Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Яңа уку елына — яңа мәктәп
1.09.2020

Яңа уку елына — яңа мәктәп

Ижау шәһәренең Ленин районында өр-яңа 20нче санлы мәктәп 800дән артык балага үз ишекләрен ачты. Ул легендар М.Т. Калашников исемен йөртәчәк.
Тантаналы линейкада 1нче һәм чыгарылыш сыйныф укучылары, аларның әти-әниләре, дәрәҗәле кунаклар катнашты. Алар арасында шәһәр башлыгы Олег Бекмеметьев та бар иде. “Бу яңа бинаны районда күптәннән көт­те­ләр, чөнки урыннар җитмәү проблемасы бар. Әлеге мәктәп технологик яктан тәэмин ителгән. Шунысын да искәртеп үтәргә кирәк: монда Россиядә беренче тимер юл сыйныфы ачылды. Шуннан соң безгә күп кенә төбәкләр иярде, әмма без беренчеләр рәтендә”, — диде ул, Белем бәйрәме белән тәбрикләп.
Мәктәптә мәгълүмати-технологик, физика-математика һәм спорт юнәлешләре буенча белем бирәчәкләр. Биредә барысы да заманча: интерактив панельләр, лабораторияләр, мобиль компьютер сыйныфлары, лингафон кабинеты, медиатека, конструкцияләү өчен җиһазлар, 3D-модельләштерү һәм робототехника бар. Моның өчен якынча 147 миллион сум сарыф ителгән.
Мәктәпне 2017 елда Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән булдырылган илкүләм “Мәгариф” милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында төзи башлаганнар иде. Пандемия аркасында, яңа бинаны быел планда каралганча яз көне түгел, ә бар тик 1 сентябрьдә генә кулланылышка тапшырдылар.

Эльвира Хуҗина.