Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Яңа уку елында ниләр көтә?
29.08.2013

Яңа уку елында ниләр көтә?

     Яңа уку елында ниләр көтә?

Һәр яңа уку елы үз яңалыклары белән килә. 2013-14нче уку елында укучыларны, укытучыларны һәм әти-әниләрне нәрсә көтә соң?

Быелгы белем бәйрәмен 153400 укучы каршы алачак. Ә шуларның 17 меңе парта артына беренче тапкыр утырачак. 2013 елның 1 сентябреннән “Россия Федерациясендә укыту системасы” дип аталган яңа федераль закон үз көченә керә. Аның кысаларында укыту системасын модернизацияләү белем бирүнең барлык баскычларына кагыла. Быелгы уку елы мәгариф системасында киләчәкне билгеләүче хәлиткеч ел булачак. “1 сентябрьдән Удмуртия мәктәпләрендә 52 мең 1-3нче сыйныф укучылары яңа федераль дәүләт стандартлары буенча белем алачак, бу барлык укучыларның 75%ы дигән сүз. Мәктәпләрдәге барлык укытучылар да белемнәрен арттырып, яңа стандартлар буенча эшләргә әзер. Тагын шунысын да билгеләп узарга кирәк: яңа стандартлар 1-3нче сыйныф укучыларын тулысынча уку әсбаплары белән тәэмин итүне күздә тота”, — дип хәбәр итте УР Фән һәм мәгариф министрының беренче урынбасары Игорь Белозеров.

Күп кенә үзгәрешләр мәктәпкәчә белем бирү системасында да булачак. Мәктәпкәчә белем бирү – рәсми рәвештә беренче тапкыр гомуми белемнең тәүге баскычы дип аталачак һәм үзенең федераль стандарты буенча эшләячәк. Бу стандарт нигезендә балаларны төрле яктан үстерү, мәктәп программасын җиңел кабул итү өчен яңа программалар барлыкка киләчәк. Гомумән, балалар бакчасы – кечкенә мәктәпкә әверелергә тиеш. Ә балалар бакчаларына түләү мәсьәләсенә килгәндә, быел әти-әниләргә узган елга караганда 3-3,5%ка артыграк түләргә туры килә. Ә моңа кадәр кайтарылган 20% (беренче бала өчен), 50% (икенче бала өчен), 75% (өченче һәм башка балалар өчен) компенсацияләр сакланачак.

Россия күләмендә башланган белем бирү системасын модернизацияләүгә Удмуртия Республикасы 2011 елның апрель аенда ук кушылып китте. Федераль бюджет акчаларына яңа балалар бакчалары төзелү дәвам итә. Сентябрьдә генә Удмуртиядә 30 мәктәпкәчә учреждение һәм 10 мәктәп кулланылышка тапшырылачак.

Игорь Белозеров сөйләвенчә, фән һәм белем өлкәсен үстерүгә ел саен республика бюджетының дүрттән бер өлеше сарыф ителә. Әйтергә кирәк, моның күзгә күренерлек нәтиҗәләре дә бар: барлык балалар учреждениеләре дә заманча җиһазлар белән тәэмин ителгән,15 мәктәп инвалидларны дистанцион укыту өчен җиһазландырылган, автобуслар белән тәэмин ителгән. “Бүгенге көндә заман таләпләренә бары тик 6 гына учреждение җавап бирми.

Республиканың күпчелек мәктәпләре авыл җирлегендә урнашкан. Беренче сентябрьдән 10940 бала якын тирә авылларга барып укыячак. Аларның барысын да мәктәп автобуслары йөртәчәк. Быел гына мәктәпләргә 56 яңа автобус сатып алынган. Бу уку елында барлык автобусларның 80%ы ГЛОНАСС системасы белән тәэмин ителәчәк. Бу исә балалар язмышы өчен җаваплы булган автобусны һәрвакыт компьютердан күзәтеп торырга мөмкинчелек бирәчәк. Район үзәкләрендә моның өчен аерым хезмәткәрләр, аерым эш урыннары булачак.

Хезмәткәрләр турында сүз башлагач, укытучылар, тәрбиячеләргә дә тукталмый булмый. Узган уку елында аларны хезмәт хаклары икътисад буенча уртача хезмәт хакы дәрәҗәсенә күтәрелеп, 20400 сумны тәшкил иткән иде. Балалар бакчасында тәрбиячеләр уртача 16539 сум хезмәт хакы ала. 2018 елга кадәр белем бирү системасында эшләүчеләрнең хезмәт хакы ел саен артачак. Шул ук вакытта белем бирүчеләрнең социаль проблемаларына да игътибар артты. Удмуртия “Укытучы йорты” дип аталган проектны тормышка ашыручы Россиядә беренче төбәк булып тора. Бу җәйдә 100 укытучы гаиләсенә яңа йортларда өй туе уздыру бәхете елмайды. Хезмәт хакларының артуы һәм әлеге проектның уңышлы эшли башлавы белем бирү өлкәсенә яшь кадрлар килүгә ярдәм итте. 2013-14 уку елына мәктәпләргә 249 яшь белгеч килгән. Тик шулай да кадрлар белән тәэмин итү турында ныклап уйланырга кирәк. Бүгенге көндә Удмуртиядә 759 эш урыны ачык. Күпчелек физика, математика, чит телләр, физик культура укытучылары таләп ителә. Әлеге сан, узган ел белән чагыштырганда, 30%ка ким булса да, уйланырга җирлек тудыра.

Мәгариф системасын һәрвакыт тәнкыйтьләргә яратабыз. Тәнкыйть уты кабызучы БДИнары тирәсендә дщ һәрвакыт шау-шу, аңлашылмаучанлыклар да булып тора. Әле узган елларны бу имтиханнарны тапшыра алмаучылар бүген дә мәктәпне тәмамлау турында таныклык ала алмыйлар. Алар яңа уку елы ахырында тагын бер кат үз белемнәрен сынап караячак. Фән һәм мәгариф министрының беренче урынбасары Игорь Белозеров сүзләренчә, ике ел рәттән БДИ имтиханнарында түбән күрсәткеч биргән мәктәпләргә бу уку елында игътибар аеруча артачак, түбән нәтиҗәләрнең сәбәпләре тикшереләчәк.

Белем бирү өлкәсендә көн саен диярлек булып торган үзгәрешләргә ничек ияләшергә? Яңа стандартлар белән яңача тәрбияләнгән, укытылган балалардан киләчәктә кемнәр чыгар? Монысы вакыт күрсәтер. Әлегә барыгызны белем бәйрәме белән котлап, яңа уку елында уңышлар гына телисе кала.

Гүзәл Шакирова