Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Яңа техникада — яңа үрләр
27.07.2012

Яңа техникада — яңа үрләр

     Бәрәкәтле ай булсын!

Бәрәкәтле ай булсын!

Президент Александр Волков Юкамен районы «Нива» авыл хуҗалыгы кооперативында булып, механизаторлар, җитәкчеләр белән очрашып кайтты.

Биредә басу-кырларда солы урып, буш калган кырны көзге чәчү өчен эшкәртәләр. Республика җитәкчесе өр-яңа «Дон» комбайнында эшләүче, бу өлкәдә 30 ел тәҗрибәсе булган Илдар Араслановтан техника турында да сораштырды. «Дөресен генә әйткәндә, КСК 100 белән чагыштырганда, бу комбайнда эшләү — җир белән күк арасы. Җитештерүчәнлек тә югары, эшләү шартлары да уңайлы: кондиционер, җайлы идарә итү рычаглары белән тәэмин ителгән», — дип сөенеп сөйләде Илдар Арасланов. Президент комбайнга утырып йөргәннән соң, бу техникада яшьләр рәхәтләнеп эшләячәгенә ишарә ясады. «Элек сенажга консервантларны аерым шлангадан су сибеп сала идек, ә бу комбайн исә яшел массаны уру вакытында ук кирәкле препаратлар белән эшкәртеп бара», — диде хуҗалык җитәкчесе Рамил Бузанаков. Ул әлеге комбайнның «президентныкы» дип йөртелүе хакында да әйтеп, республика җитәкчесенә рәхмәтләрен җиткерде.

Эшлекле сәяхәт вакытында Александр Волков «Маяк» фермасындагы төзекләндерү эшләрен дә карап, терлекчелек һәм аны үстерү турында җыелыш уздырды. Шулай ук Президент районда төзелеп килүче чиркәү һәм яңа «Запад-А» микрорайонында җиткерелеп килүче йортларның инфраструктура үсешенә ярдәм кулы сузарга әзерлеген белдерде.