Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Яңа ел белән!
31.12.2019

Яңа ел белән!

Сезне чын күңелдән якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм!
Бәйрәм алдындагы сөенечле көннәрдә һәркайсыбызның күңеле уңай һәм җылы хисләр, якты өметләр белән тулып тора. Без үткән елга нәтиҗәләр ясыйбыз, планнар корабыз. 2020 ел — Удмуртия өчен юбилей елы булганлыктан, уңай якка үзгәрешләр күп булачагына ышанабыз.
Республикабыз үзенең тарихы, нык икътисады, юмарт табигате, үзенчәлекле мәдәнияте һәм төп байлыгы — кешеләре белән горурлана ала. Ихлас, хезмәт сөючән, максатчан чын хезмәт кешеләре.
Тагын бер елны тарихта калдырып, алга атлыйбыз. 2019 ел бердәмлек, оптимизм һәм эзлеклелек нәтиҗәсендә ирешелгән казанышларга бай ел булды. Россия коралчылары форумы, Михаил Тимофеевич Калашниковның 100 еллыгы, 50нче «Ижау винтовкасы» — бу һәм башка мөһим вакыйгалар Удмуртияне бөтен Россиянең игътибар үзәге иттеләр, безнең көчле һәм перспективалы төбәктә яшәвебезне күрсәттеләр.
2020 елда без Бөек Җиңүнең 75 еллыгын, Удмуртия дәүләтчелегенең 100 еллыгын, Петр Чайковскийның тууына 180 ел тулуны, Ижау металлургия заводының һәм рес-
публика башкаласының 260 еллыгын бәйрәм итәргә җыенабыз. Мин бүген үз алдыбызга куйган барлык бурычлар да хәл ителер, ә бәйрәм өстәле артында теләгән теләкләр, һичшиксез, үтәлер дип ышанам. Чөнки без бергә, ә бердәм фикердәшләр командасы — уңышның нигезе.
Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, югары казанышлар, бәхет-шатлыклар телим! Удмуртиядә барган уңай үзгәрешләр һәр гаиләгә, һәр хезмәт коллективына, һәр кешегә кагылсын.

Удмуртия Республикасы Башлыгы
Александр Бречалов.