Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Яңа елга – яңа уй-хыяллар белән
30.12.2016

Яңа елга – яңа уй-хыяллар белән

2016 ел — Кәбисә елы — Удмуртия татарлары өчен җиңел булмады. Ел югалтудан башланды. Гыйнвар аенда Удмуртия Татар иҗтимагый үзәгенең президенты Фнүн Гавас улы Мирзаянов мәңгелеккә күчте, Удмуртиядә гомер итүче татарларны берләштерүгә нигез салган, телебезне саклап калу өчен көрәш башлаган Татар иҗтимагый үзәгенең Мактаулы президенты Мәсгуд Вахит улы Гаратуев белән хушлаштык. Танылган шагыйрь, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Чыңгыз Мусин да арабыздан мәңгелеккә китте. Урыннары оҗмахта булсын. Милли үзәкнең җитәкчесен сайлау чорында төрле киртәләр аша үтәргә туры килде.
Шулай ук 2016 ел юбилейларга да бай булды. Удмуртия дәүләт телевидениесендә чыгып килүче “Хәерле кич!” тапшыруының, “Яңарыш” газетасының һәм Удмуртия Татар иҗтимагый үзәге 25 еллыгын билгеләп үттек. Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе канаты астында Удмуртия татар хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы бик актив эшли башлады. Татар иҗтимагый үзәге һәм милли-мәдәни автономия берләшеп, зур гына чаралар да уздырды. Әлеге оешмаларның җитәкчеләре узып киткән елга, башкарылган эшләргә нинди бәя бирә? Киләсе 2017 елга нинди уй-максатлар белән керә? Сүзне оешма җитәкчеләренең үзләренә бирик.

Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе, “Яңарыш” газетасының баш мөхәррире Рәмзия ГАББАСОВА:

