Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


9.11.2017

Яңа җиңү!

Ижау кызы Динара Әгълиуллина, аның НТВ телеканалында уздырыла торган “Ты супер! Танцы” проектында катнашуы турында алдагы саннарның берсендә язган идек инде. Шушы көннәрдә яңа хәбәрне ишетеп сөендек. Динара “Бразилия самбосы” дип аталган бию башкарып, жюрины таң калдырган һәм икенче турга чыкты. Әлеге бию техник яктан авыр башкарыла. Дәрәҗәле жюри аңа үзләренең киңәшләрен бирделәр. Авыр элементларны сәхнәдә бергәләп тә эшләп карадылар хәтта.
“Ты супер! Танцы” проектында әти-әниләре тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар катнашуы турында язган идек инде. Динара 4 яшендә әнисез кала. “Мин әниемнең үлгән көнен генә хәтерлим. Ул астма авыруы белән авырый иде, приступ башлангач, даруын тиз генә кабул итә алмады. Ашыгыч ярдәм машинасы бик озак килде, әни үлде”, — дип сөйләде Динара.