Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - «Яңарыш» газетасының дуслары
27.09.2012

«Яңарыш» газетасының дуслары

 

“Яңарыш”ның яңа саны килү белән, газетаны күршеләремә таратырга ашыгам. Алар  аны көтеп алалар. Бигрәк тә күршем Илсөяр апа сөенә инде: “Миңа бер сәгать ярымга гына инде бу гәзит, укый башласам, укып бетермичә туктый алмыйм шуны”, — ди ул. “Бөтен авторларның  исемнәрен, нәрсә турында язуларын беләм. Озаграк язмый торсалар, ни булды икән дип борчыла ук башлыйм. Балалар битен дә укып сөенәм. “Яңарыш” аларның язмаларын биреп, балаларны рухландыра. Алар киләчәктә безнең татар  телебезне, әдәбиятыбызны саклап калучылар булыр дип өметләнәм”,  — ди үзе дә газета-журналлар, матур әдәбиятны яратучы Илсөяр апа.

Күршемдә ике Шәмсия апа яши. “Яңарыш” киләсе көнне, үзләре үк кереп җитәләр. Кайсы битне иң беренче укыйсыз дигән соравыма, икесе дә: “ Иң элек “Дин һәм әхлак” сәхифәсен укыйбыз,”- дип җавап бирделәр. Өлкән яшьтәге апаларга дин нигезләрен өйрәнергә газета бик ярдәм итә.  Чөнки алар яшь вакытта бу темага материал табу түгел, сөйләшү дә тыелган  була бит.

Тагын бер танышым  Гөлнәзирә бездән ераграк яши.  “Яңарыш”ны икенче ноктада яздырып ала иде. Бервакыт, аңа тиешле газетаны кемдер алып киткән дә, ул газетасыз калган.  Миңа килеп: “Зинhар өчен, миңа газетаның шул санын табып бир. Әгәр дә мин берәр санын укымый калсам, гел борчылып йөрим, нәрсәнедер югалткан кебек булам”,- диде. Ул укымаган санны редакциядән алып кайтып бирдем. Бик сөенеп, рәхмәт әйтеп, килеп  алып китте.

Алдагы елга язылу башланды инде. Дөрес кайбер апалар почта бүлекләре аша язылу хәерлерәк булыр дигән карарга килгәннәр. “Өйгә китереп бирәләр, бигрәк җайлы”, — диде, яңгырлы көндә таякка таянып,  почта бүлегеннән кайтып килүче бер танышым.  “Минем газетаны алмыйча калганым юк, быел да килер Аллаhы боерса, укырбыз”, — диде ул. Ә  минем күршеләргә килгәндә, күбесе язылдылар инде. Монда да Илсөяр апа үз өлешен кертте. Күршеләренә, язылырга вакыт җиткәнен исләренә төшереп, исемлек язып алып кергән. Әнә шулай безнең өчен “Яңарыш”  рухи азык булып тора.  Көтеп алучы укучылары барында, “Яңарыш”  күп еллар яшәр, яңа үсешләргә ирешер. Яңа елда да Удмуртия татарларының hәм башка төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребез тормышы белән даими танышып, бәйләнештә торырбыз дип ышанып калабыз. Аннан соң редакция хезмәткәрләре еш кына төрле очрашулар оештырып та куандыра бит әле. Барыбызга да исәнлектә, саулыкта, куанып-шатланып яшәргә насыйп булсын.

Гөлисә Зарипова, Ижау шәһәре