“Яңарыш газетасы өчен истәлекле ел булды. “Яңарыш” газетасының 25 еллык юбилее милли хәрәкәтебездә иң зур вакыйгаларның берсе дип әйтсәк, һич арттыру булмас. 25 елда газетабыз зур үсеш кичерде. Ул листовка рәвешеннән бүген 16, хәтта айга бер тапкыр Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә 24 битле булып дөнья күрә. Газетабызның үсеше милләттәшләребезнең күз алдында. Аның уңышларын без 25 еллык юбилей тантанасында барлап чыгарга тырыштык. Аны дөньяга тудыруга өлешләре кергән шәхесләребезгә, бүгенге көндә газетаны яздыруда, таратуда хезмәтләре кергән милләттәшләребезгә, актив хәбәрчеләребезгә рәхмәтебез­не җиткердек. Бүгенге көндә төп мәсьәлә — газета укучыларыбызны саклау. Шушы максаттан чыгып, без ел дәвамында юбилейга багышланган чараларыбызны, очрашуларны төрле мәйданчыкларда, төрле районнарда узырдык.
Ә автономиягә килгәндә, өч елга якын вакыт эчендә күп эшләр башкарылган, алар турында 3нче декабрьдә узган исәп-хисап җыелышында сөйләнде. Отчет-сайлау җыелышы вакытында миңа ышаныч белдергән милләттәшләремә мин бик зур рәхмәтле. Эшләү өчен күпме көч, күпме кешеләрнең хезмәте керүен бернинди бизмән белән үлчәп булмас. Һәрбер эшне кеше җаны-тәне белән бирелеп башкарган вакытта гына ниндидер нәтиҗәгә ирешергә мөмкин. Мин идарә әгъзалары: Наил Шәрипов, Рәсимә Садыйкова, Резидә Миркасимова, Алик Хөсәенов, Нәзир Ногманов, Рафаэль Фәтхуллин, Руслан Галиев, Равил Шәрифуллин, Лариса Гайнетдинова, Ринат Фәйзуллинга бик зур рәхмәтле. Шулай ук идарә әгъзалары булмаса да, һәр чараны үздыруда актив катнашкан, фидакарь хезмәт күрсәткән Рәфилә Рәсүлева, Бриллиант Абдрахманова, Рәсилә Габдрахманова, Роберт Рыбаковка чиксез рәхмәтемне әйтәсем килә. Аларның активлыгы, һәр эштә терәк-таяныч булуын искә алып, аларны да идарәнең әгъзалары итеп сайладык. Алдагы елларда да тату һәм кулга-кул тотынышып эшләрбез дип өметләнәм.
Башкарылган эшләргә килгәндә, балалар белән эшләүгә игътибар күп бирелде, күп кенә чаралар алар белән эшләүгә юнәлдерелде. Бу — иң мөһиме. Чөнки хәзерге вакытта татар телендә аралашучы балалар кимегәннән-кими. Инде эшләрне санап китсәк, ул шигырь уку конкурслары булсынмы, җыр-бию бәйгесеме — аларның берсе дә җыр-биюгә, шигырь сөйләүгә генә кайтып калмады, һәрберсендә остаханәләр уздырып, без соңгы елларда эшебезне тагын да камилләштерүгә басым ясадык.
Милли-мәдәни автономия балалар белән генә түгел, укытучылар, тәрбиячеләр белән дә даими эшли. Әле көз көне генә Ижау шәһәренең Габдулла Тукай исемендәге татар этнокомпоненты нигезендә белем бирүче алтынчы гимназиядә, Татарстанның Мәгариф министрлыгыннан белгечләр чакырып, республикакүләм семинар уздырдык. Семинарда укытучыларга, тәрбиячеләргә Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгы, Федераль милли-мәдәни автономия бүләк иткән бик күп куллану әсбапларын тараттык. Болары да бик мөһим, чөнки әгәр дә кулыңда заман таләпләренә туры килә торган белем бирерлек дәреслекләрең, кулланма әсбапларың булмаса, нәтиҗәле эш алып барып булмый. Моны яңа канун да таләп итә. Татарстан Мәгариф министрлыгы тарафыннан гимназиягә интерактив такта бүләк ителү милли мәгарифкә төрле яклап игътибарның артуын, безгә үз телебездә белем алуга бернинди дә чик булмавы турында сөйли. Барсы да ата-аналарның үзләреннән тора. Чынлап та, 25 ел элек булган хәлләрне бүгенге көн белән чагыштырганда, телебезне өйрәнү өчен бөтен мөмкинлекләр дә, шартлар да бар.
Элек һәр милли оешма үз планы буенча эшли иде. Быел берничә чараны бергә уздырдык. Бу чараларны сыйфатлырак, нәтиҗәлерәк итеп уздырырга ярдәм итте.
25 ел дәвамында төрле чак­лар, һәр оешманың үз казанында гына кайнаган вакытлар булды. Соңгы елда безнең берләшүгә таба алып барылган сәясәтебез үзенең нәтиҗәләрен күрсәтә. Татар иҗтимагый үзәге, “Ак калфак” оешмасы, “Иман” яшьләре берлеге белән бер юнәлештә эшләргә омтылабыз. Милли-мәдәни автономия “Иман” яшьләре берлегенә “Татар кызы”, Чәкчәк бәйрәмнәрен әзерләгәндә рухи һәм матди яктан да, мәгълүмати яктан да («Яңарыш») ярдәм итә.
Татар иҗтимагый үзәге белән дә соңгы арада эшебезне бер юнәлештә алып барырга тырышабыз. Декабрьдә “Ижау моңнары” фестиваль-конкурсы һәм фестиваль кысаларында ике фәнни-гамәли конференция уздырдык. Безгә даими ярдәм итүләре өчен Удмуртия Республикасының Милли сәясәт министрлыгына, Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгына зур рәхмәт. Шундый зур чараларны бергә уздыру матди яктан да, оештыру ягыннан да җиңелрәк. Районнардан килгән коллективлар өчен дә уңайлы. Аларга атна саен җыенып, транспортын эзләп, өйләрен, эшләрен ташлап чыгып китәргә кирәкми. Бөтенесе дә бергә җыелып киләләр, тыныч һәм канәгатьлек хисе белән кайтып китәләр.
Алга таба да шулай бергә эшләргә язсын. Һәм без шушы көннәрдә генә алга планнарны билгеләдек. Башкарасы эшләр бик күп һәм һәркемгә дә җитәрлек.
Кәбисә елы китеп бара. Ул үзенең авырлыклары белән һәммәбезне сынады. Ил күләмендә дә, милли тормышыбызда да без аның мәкерлекләрен күреп алдык, авырлыкларын да тойдык. Ләкин милли хәрәкәтебез какшамады. Алга таба бердәмлегебезнең тагын да ныгуын, газета укучыларыбызның артуын, Удмуртия татарларының Удмуртиядә генә түгел, башка регионнарга да үрнәк булырлык эшләр башкаруын телим. Милләттәшләребез үзләренең җылы гаилә учакларын саклап, бердәм булып, балаларын милли рухта тәрбияләсеннәр, мәктәпләребездә татар сыйныфлары гөрләп торсын, эш дәрте сүрелмәсен. Яңа ел белән хөрмәтле милләттәшләребез!”

