Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - «Яңарыш» — «ярдәмче таягым»
1.10.2015

«Яңарыш» — «ярдәмче таягым»

Безнең Починки мәктәбендә татар теле 1896 елдан бирле укытыла. 1950 еллар ахырында укучылар барлык фәннәрне дә татар телендә үзләштергәннәр. Заманалар үзгәргән саен ана теленә дә караш үзгәрде, аны өйрәнүгә кызыксыну кимеде.
Соңгы вакытта авы­лы­бызда катнаш гаилә­ләр саны артты. Яшь әти-әниләр гаиләдә балалары белән рус телендә генә аралашалар. Күп кенә ата-аналар татар теле калган фәннәрне тирәннән үзләштерергә киртә булып тора, дигән ялгыш фикердә яшиләр. Әмма, безнең, татар теле укытучыларының, бурычы — ана телен укытуда туган проблемаларны уңай якка чишү.
«Кызыксындырудан мәхрүм ителгән укыту, укучыда белем алу теләген үтерә», — дип яза К.Д. Ушинский. Чынлыкта да, бүген укучыларда, әти-әниләрдә татар теленә карата кызыксыну уятып кына бу проблеманы хәл итәргә мөмкин. Шуны истә тотып, мин дәресләрдә «Авыл өе» мәктәп музеенда урын алган экспонатларны кулланам. Балалар бик теләп борынгы бабаларының көнкүрешләре белән танышалар. Андый дәресләрдән соң укучылар «Минем ашханә: үткәне һәм бүгенгесе», «Татар һәм удмурт чабаталары нәрсә белән аерылып торалар», «Әбиемнең өс киеме» кебек темаларга иншалар язалар. Балалар белән «Бер экспонатның тарихы», «Гаилә альбомыннан бер фотосурәт» кебек эзләнү эшләре алып барабыз. Укучылар белән бергәләп «Сабантуй», «Карга боткасы», «Каз өмәсе» кебек бәйрәмнәребезне үткәрәбез.
Балаларны хатасыз язар­га өйрәтү дә — безнең төп бу­рычыбыз. Орфографик кагый­дәләрне өйрәнгән дәрес­ләрдә укучыларга укытучы ролен үтәргә мөмкинлек бирәм. Иптәшләренә ул кагыйдәләрне аңлатканда алар үзләре дә аны ныклап үзләштереп калалар.
Шулай ук мин дәресләрдә табышмаклар, әйтемнәр, әкият­ләр кулланам. Халык авыз иҗаты балаларны белемле, тәрбияле итүгә дә ярдәм итә.
Соңгы вакытта “Яңарыш” га­зетасы белән тыгыз эшләү дә эшемә яңа төсмер өстәде. Мин аны “ярдәмче таягым” дип тә атыйм. Чөнки укыту программасын­да каралган 30% региональ ком­по­нентка материалларны “Яңарыш” газетасыннан та­бам. Үзе­­безнең Удмуртиядә иҗат итүче язучыларның, ша­гыйрьләрнең иҗатлары белән танышып барабыз. Балаларның үзләренә дә милли басмага язмалар юллау, яшьтәшләренең мәкаләләре белән танышу бик ошый. Кечкенә сыйныфларга диктантлар, изложенияләр яз­ган­да текстларны “Яңарыш” газетасыннан да алам. Мондый алым дәресне дә кызыклырак итә. Милли басма белән танышып бару өчен алар татар телен дә яхшырак белергә тырышалар. Алдагы елда да “Яңарыш” га­зетасы белән тыгыз эшләп, дәресләргә яңа төсмерләр кер­тербез, дип уйлыйм.

Мәрьям Арасланова, Юкамен районы, Починки мәктәбе.