Яңа елга — яңа бурычлар

Яңа елга — яңа бурычлар (Фото: Сусанин)
24 декабрьдә Удмуртия Президенты Александр Волков “Республикадагы хәлләр турында” Удмуртия Республикасы Дәүләт Советына еллык доклад ясады. Удмуртия Республикасы Конституциясе нигезендә уза торган бу чарада Александр волков 45 минутка сузылган чыгышында башкарылган эшләргә йомгак ясады һәм киләчәктә бурычлар билгеләде.
Өченче балага – 300 мең сум
Соңгы 12 елда республикада сәнәгать продукциясе җитештерү — 5,7, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү 4,8 тапкырга артуы турында искә төшерде. Ул аеруча Удмуртиядә алып барыла торган социаль сәясәткә тукталды һәм югары бәя бирде. “Балалар туу һәм табигый үсеш буенча безнең республика Идел буе федераль округы регионнары арасында беренче урында тора. 2009 елдан башлап республикада туучылар саны, үлем-китемгә караганда, артты. Быел ел азагына кадәр Удмуртиядә 23 мең 500 сабый якты дөньяга киләчәк. Табигый үлем соңгы 20 ел дәвамында уртача 20 мең булса, соңгы елда ул 19 мең 500 кеше булды. Һәр ел саен 4 мең кеше арта”, — диде Президент. Аның сүзләреннән күренгәнчә, киләсе өч елда республикада балалар бакчаларына чират бетерелеп, ясле төркемнәренә урыннар мәсьәләсе дә тулысынча хәл ителәчәк. Яңа елдан өченче бала тугач, торак кредитын түләү өчен республика бюджетыннан бирелә торган акча күләме 200 мең сумнан 300 мең сумга кадәр артачак.
“ИжАвто” үсеш юлында
Александр Волков регионның сәнәгать предприятиеләренең эшенә дә тукталды. “ИжАвто” коллективының 25 июльдән башлап «Лада Гранта» автомобиле җитештерүен әйтте. Бу автомобильне серияләп чыгару өчен инвестицияләр 1 миллиард 359 миллион сум күләмендә булган. Киләсе елда биредә Рено-Ниссан автомобильләре җитештерүгә әзерлек эшләре барачак.
22 ноябрьдә “Росатом” Дәүләт корпорациясе белән Килешү төзү дә үз нәтиҗәләрен бирәчәк, киләсе елда Глазов шәһәре 300 миллион сум күләмдә акча алачак икән.
“Яшь гаиләләргә — торак” программасы дәвам итәчәк
Яңа 2013 елны 4400 яшь гаилә үз фатирларында каршы алачак. Киләсе елда “Яшь гаиләләргә — торак” программасы буенча тагын 1000 гаилә фатирлы булачак. “Быел без 514 кв.м торак кулланылышка тапшырдык. Алга таба елга 600 мең кв.м торак тапшыру турында уйларга кирәк”, — диде Александр Волков.
Спортка игътибар арта
Республикада гомер итүче халыкның 22,4%ы спорт белән шөгыльләнүе дә игътибарга лаек. Әлеге күрсәткеч буенча республика Идел буе федераль округында 8нче урында тора. Киләчәктә дә спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар тудырылачак, һәр район үзәгендә стадионнар, бассейннар, чаңгы базалары төзү күздә тотыла. Чекерилда төзелгән бассейн һәм шугалак паралимпия уеннары белән шөгыльләнү үзәге булачак. Президент спорт уеннарын караучы тамашачыларның әз булуын, бу юнәлештә әле күп эшләргә кирәклеген дә искәртте.
Юбилей бердәмлекне ныгытучы чара булачак
2015 елда узачак композитор Петр Ильич Чайковскийның 175 еллык юбилеена әзерлек турында Удмуртия башлыгы түбәндәгеләрне әйтте: “Россия Президенты кул куйган “П. И. Чайковскийның 175 еллык юбилеен бәйрәм итү турында”гы Указны тормышка ашыру безнең бердәмлегебезне ныгытуда тагын бер зур өлеш кертер. Бу юбилей Россия һәм халыклар мәдәниятендә зур вакыйга буларак билгеләнеп үтеләчәк. Моның өчен күп кенә мәдәният учреждениеләрен төзекләндерергә кирәк булачак. Иң беренче чиратта, композитор туган Воткинск шәһәрендә, аның исеме белән бәйле Ижау һәм Глазов шәһәрләрендә”. Президент шушы бәйрәм кысаларында Ижау шәһәренең үзәк мәйданына, Дәүләт Опера һәм балет театрына Петр Ильич Чайковский исемен бирү турындагы мәсьәләне карауны Удмуртия Хөкүмәтенә йөкләде.
Тормыш шартлары яхшыра
Александр Волков халыкның тормыш шартларына кагылган мәсьәләләргә дә тукталды. Чыгышта әйтелгәнчә, 2000 елда Удмуртиядә яшәүче мең кешегә 112 машина туры килсә, бу сан быел 206 машина тәшкил иткән, димәк, хәзер бездә һәр бишенче кеше үз машинасында йөри. Бу исә Пермь краенда яшәүчеләргә караганда — 4, Чувашиягә караганда ике автомобильгә артык. “Республикада уртача хезмәт хакы 18 474 сум тәшкил итә. Без Россия Президентының йөкләмәсен үтәп, укытучыларның хезмәт хакын регион буенча уртача булган 18 474 сумга, мәктәпкәчә балалар бакчалары хезмәткәрләренекен гомумбелем бирү тармагында эшләүчеләрнеке белән тигезләдек. Бюджет өлкәсендә хезмәт куючыларның хезмәт хаклары арту сәләтле белгечләрнең социаль өлкәгә кире кайтуларын тәэмин итәчәк ”, — диде ул.
Милләтара мөнәсәбәтләр тотрыклы
“Республикада милләтара мөнәсәбәтләрнең хәлен уңай бәяләүчеләрнең саны 2000 елда 41% булса, бүген бу сан 66% тәшкил итә. Бу дәүләт белән төрле конфессияләр арасындагы тыгыз мөнәсәбәтләр нәтиҗәсе”, — дип бәяләде регион җитәкчесе. Ул соңгы 12 елда Удмуртия икътисадының ныклы адымнар белән алга атлавын, нәтиҗәдә Россия регионнары арасында тормыш сыйфаты буенча 33нче урында торуын билгеләп үтте.
Һәр фикер ишетелергә тиеш
Сәяси партияләргә килгәндә, Александр Волков болай диде: “Әйе, яңа сәяси партияләр халыкта киң яклау тапмады, әмма алар җәмгыятебезнең бер өлеше белән таләп ителә. Халык аларга тавыш биргән икән, без аларның фикеренә дә колак салырга тиеш. Республика Дәүләт Советы каршында гражданнар институты җәмгыяте һәм Хакимият арасында конструктив диалог булдыру өчен парламентта булмаган партияләр Советын булдыру турында уйларга кирәк,” — диде ул.
Шулай ук УР Хөкүмәтенә һәм Дәүләт Советына югары даирәдәге түрәләрнең керемнәрен генә түгел, чыгымнарын да күзәтеп торырга мөмкинлек бирүче нормалар актын әзерләргә тәкъдим итте.
Регион башлыгы үзенең юлламасында барлык өлкәләргә кагылышлы мәсьәләләрне дә кузгалтты. Чыгышы ахырында залдагыларны якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән тәбрикләп, киләчәктә яңадан-яңа уңышлар теләде.
Ринат Батталов