Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - “Яңарыш”ыбыз берләштерә
3.11.2016

“Яңарыш”ыбыз берләштерә

4kmsgaogrkq

4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне.  “Бердәмлек“ төшенчәсе туплану, берләшү мәгънәсенә ия. Халкыбызга элек-электән хас сыйфат бу. Тарихыбызга күз салсак, нәкъ менә бердәмлек, татулык күп кенә авырлыкларны җиңеп чыгарга, дошманнарга каршы торырга ярдәм иткән, илебезнең тынычлыгына, мөстәкыйльлегенә китергән.

Дәүләт күләмендәге бу бәйрәм 1612 елгы тарихи вакыйгаларга барып тоташса да, ул әле яшь бәйрәм — Халыкара бердәмлек көне буларак, 2005 елдан билгеләп үтелә. Бу көнне республикабызда яшәүчеләр өчен икеләтә бәйрәм, чөнки Удмуртия дәүләтчелеге көнен дә билгеләп үтәбез. Бәйрәм көнендә без олы илдә – Россиядә яшәвебезне аермачык тоябыз. Яшькә, дингә, һөнәргә, тормыштагы максатларыбызга карамастан, без илебез язмышы өчен җаваплылык тоябыз, туган ягыбыз Удмуртиядә яшәвебез белән горурланабыз. Ә болар бүгенге көндә — илебезнең үсешенә, көченә көнләшеп, теш кайраучылар арткан вакытта — аеруча мөһим.

Халкыбызда бик мәртәбәле бер әйтем бар: бердәмлектә – көч. Без Удмуртиядә яшәүче татарларны берләштереп торучы “Яңарыш”ыбыз булуы белән бәхетле. Ә аны укучылар санының күплеге бердәмлегебезне  күрсәтеп тора. Димәк, тиражыбыз күбрәк булган саен безнең бердәмлегебез дә, көчебез дә артачак, дәүләт органнарында сүзебез дә ныграк үтәчәк. Иң әһәмиятлесе – кыйблабыз ачык, туры булсын.

Бердәм булып, бер-беребезгә авыр чакта ярдәм кулы сузып яшик, җәмгыятебездәге вакыйгаларга битарафлык күрсәтмик, туган телебезне, динебезне зурлыйк һәм саклыйк, төрле дин, милләт халкына, аларның гореф-гадәтләренә хөрмәт белән карыйк. Бәйрәм белән, хөрмәтле милләттәшләребез!

Рәмзия Габбасова.