Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Яңа елда да бергә калыйк!
1.01.2013

Яңа елда да бергә калыйк!

Ниһаять, Яңа 2013 елга да аяк бастык. Барлык борчу-мәшәкатьләр дә артта калып, бары яктыхатирәләр генә күңелебездә саклансын иде!  “Яңарыш” газетасы өчен  узган ел уңышлы булды. Ә иң мөһиме  — без сездән, укучыларыбыз һәм хәбәрчеләребездән аерылмыйча, ел дәвамында тыгыз элемтәне саклап яшәдек. Узган елга нәтиҗә ясап, киләчәккә газета белән бәйле планнар корганда да, без иң актив хәбәрчеләребез фикерләрен сорамый булдыра алмадык. Аларны сезгә дә тәкъдим итәбез.

 

Әлфирә Низамова,Исәнбай авылы:

“Яраткан газетам белән бу елда да аерылмаячакмын! “Яңарыш”ыбыз шулай ук эчтәлекле, матур булып чыксын, һәр сәхифә үзенең мәгънәсен сакласын иде. Безне иҗат юлына чыгарган өчен   газетага бик зур рәхмәт әйтәсе килә. Аеруча балаларның язмаларына урын күп бирелгәнгә шатланам.”

 

Зөһрә Камалиева, Ижау шәһәре:

“Яңарыш”тан аерылмыйм инде. Киләчәктә дә тормышчан хатлар күбрәк булсын иде. Бер полоса урын алган хикәяләр, язмалар азрак булуын телим, чөнки аларны укырга авыррак дип уйлыйм. Аеруча Удмуртиядән хәбәрчеләребез артсын иде.”

Гөлфия Ибраева, Ижау шәһәре:

«Яңарыш» — ул минем дустым, тормышымны тулыландыра. Бер як канатым – балаларым булса, икенче канатым – “Яңарыш”.

 

Мәймүнә Шәйхеразиева, Ижау шәһәре:

“Яңарыш”ны яратып укыйм. Тормыш иптәшем газетаның листовка рәвешендәгесе дөнья күргәч: “Бу газета астан югарыга үрмәләр, үсәчәк”, — дигән иде. Сүзләре чынга ашты. 2012 ел “Яңарыш” өчен уңышлы ел булды.  Язмаларны укыйм да, сезнең өчен шатланып туя алмыйм.

 

Әхәт Фаррахов, Ижау шәһәре:

“Киләсе елда “Яңарыш”ның төсле булып чыгуын көтеп калам. Балаларны гына түгел, ата-аналарны да сөендергән “Алтын йомгак” җыентыгының быел да чыгуын телим. Яшь хәбәрчеләрне мондый китапчыклар белән сөендерү бик кирәк.  Шулай ук фаҗигаләр турында язмалар кимрәк, шатлыклы вакыйгаларны яктырткан мәкаләләр күбрәк булсын иде. Сафларыбызның тагын да артуын, барыбызга  да исәнлек-саулык, газетабыз ветераннарына сәламәтлек телим.”

 

Розалия Кәримова, Яңа Авыл:

“Яңарыш”ны алам һәм киләчәктә дә бергә калырга насыйп булсын дип телим. Җибәргән язмаларны бастырасыз, моның өчен бик зур рәхмәт әйтәсе килә. Язучыларның әсәрләрен, балалар иҗатын яратып укыйм. Гомумән, газетаның алга китеше нык сизелә. Киләчәктә иҗади бәйгеләр күбрәк булсын иде.

 

Зөһрә Вәлиева, Ижау шәһәре:

“Иң мөһиме — газета  халыкчанлыгын югалтмасын. Хәбәрчеләр, укучылар белән дә элемтә  ныгый гына барсын. “Атна вакыйгалары”  кушымтасында танылган ветеран җырчыларыбыз турында күбрәк язылсын иде.  Газетабызның тормыш белән бергә атлавына сөенәм. “Яңарыш”ны унбер ел укыйм, быел да милли басмабыз белән бергә калачакмын.”

 

Асия Әхмәтова, Ижау шәһәре:

“Яңарыш” — укый белүче сабыйдан башлап өлкән яшьтәге барлык кешеләрнең дә мәнфәгатен кайгыртучы газета.  Мәктәп укучысының беренче язмалары биредә урын ала, өлкән яшьтәгеләр кайгы-хәсрәтләрен, шатлыкларын газета аша уртаклашалар. “Яшьлек адымы” сәхифәсендә язмаларны укып, “Хәзерге яшьләр дә милләтебезне саклап калырга тырышалар”, — дип сөенәм. Редакция хезмәткәрләре бар көчләрен куеп эшлиләр. Республиканың  төрле шәһәр-авылларына чыгып, кызыклы язмалар әзерлиләр. Без дә аларга ярдәм итик, үз язмаларыбыз белән сөендереп торыйк.”