Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - “Яңарыш” мәктәбе
29.11.2013

“Яңарыш” мәктәбе

“Яңарыш” газетасының 47нче санында дөнья күргән “Әни мәктәбе” (Фәридә Хафизова) мәкаләсен укыдым да уйга калдым. Барыбыз да үткән ул мәктәпнең кирәклеге, мөһимлеге, нәтиҗәле булуы – бәхәссез!  Фәридә иң кадерле кешесе — әнисе, үзенең балачагы  аша барыбызны да үткәннәргә кайтаргандыр. Әниләргә икенче күзлектән, хөрмәт, ихтирам күзлегеннән карарга,  рәхмәтләрне җиткерергә этәргәндер. Бу язманы укып, Тугызбуйның хөрмәтле шәхесе Рәмзия апа үзе дә  елагандыр да, елмайгандыр да…Рәфинә Сабирҗанованың, Илзидә Герасимованың әниләре турында ихластан язылган язмалары да күңел кылларына кагыла. Берничә еллар үтәр. Бу язмаларны  оныклар  кабат-кабат алып укырлар, уйланырлар…  Рәмзия апа әйткәнчә: “Китаплар, язмалар үлми бит ул…”

Шул ук санда “Алтын йомгак” сәхифәсендә 12 бала әниләре турында иң матур сүзләрен язганнар. Минем әнием — иң матуры, иң акыллысы, иң уңганы, иң эшчәне, иң-иң…  Бу язмаларны укып, күпме әниләрнең йөрәкләре җылынгандыр, инде кыз-улларының үсеп каләм уйнатуларын күреп куангандыр! Кайбер әниләр исә, көнләшеп тә куйгандыр. Кемнең инде үз баласыннан шундый сүзләр ишетәсе килми?!… Бу язмалар да саргаеп беткәнче, иң кадерле ядкарь булып сакланыр, газетада басылган тәүге шигырьләр, язмалар булып, гомер буена озата барыр…

“Әниемне сагындым, кайтып киләм әле” язмасы да берәүне дә битараф калдырмас… Бәлки, кемдер, шул язманы укыгач, әнисе янына юл тоткандыр, йә кулына телефонын алгандыр…

Ничек шулай туры килә диген? Нәкъ шул язмам астында аксакал хәбәрчебез Шиһабетдин Садыйковның “Чишмәләр иле” исемле мәкаләсе урын алган. Олуг язучыбыз Гариф Ахунов: “Дөньяда ике могҗиза бар: берсе — чишмә, икенчесе — әлифба”, — дип язып калдырган. Димәк, чишмә – яшәешнең башлангычы, могҗиза. Инешләр, диңгезләр тудыручы, шифалы суы белән тәнгә сихәт, көч өстәүче могҗиза! Чишмәләр әниләр кебек үк кадерле, хөрмәтле булырга тиеш! Буыннардан-буыннарга тапшырылган чиста чишмәләрнең тәрбия көченә, белмим, нәрсә генә тиңләшә алыр икән?

Факил Сафинның “Бишек” хикәясе дә әниләр, бишек җыры белән бәйле икән. Талдан үргән бишекнең үзе кебек үк җырлап тора торган бу әсәрне укып кына карагыз әле. Яшьлегемә кире кайтып, матчаларга  серле бишекне асып, иманлы, әдәпле, инсафлы балалар үстерәсе килеп китте!

Гүзәл Шакированың аналарча кайгыртып, бераз гына чеметеп, орышып алган мәкаләсе дә нәкъ менә шул тәрбия турында!

Газетаның соңгы битенә, соңгы хәрефенә кадәр укып чыктым да, үзем өчен ачыш ясадым: газетабыз да Әни мәктәбенә тиң икән бит!  Башыннан алып ахырына кадәр сузылган тәрбия җебе хаклы рәвештә яраткан газетабызны “Яңарыш” мәктәбе итеп таныта. Ә “Яңарыш” мәктәбен үтеп, әдәбият, сәнгать өлкәсендә балкып, тормышта үз урыннарын табучыларыбыз байтак! Рамилә Моратова, Айдар Шәймәрданов, Рәмзилә Хөрмәтова, Динара Әхмәтоваларны гына санасак та, ышану өчен нигез бар, ә күпме кешеләрне таныштырды, кавыштырды ул! Кемнәрне намазга бастырды, иманга кайтарды?!

Бу көннәрдә бер авылдашым, “Яңарыш” газетасы турында сүз чыккач, “Нинди газета соң ул?”- дип сорау бирде. Мин  аптырап калдым. Ничек инде “Яңарыш”ны бөтенләй белмәүчеләр бар?! Димәк, халык белән эшләү җитми… “Гаилә  газетасы”, — дидем дә, нинди битләр барын аңлаттым. Ә ул кыенсынып кына: “Кыйбатмы соң ул?” – диде. Димәк, языла!  “Яңарыш” мәктәбенең бер укучысы арта! Иманлы, әдәпле, сәләтле балалар тәрбиялик дисәк, әйдәгез, “Яңарыш”ка язылыйк!

Әлфирә Низамова,  Исәнбай  авылы