Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - “Яңарыш” аша дустымны таптым
14.03.2013

“Яңарыш” аша дустымны таптым

Мин “Яңарыш” газетасын зәңгәр экраннардан бара торган “Жди меня” тапшыруына тиңләр идем. Чөнки без газета аша күп еллар аралашмаган, күрешмәгән дусларыбыз, сыйныфташларыбыз белән табышабыз. Минем белән дә шундый  кызыклы очрашу булды.

Сыйныфташларымның күбесе Ижауда яши. Кырынды мәктәбенә очрашуга кайткач, алар: “Синең язмаларыңны газетадан укып барабыз. “Бу безнең Фирая бит”, — дип сөенәбез”, — диделәр. Ә яшьлек дустым, заводта бергә эшләгән  Гөлфирә бер язмамны укыганнан соң, редакциягә барып, минем телефон номерын сорап алган. Шалтыратып, мине туган көненә кунакка чакырды. Бәйрәм бик күңелле узды. Ирексездән яшьлек еллары искә төште.

Гөлфирә — Минзәлә районы кызы.  Без аның белән мотозаводта эшли башлагач таныштык.  Бергә техникумга укырга кердек.  Аны уңышлы гына тәмамлагач, ул Ижау егетенә кияүгә чыкты. Мин 1986 елда кияүгә чыгып, Тирсәгә күченеп кайттык. Тормыш иптәшем белән дөнья көтеп, тырышып яшәдек,  әти-әниләребезгә дә булышырга кайтып йөрдек.  Шәһәрдә калган дусларым турында сагынып уйларга гына калды, аралаша алмадык.

Гөлфирә белән дә күрешмәгәнгә ике дистәдән артык вакыт узган икән. Шул гомер эчендә ниләр генә узмаган аның башыннан! Якын кешеләрен югалту, ире белән аерылышу, баласы белән ялгызы гына тормыш йөген тартып бару. “Ялгыз калудан бик курыктым!” – ди ул. Тормышында Наилне очраткач, ул моны язмыш бүләге дип кабул итә. Алар йортында һәрвакыт башкалар өчен якты чырай, өстәлдә җылы аш әзер тора.  Апасы Сабира фаҗигале төстә вафат булгач, аның улын һәм кызын үзләренә алып, ятимлектә калдырмыйлар.

Гөлфирә ике дистәдән артык ел Ижауда миграция хезмәтендә белгеч булып эшли. Лаеклы ялга чыккач та, үз һөнәренә тугры калып, эшен дәвам итә.  Ул үтә дә төгәл, тынгысыз җанлы, горур. “Сүзсез дә  аңлый торган тормыш иптәшем, кызым, киявем, оныгым булу  мине чиксез бәхетле итә. Якыннарым сау-сәламәт булсыннар”, — ди Гөлфирә.

Фирая Әхмәтҗанова, Тирсә авылы