Удмуртия татар иҗтимагый үзәге президенты Илсур МИҢНЕМУЛЛИН:
«Агымдагы елның март ахырында Удмуртия Татар иҗтимагый үзәгенең корылтае булды. Төп максат – Татар иҗтимагый үзәгенең президентын сайлау иде. Делегатларның 96 процент тавышы белән президент итеп сайландым.
Әйтергә кирәк, минем беренче ике-өч ай Татар иҗтимагый үзәгенең эшләре, кешеләр, районнардагы оешмалар белән танышып үтте.
Апрель азагында ветераннарны Җиңү көне белән котладык.
Уздырылган чаралар күп булды. Шулар арасыннан Алнаш районы Бакыр Заводына экспедиция белән чыгуыбызны, районнарга сәяхәтем турында әйтеп үтәсем килә. Дебес, Балезино, Игра, Якшур-Бодья, Камбарка районнарында милләттәшләрем белән очрашулар күңелдә онытылмаслык эз калдырды. Без алар белән алдагы көннәргә планнар төзедек, кичекмәстән хәл итәргә кирәкле мәсьәләләр турында фикер алыштык.
Милләттәшләремне татар телен өйрәнү, татар теле курсларын алып бару мәсьәләсе борчый иде. Татар классларын, факультатив дәресләрен саклап калу — төп бурычыбыз. Дебеста мәчет төзү — иң беренче чиратта хәл итәсе мәсьәләләр. Боларны башкару өчен даими эшләргә кирәк.
Озакламый Юкамен, Глазов шәһәрендә мәчет төзелеп бетәчәк. Камбарка районы Кама поселогында зур мәчет төзелеп ята. Аны Чаллыда яшәүче эшмәкәр төзи.
Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе белән берлектә сентябрьдә “Спартак” халык иҗаты йортында мөнәҗәт әйтү кичәсе уздырдык. Шушы ук айның азагында 6нчы гимназиядә Габдулла Тукай сынын ачу тантанасы булды. Ноябрьдә зур тантана — ТИҮнең 25 еллык юбилеен уздырдык.
Юбилейга багышлап китап чыгардык. Аны әзерләүдә зур көч куйган Хәмидә Гайфуллинага, Ринат Батталовка рәхмәтемне җиткерәсем килә.
Декабрь азагында Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе белән берлектә “Ижау моңнары” фестивале һәм ике фәнни-гамәли конференция үткәрдек. Милли хәрәкәттә зур югалтулар булды. Бу безгә берләшергә дә ярдәм итте.
Киләсе елда эшләребез күп. Апрельдә балалар өчен — “Язгы тамчы” бәйгесе, май аенда – “Бәхет дагасы” дигән чара, көз көне “Зәңгәр шәл” театр фестивале уздырачакбыз. Ноябрь-декабрьдә татар көрәше буенча республика чемпионаты уздыруны күздә тотабыз.
Милләттәшләребезне Яңа ел белән котлыйм. Уңышлар, сәламәтлек, гаилә бәхете, исәнлек-саулык телим. Бергә булыйк, бергә яшик, бәхетле булыйк!»

