Җаваплы һөнәр
1879 елның 12нче мартында Россия императоры Александр II Указы белән төрмә департаменты гамәлгә кертелгән, шуннан бирле җәзаларны үтәү бердәм системага салынган. Исем-атамасы алышынып, күп еллар узса да, ни үкенеч, җәмгыятьтә аңа карата ихтыяҗ әлегә бетми.
Җәзаларны үтәү системасында үзенчәлекле контингент белән әхлакый, рухи, физик яктан үтә нык һәм югары әзерлекле кешеләр генә эшләргә тиеш, чөнки йомшак характерлылар анда эшли алмый. Бүген җинаять-башкарма системасында хезмәт шартлары, барлык хокук саклау органнарындагы кебек, гадиләрдән түгел һәм һәркемнең дә көченнән килми. Әлеге хезмәткә яшьләр алынамы?
Әлеге системага хезмәткә алынганчы бик күп тикшерүләр үтәргә кирәк. Шуңа күрә яшьләрнең әлеге тикшерүләргә түземлекләре җитми. Аларның армия сафларыннан кайту белән акча эшлиселәре килә, ә биредә хезмәт хакы алганчы озак кына вакыт үтә. Вакытны сузуның сәбәбе дә (үзенчәлекле контингент белән эшләү аркасында) — яшьләргә уйларга вакыт бирү. Ә менә Артур Гыйльмановны бу сәбәпләр куркытмаган. Армия сафларыннан кайту белән бирегә эшкә урнашкан.
Артур Ижауда туып-үскән. Бабасы Мөслим районыннан күчеп килеп, биредә төпләнгән, тормыш корган. Машина төзүчеләр техникумын тәмамлап, электрчы-эретеп ябыштыручы һөнәрен алган. Армия сафларында хезмәт итеп кайткач, җәзаларны үтәү системасына хезмәт итәргә урнашкан. “Биредә дүрт ай хезмәт куям, өйрәнәм, ошый. Миңа армиядә командирым әлеге системага эшкә керергә киңәш бирде. Тормышта дөрес хезмәт юлы сайлаганмындыр дип уйлыйм”, — диде ул. Һөнәр сайлаганда үз алларына куйган максатны үтәүче әнә шундый яшьләр булуы сөендерә!
Хәзерге вакытта әлеге хезмәткә аерым таләпләр куела. Россия Хөкүмәте тарафыннан җинаять-башкарма системасын 2020 елга кадәр үстерү концепциясе расланды. Димәк, әлеге тармак җитди үзгәрешләр кичерәчәк, эш алымнары алышыначак.
Рәфилә Рәсүлева.