Яңа уку елында Удмуртиядә биш яңа балалар бакчасы ачылачак
Яңа уку елын Камбарка, Шаркан, Сигаевода, Завьялово районының Шудья һәм Каменное авылларында яңа биналарда билгеләп үтәчәкләр. Барлык объектлар Россия Президенты Владимир Путинның «Мәгариф» милли проекты кысаларында барлыкка килде.
Сигаевода яңа бина төзелеше 2019 елда башланган. Проектның гомуми бәясе 92 млн сум тәшкил иткән. Шул исәптән, 51,5 млн сум — федераль бюджеттан, 41,5 млн сум төбәк бюджетыннан тотылган. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе Сигаево авылының яңа микрорайонында — Летняя урамы, 1нче йорт адресы буенча урнашкан. Ул Сигаево башлангыч мәктәбенең бүлекчәсе булып тора. Балаларга уңайлы булсын өчен тулысынча җиһазландырылган. Биредә берләштерелгән музыка һәм спорт залы, кер юу һәм азык-төлек блогы, уен бүлмәләре, территориясе дә җиһазландырылган.
2019 елның декабренә булган мәгълүматларга караганда, Сигаево авылындагы балалар бакчасына юлламалар алу өчен электрон чиратта 2 айдан 3 яшькә кадәрге 93 бала торган. Бүгенге көндә балалар бакчасына 1 яшьтән алып 2 яшькә кадәрге 26 бала күчерелгән. Балалар бакчасы ачылгач, барлык сабыйлар юлламалар тәэмин ителәчәк.
Шулай ук балалар бакчасына урыннар җитмәү проблемасы Завьялово районында да хәл ителәчәк. 2018-2019нчы елларда районда 80 урынга исәпләнгән алты балалар бакчасы төзелгән һәм Шудья авылында 50 урынга исәпләнгән бер мәктәпкәчә белем бирү оешмасын сатып алганнар. Сентябрь аенда Каменное авылында һәм Шудья авылының «Тихие зори» микрорайонында балалар бакчалары ишекләрен ачачак. Ноябрьдә нәниләрне Хохряки авылында белем бирү оешмасында кабул итә башлаячаклар.
2020 ел ахырына Сарапул һәм Ижауда 220 урынлык ике балалар бакчасы төзелеше тәмамланачак. Воткинск, Алнаш, Вавож һәм Шаркан районының Мишкино авылында мәктәпкәчә белем бирү оешмалары файдалануга тапшырылачак.