Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - «Яңарыш» кызлары — Казан сәхнәсендә!
20.05.2015

«Яңарыш» кызлары — Казан сәхнәсендә!

10«Идел йорт» төбәкара театр коллективлары фестивале 2000 елдан башлап уздырыла.

Фестиваль үзешчән театр сәнгатен үстерү, әдәби репертуарны зурайту, үзешчән артистларның башкару осталыгын, режиссерның эш дәрәҗәсен арттыру, халык театрлары спектакльләрен киң җәмәгатьчелеккә күрсәтү, тәҗрибә алмашу, халык театрлары артистларына, коллективларга методик һәм практик ярдәм күрсәтү максатыннан оештырыла. Аны Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Республиканың традицион мәдәниятне үстерү үзәге, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия теат­ры, ТРның Театр эшлеклеләре берлеге һәм “Сәхнә” журналы гамәлгә куя. “Идел йорт” фестивалендә ТР Мәдәният министрлыгы системасына кергән мәдәният учреждениеләрендә эшләүче театр коллективлары, республиканың уку йортларында белем алучы студентлар, театр коллективлары һәм РФ төбәкләрендәге мәдәният учреждениеләренең театр коллективлары катнаша.
Быел фестиваль 14 майда Казан шәһәренең Сәет Галиев исемендәге мәдәният йортында узды. «Спартак» халык иҗаты йортында шөгыльләнүче “Чулпан” үзешчән сәнгать театры, фестивальдә икенче тапкыр катнашты. Сәхнә күренешләрендә, спектакльләрдә күбрәк “Бәхет” ансамбле артистлары уйнаганга тамашачы күнегеп бетсә дә, бу юлы үзешчән артистлар башка иде. “Яңарыш” газетасына эшкә килү белән миңа кызлар үзләренең спектакль кую хыялы белән янулары турында сөйләделәр. Озак та тормыйча без бу хыялны тормышка ашырдык. Хезмәтебезгә, эш урынына якын булган әсәрне сайлап алып, Туфан Миңнуллинның “Алты кызга бер кияү” әсәрен сәхнәләштердек.
Мәртәбәле жюри һәм бик зәвыклы Казан тамашачысы алдында чыгыш ясау — ул зур сынау. Төбәкара фестивальдә катнашу алга таба тагы да зуррак үрләр яуларга мөмкинлек бирә. Жюри әгъзаларының киңәшләре, тәнкыйте артистка үз өстендә эшләү өчен бик кирәк. Әлеге үзешчән театрның артистлары барысы да “Яңарыш” редакциясе хезмәткәрләре булуы жюри әгъзаларын шакаттырды. Кызлар сәхнәгә тәүге адымнарын гына ясасалар да, сынатмадылар. Көн саен репетициягә йөрүләр, дулкынланулар кызларны куркытмады, алар Казаннан яңа әсәрләр сәхнәләштерү хыялы белән кайттылар.
Күңелебезне үсендереп, безгә көч биреп торучы баш мөхәрриребез Рәмзия Габбасовага, тормыш иптәшләребезгә, Казан шәһәренә барырга ярдәм иткән Әгерҗе нефть продуктлары оешмасы җитәкчесе Ирек Заһретдиновка, шоферыбыз Наил Мөхәммәтдиновка зур рәхмәтләребезне белдерәбез.
Ижау тамашачысы әлеге сәхнә әсәрен “Яңарыш” редакциясе хезмәткәрләренең үз укучылары, актив хәбәрчеләре белән уздырачак чираттагы көзге очрашуда күрәчәк.

Рәфилә Рәсүлева.