Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - “Яңарыш” булмаса, мин дә булмас идем
21.01.2016

“Яңарыш” булмаса, мин дә булмас идем

Нәрсә ул “Яңарыш”? Бу сүзгә тулырак аңлатма бирү өчен ана телебезнең бөтен сүзен үзенә сыйдырган аңлатмалы сүзлеккә мөрәҗәгать иттем. Анда “яңарыш — берәр нәрсәнең тукталып торган яшәешен кузгатып җибәрү, таркалу, җимерелү вакытыннан соң күтәрелеш” дип язылган. Ләкин бу сүзләрне укыгач, минем күңел канәгатьләнү хисләре кичермәде. “Яңарыш” — ул минем тормышта бик тә мөһим урын алып тора торган газета. Быел минем “Яңарыш”ым юбилеен билгели.

Арттырып та, киметеп тә әйтмим, “Яңарыш” чынлап та минем өчен бик кадерле ул. Гаилә әгъзасы кебек. “Яңарыш” диюгә минем күз алдыма туган авылым, туган йортым, җомга саен газета килгәнен сагынып көтеп алып, килгәч, бер хәрефен дә калдырмыйча укып чыгучы әнкәем күз алдыма килә. Мин үземне белә башлаганнан бирле без “Яңарыш”ны алдыра идек. Димәк, аның беренче көннәреннән үк. Аның белән бергә безгә бик күп башка газета-журналлар да килде. Ләкин мин “Яңарыш”ымны аеруча яратып укый идем һәм һәр санын җыеп бардым. Ул — минем өчен авторитет. Хәзер дә шулай ук. Башта минем өчен “Алтын йомгак” сәхифәсе бик якын иде. Анда беренче мәртәбә дүртьюллык шигырем дөнья күргәч, миннән дә бәхетлерәк кеше булмагандыр. Газета битләрендә тәүге иҗатымны күрү миндә киләчәккә өмет уятты. Шул көннән башлап, уңышлымы ул, юкмы, мин бөтен язганнарымны “Яңарыш”ка юллый башладым. Әнкәй миңа күпләп конверт алып куя, мин бит тутырып хат яза һәм поч­та аша Ижау шәһәренә хат юллый идем. Аннары җомга саен, зур кунак кайтканын көткәндәй, “Яңарыш”ны көтә идек. Иң беренче булып, әнкәй газетаны кулына ала һәм “Алтын йомгак” битен карый иде. Минем язмам булса, шуны кычкырып укый, аннары мактый-мактый сөя. Аның минем белән шулай горурлануы миңа тагын да иҗат дәрте өстәде. Эх, шул чакларны кайтарып булса икән… Әле Рилия апа Закирова безнең язмаларны анализлап күзәтүләр ясый иде. Анда үз фамилияңне күргәч, тагын бер башка үсә идек. Шулай итеп мин әкиятләр дә язгалый башладым, башваткычлар төзеп җибәрдем. Алай гына да түгел, без газетага бөтен гаиләбез белән яза башладык. Апам Чулпан Нурмөхәммәтова шулай ук даими хәбәрчегә әйләнде. Сеңелем Равилә дә бераз каләм чарлап алды. Хәтта әнкәй дә язгалады. Менә шулай итеп иҗади гаилә ясады бездән “Яңарыш”.
Алга таба “Яшьлек адымы” белән мин тормышымның иң гүзәл мизгелләренә — яшьлеккә атлап кердем. Беренче тапкыр гашыйк булу, аерылышу, дуслар арасындагы мөнәсәбәт, проблемалар, аларны чишү юллары — барысы да “Яшьлек адымы” белән бергә булды. Минем каләм тагын да чарланды һәм шулай итеп журналистика өлкәсенә килеп кергәнемне, бөтен тормышымны шуның белән бәйләгәнемне сизми дә калдым.
