Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Яңа елга нинди уй-хисләр белән керәсез?
3.01.2013

Яңа елга нинди уй-хисләр белән керәсез?

Альбина Шәйхетдинова:

“Эх, бу вакыт дигәнең, йөгерек җитез җил сыман бер сулышта үтә дә китә… Инде Яңа ел ишек шакый. 2013 елны гаиләбез күп үзгәрешләр белән каршылый. Моңа да Яңа елның сихри көче сәбәпче. Аллаһының рәхмәте белән, бәйрәм төнендә юлланган ихлас теләкләребез чынга ашты: республика Президенты программасы ярдәмендә үз куышыбызны булдырдык. 13 саны да куркытмый. “1” саны үзем булсам, ә “3” — ул минем сакчыларым — тормыш иптәшем һәм 2 улым. Илебездә иминлек һәм тотрыклылык булып, гаиләләребездә татулык хөкем сөрсен, һәркайсыбызга якыннарыбызның җан һәм тән саулыгына куанып, дуслыкта, муллыкта бәхетле гомер кичерергә насыйп булсын!

Рәфис Корбангалиев:

Ел азагы минем өчен һәрвакыт ел буена башкарган эшләргә, гамәлләргә йомгак ясау вакыты. Җитешсезлекләр, башкарырга өлгермичә, алдагы көн сандыгына салып барган мәшәкатьләр уйландырмыйча калмый. Үтеп китүче елда мин үзем өчен мөһим булган нинди гамәлләр эшләдем соң? Һөнәрем буенча күңелемә ошаган эш урыны таптым, югары уку йортында тиешле имтиханнарымны вакытында биреп, кирәкле гыйлемне үзләштереп бардым. Үзем эшләп тапкан акчага машина сатып алдым. Ә алдагы ел, тагын да уңышлырак булыр дип уйлыйм. Иң мөһиме, мине аңлый торган якыннарым, дусларым бар. Калганнары барысы да миннән тора, бары тик сәламәтлек, тормышлар гына имин булсын!

Гөлнара Вәлиева:

Һәр кыз бала кечкенәдән туй күлмәге кию, кияүгә чыгу турында хыяллана. Мин дә югары уку йортын тәмамлагач, һәр елны Яңа ел каршылаганда үземә тиң татар егетенә кияүгә чыгып, гаилә кору, балалар тәрбияләү турында хыяллана идем. Аллаһыга шөкер, хыялларым тормышка ашты. Хәзер исә зур тулы бер гаилә булып Яңа ел каршылыйбыз. Балачагымда да гаиләдә 7 кеше булсак, хәзер дә гаиләмдә җидәү без: әткәй, әнкәй, ирем, улым, 2 игезәк кызларым һәм үзем.

Яңа елга кергәндә Аллаһыдан иң кирәге — сәламәтлек сорыйм. Киләсе Елан елында кызларыбызны балалар бакчасына йөртә башлыйсы була. Улымны мәктәпкә әзерлисе…

Ринат Фәйзуллин:

2012 ел “Иман” татар яшьләре берлеге өчен вакыйгаларга бик бай булды. Матур булып истә калган вакыйгаларның берсе булып күңелдә Казан шәһәренә зур делегация белән Татар яшьләре көннәренә баруыбыз, аны оештыручы “Идел” яшьләр үзәге тарафыннан “Иң яхшы делегация” дигән грамотага ия булуыбыз. Узып киткән елның зур вакыйгасы — Казанда узган Бөтендөнья татар конгрессы корылтаенда катнаштык. Үзебездә дә татар яшьләре өчен күп чаралар уздырылды. Әйтик, чәкчәк бәйрәме, “Татар кызы” конкурсы, “Мин татарча сөйләшәм” акциясе. Гомумән, без татар яшьләре һәр атна саен җыелышып, бер-беребез белән аралашып, дус-тату яшәдек, алда да шулай булыр, дип өмет итәм. “Иман” татар яшьләре берлегенә йөреп, бер-берсен табышкан, гаилә корган парлар да булды быел. Матур итеп туйлар уздырдык. Яңа елны да бергә җыелып күңелле итеп уздырырга уйлыйбыз. Әгәр безнең янга кушыласыгыз килсә, татар яшьләре, килегез, сезгә һәрвакыт ишекләр ачык.