Яңа аэропорт, юллар һәм «Ижмаш» башнясын торгызу…
Болар – Россия Федерациясе министрларының Удмуртиягә эшлекле визитлары барышында тәкъдим ителгән проектлар. Узган атнада Удмуртиягә эш визиты белән РФ Транспорт министры Виталий Савельев һәм Мәдәният министры Ольга Любимова килделәр.
Виталий Савельев: «Ижау аэропорты – 40 эре аэропортның берсе»
Республика Башлыгы Александр Бречалов белән РФ Транспорт министры Виталий Савельев Ижау аэропортының яңа бинасы төзелешендә беренче ташны салу тантанасында катнаштылар.
Булачак терминалның сыйдырышлыгы сәгатенә 400 пассажир тәшкил итәчәк, бу гамәлдәге аэровокзалның проект куәтеннән икеләтә күбрәк. Бина эчке һәм халыкара һава линияләре өчен ике бәйсез өлешкә бүленәчәк. Шул рәвешле, республика халкына, башка төбәкләрнең аэропортларында күченеп утырмыйча, төрле илләргә очу мөмкинлеге туачак. Төзелеш 2022-2024 нче елларда башкарылырга тиеш.
Булачак бинаның мәйданы – 10 мең кв метрдан артык. Терминалда пассажирлар өчен барлык уңайлыклар булачак.
Россия транспорт министры Виталий Савельев: «Без халыкның һава транспортына ихтыяҗын күрәбез. Бер ел элек, хәтта пандемия шартларында да, Ижау аэропорты ярты миллионнан артык кешегә хезмәт күрсәтеп, рекорд куйды. Республика аэропорты хәзерге катлаулы икътисади шартларда да уңай динамиканы күрсәтүне дәвам итә. 2022 елның ярты еллыгы нәтиҗәләре буенча Ижау аэропорты илнең 40 эре аэропорты арасына керде», – диде.
Яңа аэровокзал бинасы – Ижау аэропортын комплекслы реконструкцияләү чараларының берсе. Шулай ук очыш полосасы, перрон һәм Россия Федерациясе милкендәге башка объектлар төзекләндереләчәк.
Александр Бречалов: «Бу проект ил Президенты, Хөкүмәт һәм Россия Транспорт министрлыгы ярдәменнән башка тормышка ашмас иде», – дип, министрга рәхмәт белдерде.
Проект кысаларында аэровокзалга баручы төп ике юл да реконструкцияләнәчәк: Ижау-аэропорт һәм Ижау-Воткинск. Бу ике объектның хәрәкәт трафигы югары – тәүлегенә 21 мең автомобиль уза. Объектлар буенча проект документлары эшләнә инде. Юл участоклары 4 полосага кадәр киңәйтеләчәк, гомуми озынлыгы – 17 чакрым. Бу ике төп юлны төзекләндерү эшләрен 2025 елда башларга планлаштырыла.
2021 елда Ижауда пассажирлар йөртү буенча рекорд куелган – 544 751 кеше, 2017 елда 315 мең кеше булган.
Яңа бинаны төзү бюджеты 4,4 млрд сумга бәяләнә.
Александр Бречалов: «Бу проектны тәмамлау — намус эше»
Александр Бречалов Россия Федерациясенең Мәдәният министры Ольга Любимованы корал заводының төп корпусын төзекләндерү проекты белән таныштырды. Бу – XIX гасыр башында төзелгән мәдәни мирас объекты. Хәзерге вакытта бинаның торышы канәгатьләнерлек түгел дип танылган. Проект инде эшләнгән. 2018 елда янгыннан соң бина башнясы шпильсез кала. Эш күләме зур, бинаны реконструкцияләргә туры киләчәк мәйданы 20 мең кв метрдан артык.
Киләсе этап – реконструкция үткәрү өчен фәнни-проект документларын эшләү. Ул бинаның тарихи йөзен саклап калуны күздә тота. Әлеге проектны федераль адреслы программага кертүне вице-премьер Дмитрий Чернышенко июнь аенда Удмуртиягә визиты барышында хуплаган иде инде. «Безнең өчен бу проектны тәмамлау – намус эше. Бу әһәмиятле проект, нәкъ менә шушы бинадан, чынлыкта, Удмуртия тарихы башланган бит», – диде Александр Бречалов.
Ольга Любимова билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта иң мөһиме – проектлау этабы. Чөнки мәдәни мирасны реконструкцияләү һәм объектның бөтен язмышы моңа бәйле. Александр Бречалов һәм Ольга Любимова кирәкле документларны әзерләгәннән соң, проектны тормышка ашыру вариантларын бергә билгеләргә килештеләр.
Моннан тыш, министр Ижауда булачак яшь тамашачы театры бинасында реконструкциянең барышы белән танышты. Элекке «Ижмаш» мәдәният сарае бинасының бер канатында реконструкциядән соң Удмуртия дәүләт рус драма театры урнашкан, икенче өлешендә 2022 ел ахырына кадәр төбәктә беренче яшь тамашачылар театры ачылачак. Биналарны реконструкцияләү 2020 елда Владимир Путин инициативасы белән башланган «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында бара.
Ольга Любимова театрны «Пушкин картасы» һәм «Зур гастрольләр» программаларына кертүнең мөһимлеген билгеләп үтте.
«Яшь тамашачы театрының залы проект буенча 170 урынга исәпләнгән, әмма аларның саны сәхнә үзенчәлекләренә бәйле рәвештә һәр спектакльдә кимергә яки артырга мөмкин. Ниятебезнең барысын да тормышка ашыру өчен без проектка үзгәрешләр керттек. Безнең театр иҗат өчен җиһазлар һәм мөмкинлекләр ягыннан илдә иң яхшысы булыр дип ышанам. Мәдәният министрлыгына бу проектны тормышка ашырырга ярдәм итүләре өчен аерым рәхмәтемне җиткерәм», – диде Александр Бречалов.
Подрядчы вәкиле Алексей Половников билгеләп үткәнчә, элек санкцияләр аркасында җиһазларны китерүдә кыенлыклар булган, хәзер бөтен эшләр график буенча бара. Биредә иң заманча сәхнә җиһазлары булачак һәм аларның 80%ы Россиядә җитештерелгән.