Моннан ун ел элек, җәй көне мин “Яңарыш”та тәҗрибә туплап алдым. Бу минем беренче мәртәбә әнкәйдән башка каядыр китүем, гомумән, эшләвем булды. Ул вакытларны мин кичә генә булган кебек искә алам. Ижау шәһәренә кайткан саен канатлана-канатлана шул көннәрне сагынып сөйлим. Сеңелем: “Динара апа, син моны Ижауга килгән саен сөйлисең”, — ди. “Сөйлим шул, минем өчен бик кыйммәтле вакытлар ул”, — дим. Ул вакытта “Яңарыш”ның баш мөхәррире Ирек абый Шәрипов иде. Ул мине журналистиканың бик күп нечкәлекләренә өйрәтте. Бүген дә шул киңәшләрне истә тотып эш итәм. Ирек абый белән дә аралашып яшибез. Зур шәһәрдә шундый якташларым булуга сөенеп бетә алмыйм. Нәтиҗәдә, минем эш тәҗрибәм булды, бик күп дусларым барлыкка килде. Аллага шөкер, алар белән дә аралашып яшибез. Димәк, “Яңарыш” дуслаштыра да. Төрле шәһәрләрдә яшәсәк тә, без бер-беребез өчен бик якын.
“Яңарыш”ка — 25! Бу сан бик күп әйбер турында сөйли. Бигрәк тә хәзерге заманда. Беренчедән, татар иле башкаласы булган Казанда да татар телен саклап калуны зур проблемага саныйбыз. Димәк, тел беткәч, бик күп әйберләр юкка чыга, шул исәптән матбугат та. Ә “Яңарыш” Удмуртиянең башкаласы Ижау шәһәрендә чыгуына карамас­тан, үзенең милли йөзен югалт­мый. Аллага шөкер, ул беренче көннәрендәге кебек үк бик файдалы, кызыклы, мавыктыргыч язмалары белән ана телендә куандыруын дәвам итә. Икенчедән, тиражы да аз түгел. Димәк, аның тугры укучылары бар. Өченчедән, “Яңарыш”ның үз исемен, үз дәрәҗәсен, үз укучысын, үз тәҗрибә мәктәбен булдырган иҗатташ балалары да бик күп. Әйе, без — аның балалары, чөнки ул безне үстереп чыгарды, туган йорт кебек үзенә чакырып, җыеп тора. Без аның белән горурланган кебек, ул да талантлы журналистлар үстерүе белән горурланадыр. Ә бит безнең күбебез Татарстан башкаласы Казан шәһәрендә зур дәрәҗәләр яулавын дәвам итә.
Кызганычка каршы, бүгенге көндә мин “Яңарыш”ның тәмле исләрен иснәп, кулыма тотып, аның битләрен шыгырдата-шыгырдата укый алмыйм. Әле дә ярый, Интернет бар. Аның ярдәмендә, экран аша булса да, “Яңарыш”ым — минем янәшәмдә. Бик хисләнгәндә, мин аның кайбер язмаларын кәгазьгә бастыртып укыйм. Шул вакытта мин туган йортыма әнкәем янына кайткан кебек булам. Язмышның ачы сынавыдыр, 2015 ел безне әнкәйсез калдырды. Менә шул көннән башлап, “Яңарыш” белән минем турыдан-туры элемтәм өзелде. Чөнки әнкәй соңгы көн­нәренә кадәр аңа тугры калды. Мин кайтуга һәр санын җыеп әзерләп куя иде, җай чыкса, Казанга килүче артыннан биреп җибәрә иде. Эх, әнкәйнең тәмле күчтәнәчләре белән чәй эчә-эчә укый идем “Яңарыш”ымны.
Менә шулай әнкәем, туган авылым, туган йортымны сагынып утырганда, “Яңарыш”ны да искә алам мин. Иң бәхетле мизгелләремне уйлаганда күземә яшьләр килә. Ансыз мөмкин дә түгел… Алар булмаса, мин дә булмас идем бит…

Динара Әхмәтова-Миннекаева,
Көчек — Казан.