Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - «Яңарыш» — ул язга тиң
13.04.2016

«Яңарыш» — ул язга тиң

Апрель… Күңел җир кардан арынып, юллар кибүен, агачлар яфракка бөреләнгәнен, көннәр җылынганын көтә. Менә шундый мизгелдә ел саен “Яңарыш” газетасының туган көне. Ә быел исә газетаның — 25 еллык юбилее. Бу уңайдан берничә иҗади чара узды. Укучыларыбыздан, җитәкчеләрдән күп котлаулар кабул иттек. Редакциягә “Яңарыш” турында шигырьләр, мәкаләләр агылды. Милли басмабызның бәйрәм санын әзерләдек. Бәйрәм тантанасына «Яңарыш»ның чын дуслары, Удмуртиянең төрле районнарында яшәп иҗат итүче укучылары, Татарстанның Әгерҗе районыннан, Казан, Яр Чаллы шәһәрләреннән дуслары, язучылар һәм җитәкчеләр килде.

25 ел буе газета битлә­рендә дөнья күр­гән язмала­ры аша бер-берсенә таныш, ин­де якын дусларга әйләнгән хәбәр­че­ләрнең, газета укучыларның оч­рашу шатлыгы күңелле бәйрәм тантанасына әве­рел­де. Безгә, редакция хез­мәткәрләренә, күптән күрмәгән дусларыбыз, каләм ияләре, ре­дакциядә гамәли практика узып, каләм чарлап киткән яшьләр белән очрашу үзе бер куаныч, дәрт өстәде.
Милләтебезнең күркәм гадәте буенча, ерак юлны якын итеп килгән кунак­лар өчен әзерләнгән мәҗлес үзе бер күңелле бәйрәм булды. Җырлы-моңлы кү­ңелле аралашу һәркемнең күңел кылларын йомшартты.
Юбилей тантанасы зәвыклы итеп бизәлгән Тимерьюлчылар мәдәният йор­ты залында үтте. Аны алып баручылар: “Яңарыш” газетасының хезмәткәре Гүзәл Шакирова, газетада 1997-1998нче елларда эшләгән Амур һәм Фәүзия Фәләховаларның уллары — “Болгар” радиосы тапшыруын алып баручы Артур Фәләхов булды.
Журналистларның дистә­лә­гән еллар буе чарланган каләмнәре, ак кәгазьгә түккән күз нурлары, йөрәк җылысы аша ирешкән хезмәт нәтиҗәләре югары бәя алды бу көнне. «Яңарыш» хезмәткәрләренең фидакарь хезмәтен республика җитәкчеләре дә күрәләр, аңлыйлар, бәялиләр. Бу хакта аларның хөрмәтләп бирегә килүләре, күркәм тәбрикләүләре сөйли…
Милләттәшләребезгә, актив язучыларыбызга, газетабызны таратучыларга бирелгән “Яңарыш”ның махсус эшләнгән Рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләре аларның ихластан язган хатларына, ярдәмнәренә җавап билгесе булды.
Тантанада күрсәтелгән тарихи фильм, видеороликлар, слайдлар да безнең фикердәшләребез күп булуын, газетага нигез салучы олпат шәхесләребезне онытмавыбызны, заманадан калышмавыбызны күрсәтте.
Юбилей кичәсе үзе дә безнең бердәм зур коллектив белән эшләвебезне, ялгыз булмавыбызны, Удмуртиядә яшәүче татарларның бердәм булуын, уткүршеләр белән дә дус яшәвебезне дәлилләде. Югыйсә, шулай зал шыгрым тулы халык җыелыр идеме соң?! Бәйрәмгә әзерлек барышында ярдәмгә килгән сәхнә осталарына, матди ярдәм күрсәткән эшмәкәрләр, районнардан килгән фидакарь затларга зур рәхмәтле без. Ижау шәһәрендә эшләп килгән “Гүзәл”, “Асылъяр” ансамбльләре, Әгерҗе районының мәдәният бүлеге җитәкчесе Марс Гатауллинга, Мәктәптән тыш эшләр үзәгенең Иж-Бубый “Хыял” бию ансамбленә, үзешчән артистларга; ихлас тәбрикләүләре, бүләкләре һәм матди ярдәмнәре өчен Сарапулдан Зөлфәт Арслановка, Фаил Исламгалиевка, Роберт Рыбаковка, Фелүн Шәйхелисламовка, Можгадан Руслан Галиевка, Воткинск шәһәреннән Рафаэль Фәтхуллинга, Рәүф Кашаповка, Ижаудан Фәрит Вәлитовка, Дамир Таҗиевка, Марат Әүхәдиевкә, Удмуртиянең татар иҗтимагый үзәге президенты Илсур Миннемуллинга чиксез рәхмәтебезне юллыйбыз. Шулай ук өлкән язучыларыбызга, хәбәрчеләргә, газетаны таратуда көч куючыларга аерым рәхмәтебезне җиткерәбез. Киләчәктә дә бергә булыйк, татар икәнебезне онытмыйча, горурланып үз телебездә укыйк, языйк! «Яңарыш» — халык газетасы, аның мәнфәгатьләрен яклаучы икәнен онытмыйк.
Чынлап та, 25 ел буе тормыш авырлык­ларына, матди кыенлыкларга кара­мастан, бер генә санын да калдырмыйча, үз вакытында милләттәшләребезгә таратылган, заман таләпләренә җа­вап биреп, үз сайтын булдырган «Яңа­рыш»ыбызның рухи көче, әһәмияте әйтеп бетергесез. Аның калын-калын еллык тупланмаларын кулыңа алып, берничә битен актарып карауга ук: “Нинди зур тарих тупланган, рес­публикабыздагы татарлар тормышы турында, телне саклау, мәдәният, мәгариф, көнкүрешебез, әдәбият тормышы турында әһәмиятле язмалар урын алган”, — дип уйлыйсың. Бу тарихны язуны һич тә туктатырга, каләмебезне тутыктырырга ярамый, бар татарларны бергә туплаучы “Яңарыш” газетасын тагын да зуррак уңышлар көтсен. Милләт яшәгәндә тормышыбыз да газетабыз дөньяга туган яз ае кебек кояшлы, нурлы, җылы һәм якты булыр.

Элмира Нигъмәтҗан.
А. Горбунов фотосурәтләрендә: бәйрәмнән күренешләр.