Яңа максатлар билгеләнде
Шушы көннәрдә республикабызга Россиянең чаңгы ярышлары федерациясе Президенты, СССРның атказанган спорт остасы, 3 тапкыр Олимпия чемпионы Елена Вяльбе эшлекле визит белән килде.
Очрашуда Республика Башлыгы Александр Бречалов, СССРның атказанган спорт остасы, 4 тапкыр Олимпия чемпионы, 9 тапкыр дөнья чемпионы, 39 тапкыр СССР чемпионы, республиканың һәм Ижауның Мактаулы гражданины Галина Кулакова, СССРның атказанган спорт остасы, 2 тапкыр Олимпия чемпионы, Удмуртиянең чаңгы ярышы федерациясе рәисе Тамара Тихонова, Россиянең атказанган спорт остасы, 3 тапкыр Олимпия уеннарының көмеш медаль иясе, дөнья чемпионы Максим Вылегжанин катнашты.
Әңгәмә барышында сүз республика үзешчәннәр старты булдыру, Г. Кулакова исемендәге спорт-сәламәтләндерү комплексын төзекләндерү һәм тренерлар составына ярдәм чаралары хакында барды. Спорт комплексларын төзекләндерү хакында Александр Бречалов: “Безгә әлеге объектларның инфраструктурасын, һичшиксез, яхшыртырга кирәк. Өлешчә төзекләндерү эшләрен быел ук башлаячакбыз. Моның өчен бюджеттан тыш ресурслар бар”, — диде. Республика Башлыгы шулай ук Елена Вяльбеның спорт карьерасының фанаты булуын белдереп, эшлекле визиты өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. “Удмуртияне мин яратам, хөрмәт итәм. Биредә бик яхшы спорт традицияләре, оста тренерлар коллективы яши”, – дип ассызыклады Елена Вяльбе.