Яңа җитәкче сайланды
Әле бер ел элек кенә “Иман” татар яшьләре берлегенә яңа рәис сайланган иде.
Оешманың уставында “Рәис ике ел саен гына алышына” диелсә дә, берлекнең 28 октябрьдә узган чираттан тыш Корылтаенда әлеге мәсьәлә янә күтәрелде. Корылтайга “Иман” татар яшьләре берлеге әгъзалары, Воткинск, Можга шәһәрләрендәге бүлекчәләре, җәмәгать эшлеклеләре — барлыгы 35тән артык кеше җыелган иде.
1 ел элек кенә үзен татар яшьләре берлеге эшен тирәннән белгән, күптән шушы оешмага йөрүче итеп таныштырган Ленар Насретдинов, яшьләр белән эшләү теләге көчле икәнен, оешманы үстерү юнәлешендә планнары да зурдан булуы турында сөйләгән иде. Эш тәртибенә төшенү, аны җайга салу өчен дә берничә ай вакыт кирәклеген күздә тотканда, Ленарның 1 ел эчендә үз максат-омтылышларын кире кагуы, үз теләге белән сайланып куелган вазифадан баш тартуы әлеге Корылтайга Удмуртиянең Яшьләр эше, Милли сәясәт буенча министрлыклардан килгән вәкилләр алдында да, татар җәмәгатьчелеге каршында да бик күңелле күренеш түгел иде. Ленар үзе моның сәбәбен: “Вакыт үткән саен, кешенең уй-максатлары, омтылышлары да үзгәрә, тормышка башка күзлектән карый башлыйсың. Минем дә бүгенге көндә даими эш урынымны булдырасым килә. Ә җәмәгать эшләрендә дә, төп хезмәт урынында да берьюлы өлгерү кыенга төшә. Бу вазифаны “Иман” яшьләр берлеге белән идарә итүдә миннән сыйфатлырак, өлгеррәк эшләүче кешегә тапшырасым килә”, — дип аңлатты. Ә бер ел буена һәрвакыт ярдәмгә килгән, актив булган кызлар-егетләргә зур рәхмәтен белдерде ул.
Бүгенге көндә рәис алышынуның уңай ягын да, тискәре ягын да күрергә була. Уңай ягы итеп оешмада, аның киләчәге һәм бүгенгесе өчен янып йөрүче яшьләр шактый булуын әйтеп үтәргә кирәк. Әлеге Корылтайда катнашкан Татар иҗтимагый үзәге президенты Фнүн Мирзаянов та үз чыгышында бу хакта: “Иман” татар яшьләре катнашлыгында бер ел эчендә17ләп чара оештырылды. Әгәр шушы чаралар Ленар Насретдинов җаваплылыгында гына калса, боларның берсе дә башкарылмаган булыр иде. Ярый ла ышанычлы алмашчылары, эшкә җаваплы караучы яшьләре бар, — дип, үз фикерен белдерде, яшьләргә милли эштә яңа уңышлар теләде.
Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк: Ленар үзе алынган эшеннән ярты юлда баш тартып, рәислектән вакытсыз рәвештә китәргә җыенса да, оешмада бүгенге көндә аны алыштырырга, җаваплылыкны үз җилкәсенә алырга әзер кеше булуы, оешманың шулай ук әлегә ныклы булуын күрсәтә. Ул кеше — Ринат Фәйзуллин булды. Ринат “Иман”га 2 ел элек килгән. Ул бик күп чараларны оештыруда беренчеләрдән булып йөри. Казанга барып, Татарстан яшьләр оешмалары ничек эшләвен дә карап кайтты. Ринатка 27 яшь. Ул УдДУның икътисад факультетын һәм ИжДТУның аспирантурасын тәмамлаган. 24 яшендә яшь егет икътисад фәннәре кандидаты буенча диссертация яклаган. Бүгенге көндә ул М.Т. Калашников исемендәге ИжДТУ доценты. Фән, җәмәгать эшләреннән тыш, Ринат нумизматика (акча коллекцияләү), музыка белән дә мавыга. Мин үзем Ринат белән Тимерьюлчылар мәдәният йортында узган Чәкчәк бәйрәменә баргач таныштым. Ул бирегә килгән һәр тамашачыны милли киемдә кулына гармун тотып каршы алды. Аның дәртле бию көйләренә милләттәшләрем рәхәтләнеп биеде.
Ижауның 97нче мәктәбендә татарча белем алган үз телендә яхшы аралашучы, белемле, оештыру сәләте булган Ринат Фәйзуллин “Иман” татар яшьләре берлеге эшенә дә җитди караячагына шик юк.
Элмира Нигъмәтҗан
Фотосурәттә: Ринат Фәйзуллин