Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


5.02.2021

Яңа мәктәп

Ижауның «Аэропорт» районының 10 нчы микрорайонында 825 урынга исәпләнгән яңа мәктәп файдалануга тапшырылды. Ул 74 нче гомуми белем бирү мәктәбенең икенче корпусы булачак. Бу хакта 26 гыйнварда журналистларга Ижау шәһәре башлыгы Олег Бекмеметьев хәбәр итте. Хәзер белем бирү учреждениесенә лицензия алу процедурасын узарга туры киләчәк, шуннан соң агымдагы елның 1 сентябрендә ул укучылар өчен ишекләрен ачачак. Мәктәп өчен кирәкле заманча җиһазлар сатып алынган, аларны классларга, кабинетларга, ашханәгә, спортзалга, актлар залына урнаштыру эшләре бара. Әлеге мәктәптә Россия Герое Илфат Закиров һәм Җиңүнең 40 еллыгы урамнары микрорайонында яшәүче балалар белем алачак.
«Ижау шәһәрендә берничә ел рәттән яңа мәктәпләрне файдалануга тапшырабыз. 2020 елда Леваневский урамында мәктәп гамәлгә кертелде, хәзерге вакытта республикадагы иң зур мәктәпләрнең берсе — Берш урамында, чираттагысы Столичный микрорайонында җиткерелә. Яңа мәктәпләр төзү өчен кайбер мәктәпләр сүтелергә тиешле. Бездә мондый мәктәпләр ким дигәндә өчәү, алар буенча мәсьәлә киләчәктә каралачак. Мәктәпләрдә икенче сменада укуны тулысынча бетерү өчен 10-12 мәктәп төзергә кирәк», — дип сөйләде Ижау шәһәре башлыгы.
74 нче мәктәп директоры Надежда Онищенко әйтүенчә, булачак беренче сыйныф укучыларының әти-әниләренә мәктәпкә язылу турында хәбәр иткәннәр инде. Гаризалар тапшыруның төгәл датасы турында учреждение сайтында хәбәр итәчәкләр. Бу 1 апрельдән дә соңга калмыйча булачак. Калган сыйныфларга язылу мәктәп лицензия алганнан соң башланачак. “Штатны туплый башладык, яңа йортка күчүчеләрнең ата-аналарына яңа мәктәпкә ничек язылырга кирәклеге турында аңлаттык”, – диде ул.
Биредә медицина, технология, фәнни юнәлештә эшләячәкләр. Мәктәп фәннәргә төшенү өчен заманча электрон микроскоплар, робот техникасы өчен җыелмалар, 3D-принтерлар белән җиһазланачак. Хәрәкәтләнүләре чикләнгән укучылар өчен дә уңайлыклар тудырылган спорт залы һәм урам тренажерлары булган зур стадионы бар. Мәктәпкә барлык яктан да килү уңайлы һәм куркынычсыз булсын өчен 2,2 метр киңлектә тротуарлар ясалачак.