Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Төп язма - Яңача яшәргә өйрәнәбез
2.04.2020

Яңача яшәргә өйрәнәбез

7 апрель — Бөтендөнья сәламәтлек көне

Ул 1950 елдан бирле ел саен уздырыла. Максаты — кешеләргә сәламәтлекнең нинди зур әһәмияткә ия икәнлеген аңлату. Ләкин аңа карап кына сәламәтлекнең кадерен беләбезме? Аны саклыйбызмы? Әлбәттә, юк. Бүгенге көндә коронавирус дигән авырудан куркып, кайберәүләр кибетләрдән еллык азык-төлек, даруханәләрдән битлекләр, дарулар җыйганда, күпләр яшәү рәвеше, тормышның кадере турында уйлангандыр.

Социаль челтәрләрдә исемен күрсәтмәгән бер кешенең фәлсәфи уйланулары белән танышыйк. «Соңгы вакыйгаларны күзәтәм һәм Кешелеккә мондый тетрәнүнең бик кирәк булуын тагын да ныграк аңлыйм. Уйлагыз әле, без соңгы дистә елларда ничек яшәдек? Коронавирус тормышыбызны үзгәртергә мәҗбүр итәчәк! Вирусны җиңгәннән соң бөтен кешелек башкача яшәячәк! Табигать һәм Раббыбыз безнең үз сәламәтлегебезгә һәм экологиягә төкереп каравыбыздан туйды. Без кеше булудан туктадык! Горурлык безнең акылыбызны томалады һәм без үзебезне дөнья хуҗалары итеп тойдык. Тик кечкенә генә вирус безне үз урыныбызга куйды!
Ул бай кешеләрне һәм сәясәтчеләрне дә кызганмый, алар авырудан хәтта үз самолетларында очып та кача алмыйлар, сәламәтлекне сатып та ала алмыйлар.
Күптән түгел генә бер акыллы кеше әйтте: «Без гаилә булып яшәүдән туктадык, шуңа күрә эпидемия безне өйләребезгә япты. Без кабат гаилә кебек яшәргә өйрәнәбез. Без өлкән яшьтәге кешеләрне хөрмәт итүдән туктадык, шуңа күрә бу эпидемия аларның ярдәмгә мохтаҗ булуын искә төшерергә мәҗбүр итте. Без медицина хезмәткәрләренең кадерен белүдән туктадык һәм аларның алыштыргысыз булуын яңа аңладык. Без укытучыларны хөрмәт итүдән туктадык, һәм эпидемия мәктәпләрне ябып, ата-аналарга бу вазифаны үз җилкәләрендә татып карау мөмкинлеге тудырды. Буш вакытларны сәүдә үзәкләрендә уздырдык. Эпидемия аларны ябып, бәхетнең нидер сатып алуда түгеллеген дәлилләде. Без үзебезнең тышкы кыяфәткә күп игътибар бирдек. Үзебезне башкалар белән чагыштыра-чагыштыра, матурлык салоннарыннан чыкмый башладык. Шуңа күрә эпидемия безнең йөзләрне битлек белән каплады. Бу эпидемия бездән күп нәрсәне ала, әмма күп нәрсәгә өйрәнергә һәм аңларга мөмкинлек бирә!» Дөрес сүзгә җавап юк, диләр бит, җәмәгать. Иң мөһиме — авырмыйк, исән-сау булыйк, вакытлыча уңайсызлыкларны сабыр гына үткәреп җибәрә белик.