Шагыйрь Ринат БАТТАЛОВ:

“Быел язучылар аерым зур чаралар уздырмады, әмма Гөлфия Исхакова җитәкчелегендә язучылар түгәрәгенең эше активлашуын билгеләп үтәргә кирәк. 2016 елның көз аенда түгәрәк берничә кызыклы очрашу уздырды.
Әгәр 2015 елны алсак, Удмуртиядә яшәп иҗат итүче язучыларның алты китабы дөнья күргән иде. 2016 елда кимрәк, өч китап чыкты. Әлфирә Низамованың “Әҗер” дигән бик саллы матур китабы дөнья күрде. Бу ­-­­­ Әлфирә ханымның күп еллар язган проза әсәрләре, “Яңарыш»та басылган язмалары. Алар тәрбияви, укытучылар, балалар, гаиләләр өчен бик файдалы дип уйлыйм. Икенчесе — Татар иҗтимагый үзәгенең 25 еллыгына багышланган «Онытылмас еллар» дигән китап. Редколлегия әгъзалары бу китапны чыгару өстендә берничә ай дәвамында бик тырышып эшләделәр, Өченчесе — Габдулла Галиевның Кырынды авылы тарихы турындагы китабы. Ул Яңа елга кадәр басылып чыгачак.
Киләсе ел турында уйлаганда, ул юбилейларга бай булачак. Ибраһим Биектаулы, Гөлфия Исхакова, Вәҗиһә Заһидуллина, Гайсә Талипов, Закуан Нуретдинның юбилейлары. Бүгенге көндә Ибраһим Биектаулының Казанда шигырьләр китабы дөнья күрергә әзерләнеп ята. Шулай ук Гөлфия Исхакованың февраль аенда яңа китабы чыгачак. Февраль аенда татар әдәбияты, мәдәнияте көннәре үткәреләчәк.
Удмуртия һәм Татарстан Язучылар берлекләре арасында килешү бар. Килешү биш ел саен яңартылып тора. Безнең җиде кеше ТР Язучылар берлегендә, биш кеше Удмуртия Язучылар берлегендә әгъза булып тора, әсәрләребез басыла. Казанда Әлфирә Низамова, Гыймран Сафин китаплары, минем китап басмага тапшырылды. Алар 2018 елда чыгачак. Язучылар берлеге белән тыгыз элемтәдә торабыз.
Кайбер кытыршылыклар бар, әлбәттә. Без ничә ел тырышсак та, үзебезнең язучыларны Удмуртия Язучылар берлегенең идарә әгъзасы итеп үткәрә алмыйбыз. Берәрсе идарә әгъзасы булса, эшебез җанланыр иде».

“Ак калфак” оешмасы җитәкчесе
Бриллиант АБДРАХМАНОВА:

“Безнең оешма бик яшь. Без Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономия канаты астында быел гына оештык. Кыска гына арада инде без бик күп эшләр башкарып, үзебезнең бик кирәкле оешма икәнне дәлилли алганбыздыр дип ышанам.
Эшебезне балалар бакчасыннан башладык. Татарстан “Ак калфак” оешмасы рәисе Кадрия Рәис кызы Идрисова да эшне балалар бакчасыннан башларга киңәш итте.
Бик күп кенә республикакүләм семинарлар узды. Бу семинарларда үзебезнең гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны күрсәттек. Килгән кунакларыбызга калфак тегү буенча остаханәләр оештырдык.
Әлбәттә, бакча белән генә дә чикләнеп калмыйбыз, милли-мәдәни автономия, ТИҮ белән дә бергәләп эшлибез. Алар уздырган бөтен бәйгеләрдә дә катнашып, хатын-кызларыбызны җыеп, төрле темаларга остаханәләр уздырабыз.
Алдагы елда тагын зур эшләр планлаштырып торабыз. Февраль аенда Аллаһ боерса, Халыклар дуслыгы йортында «Ак калфак туе»н уздырырга җыенабыз. Яз айларында гаилә көннәре, аңа багышлап «Гаилә һәм бәлеш” бәйрәмнәрен үткәрергә билгеләп торабыз.
Яңа ел һәр гаиләгә бары тик куанычлар, иминлек, уңышлар алып килсен иде. Республикада яшәүче асыл затларыбызны, Бөтендөнья “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы рәисе Кадрия Рәис кызы һәм башка регионнардагы да “Ак калфак” оешмаларын Яңа ел белән котлыйсым килә. Исәнлек-саулык, гаилә, җан тынычлыгы телим, үзебезнең оешмалар, татар халкы белән бергә эшләргә язсын. Илләребез тыныч булсын, сәламәт булыйк, калганы барсы да үзебездән тора”.

Хәмидә ГАЙФУЛЛИНА.