аларда урта мәктәп аттестаты белән ике ел дәвамында белгечлек алып чыгарга мөмкин. Яхшы диплом белән алдагы көндә югары уку йортында белем алып була. Иң мөһиме — тырышлык, максат куеп, шул максатка ирешү өчен көрәшеп яшәргә кирәк. Билгеле инде, уңай яклар белән бергә, бу өлкәдә кимчелекләр дә юк түгел. Күп кенә укучылар 11нче сыйныфта укысалар да, БДИга җиңел карыйлар, дәресләргә яхшылап әзерләнмиләр. Алар имтиханны “3” билгесенә бирү өчен дә байтак тырышырга кирәклеген аңламыйлар. Нәтиҗәдә, аттестатсыз калырга мөмкиннәр.
Уку йортларында хәзер түләүле урыннар бермә-бер артты, ә бюджет урыннары кимеп бара. Шуңа карамастан, әти-әнисе акча түләп укыткан студентлар арасында дәрескә йөрмичә, кирәкмәгән эш белән шөгыльләнүче, хәтта җинаять юлына басучы яшьләр бар. Ата-аналарга балаларына якын булып, аралашып, алар белән тыгыз элемтәдә булып, кайда нишләп йөргәннәрен контрольдә тотарга кирәк.
БДИда югары балл җыеп та, үзең теләгән факультетка укырга керми калу куркынычы бар, чөнки бик күп югары уку йортларында хә­зерге заманда хезмәт базарында таләп ителүче белгечлек бирүче факультетлар түләүле, бюджет урыннары юк диярлек. Мәсәлән, Казан федераль университетының халыкара мөнәсәбәтләр факультетына керү өчен былтыр өч фәнгә 252 балл, бай портфолио, елына 220 мең сум акча түләргә кирәк иде. Шул ук хәл “Туризм һәм кунакханә сервисы” факультетында да күзәтелде. Сүз дә юк, анда укучыларга бөтен уңайлыклар тудырылган: бер төркемдә — 8-10 бала, берничә чит тел өйрәтәләр. Тик акчасы булмаган, укырга зур теләге булган, белемле укучы да мондый җирдә укый алмаячак.
Авыл җирендә кадрлар җитми, дибез. Яшь белгечләрне авыл хуҗалыгына юллама биреп эшләтү уңай нәтиҗәләр бирә. Яшь белгечләрне эшкә урнаштырып, аларны торак урыны белән тәэмин итүче, өстәмә акча түләче, хуҗалыклар бар. Андыйлар бар. Татарстанда, Башкортстанда, бездә — Удмуртиядә дә яшьләргә тормыш башлау өчен бөтен нәрсә әзер. Белгечлек сайлаганда, яшьләр бу хакта уйлансыннар иде.
Баланы олы тормыш юлына бастыру өчен хәзер аң-белем дә, акча да, сәләт тә кирәк. Бу өлкәдә коррупция дә җитәрлек. Әмма гаиләдә дөрес тәрбия алып, максатына ирешү юнәлешендә укыган кешегә берниниди коррупция дә янамый. Шуңа күрә, баланың алгы көнен күз алдына китереп, ул 7-8нче сыйныфта укыганда ук профориентация турында кайгырта башларга кирәк. Халык фикерен өйрәнү үзәге саннарына карасак, хәтта зур шәһәрләрдә чыгарылыш сыйныф укучыларының 25%ы мәктәпне тәмамлагач кая барачагын белми. Мондый күренеш кешенең бөтен тормышын җимерергә мөмкин. Психологик үзенчәлекләрен исәпкә алмыйча, кирәкмәгән уку йортына кереп, анда я укый алмыйча, яисә алдагы көндә һөнәре буенча эшли алмаган, теләмичә икенче юнәлешкә киткән кешеләр бик күп. Алар арасында укытучылар, табиблар, инженерлар, дизайнерлар һ.б. һөнәр кешеләре бар. Җанга якын эштә эшләү — бертөрле дәва бит ул. Шуңа күрә бу мәсьәләгә бик зур игътибар итәргә кирәк.

Гөлфидә Мәрданова, Ижау шәһәре.