Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Яңа елга — яңа бүләк
30.12.2015

Яңа елга — яңа бүләк

Һәр сандугач үзе кунып сайрый торган талын мактый, диләр. Яңа елга аяк баскан көннәрдә үзебезнең яраткан газетабыз — “Яңарыш”ыбыз турында берничә сүз әйтми мөмкин түгел. Иң элек, бәяләрнең кыйммәтләнүенә, икътисади кыенлыкларга, матбугатка язылу кампаниясендә милли басмабызга аяк чалучылар табылуга карамастан, дуслыгыбызга тугры калып, 2016 ел өчен газетабызга язылуыгыз өчен барыгызга да зур рәхмәт белдерәсе килә.

Дуслык яуда сынала, дигәндәй, быел дус­лыгыбызны сынау өчен сәбәпләр җитәрлек булды. Шуларның берсе — Ижау шәһәренең Мәскәү округында яшәүче 500гә якын милләттәшләребезнең депутатлары ярдәмендә инде күп еллар дәвамында җайга салынган тәртип буенча газетага язылудан мәхрүм булып калулары. Бу — газетаның 500 укучысын югалтуга тиң иде. Шундый авыр вакытта газетабызның киләчәге өчен җан атып торган милләттәшләребез табылуына чиксез шатландык. Алар Луиза Гыйльфанова (44), Гөлфирә Фәйзуллина (38), Тәскирә Мөхәммәтисламова һәм Гөлфәния Гатиятуллина (28), Фиразия Сафуанова (26), Гөлфирә Галиуллина (24), Рәсим Әхмәтҗанов (18), Фәүзия Нуриәхмәтова (13), Марина Салихова (13), Рифкать Камалетдинов (11), Гөлфия Гыйльфанова (10), Гөлзар Вәлиуллина (68), Рәисә Насыйрова (24), Гүзәлия Төхвәтуллина (20), Гөлфирә Малтабарова (17) үзләренең урамнарында, күрше-тирә­лә­рендә язылуны оештыруны үз өсләренә алдылар һәм нәтиҗәдә 354 укучыны саклап калуга ирештек. Ул тирәләрдә яшәүче милләттәшләребезнең кайберләре мәчет, “Спартак” халык иҗаты йорты, элемтә бүлекләре аша язылганнар, дигән хәбәр ишетелсә дә, бик үк ышанасы килми. Чөнки Ижау элемтә бүлекләре аша декабрь аенда газетаны 449 кеше алдырса, гыйнвар аенда алар 419 гына калган. Республиканың кайбер шәһәр-районнарында да элемтә бүлекләре аша газетаны алдыручылар саннары­ның кимүе күренә. Мәсәлән, Завьяловода — 16 (23), Кече Пургада — 22 (32) , Глазовта — 38 (47), Балезинода — 35(54). Безнең газетаны сайлаганнары өчен Әгерҗе шәһәрендә һәм районында гомер кичерүче милләттәшләребезгә, газетаны алдыручылар белән тыгыз элемтәдә торып, узган елгы саннарны саклап калган элемтә бүлекләре хезмәткәрләренә зур рәхмәтле без.
Тамчыдан күл җыела, дип, юкка гына әйтмиләр. Бүгенге көндә редакциянең газетага яздыру буенча 60ка якын үз ноктасы бар. Ул нокталарны оештыручыларның һәр­бер­сенә, аеруча Зөһрә Камалиевага, Гөлисә Зарипова, Рә­­хилә Тимкина, Әлфия Мин­­нәхмәтова, Ольга Янгирова, Флүрә Гыйльванова, Ре­зе­да Миркасыймова, Ну­рул­ла Хуҗагалиев, Зөлфия Шәйх­рамова, Зиннур Гыймаев, Руслан Галиев, Тәнзилә Гастинова, Рәсилә Габдрахманова, Рәсилә Гатауллина, Фәридә Кашапова, Фәридә Хафизова, Наилә Харисова, Вәҗиһә Заһидуллина, Гөлсәрия Фазлыева, Люция Гыйльметдинова, Бриллиант Абдрахманова, Ләйсирә Йосыпова, Рәзилә Хәмидуллина, Рәшит Ситдыйков, Роберт Рыбаковка зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Ел дәвамында сезне алар белән якыннанрак таныштырырга сүз бирәбез.
“Яңарыш”ыбызның һәр бите үзенчәлекле. Кайсысын гына алсаң да, күңелеңә хуш килерлек язмаларның күплеге сок­ландыра. Килгән газеталарны мин үзем генә укымыйм. Элек, Малиновая гора ягында яшәгәндә, “Менә моны укыгыз әле, сезнең өчен дә кызыклы бу әйберләр, “ — дип, үзем укыганнан соң, һәр газетамны танышларга, күршеләргә бирә идем. Алар да берзаман күнегеп киттеләр. Вакытында бирергә өлгермәсәм, үзләре сорап алалар иде. Соңыннан мин аларны да газетага яздырдым. Аннан күченеп китүемә шактый вакыт узды. Алар хәзер газетага языла микән?” — дип борчылып яза күптәнге дустыбыз Мәймүнә апа Шәйхразиева.
Әйе, газеталар бизәлеше буенча да, эчтәлеге белән дә теләсә нинди укучының ихтыяҗын канәгатьләндерерлек булырга тиеш. Ә “Яңарыш” нәкъ шундый газета дип горурланып әйтә алабыз. Биш тапкыр “Бәллүр каләм”гә ия булган, ике тапкыр “Татар рухы һәм каләм” бәйгесендә җиңү яулаган “Яңарыш”ыбыз быел “Золотой фонд прессы — 2016” дигән билгене яулау өчен Россия күләмендә узган бәйгедә катнаш­ты һәм шушы көннәрдә шатлыклы хәбәр алдык: газетабыз россиякүләм бәйгедә катнашкан 268 газета арасында әлеге билгенең III дәрәҗәсенә лаек дип табыл­ган. Билгене без газетада ел дәвамында урнаштырырга хокуклы. Бу — “Яңарыш” редакциясе хезмәткәрләренең генә эш нәтиҗәсе түгел, ә газета алдыручылар, хәбәрчеләр, язучылар белән уртак җиңү, уртак шатлык һәм 25 еллык юбилеебызга зур бүләк. Әйе, эшебезнең, уртак тырышлыгыбызның югары бәяләнүе зур сөенеч, әлбәттә. Ләкин ничек кенә булмасын, узган ел белән чагыштырганда, 2016 елга тиражыбызның шактый кимүе әлеге шатлыкны киметә. Әле юбилейны бәйрәм итәргә өч айдан артык вакыт бар. Димәк, ниндидер сәбәпләр белән газетага язылмыйча калган милләттәшләребезгә элем­тә бүлекләренә барып яки редакциягә мөрәҗәгать итеп, га­зетага язылырга әле дә соң түгел.

Рәмзия Габбасова.