Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - “Яңарыш”тан – көтелмәгән бүләк
22.01.2020

“Яңарыш”тан – көтелмәгән бүләк

“Яңарыш” газетасын инде күп еллар яздырып алучы Флүсә Исмәгыйлева быел лотерея уйнатыла дигәнне ишеткәч, бәхетен сынап карамакчы булган. ”Спартак” халык иҗаты йортында уйнатылган лотереяда катнаша алмый калдым. Онлайн-формада булгач, язылу кәгазен телефон аша фотога төшереп җибәрдем. Бүләк отасы килде килүен. Тик болай ук булыр дип көтмәгән идем. 16 декабрьдә туган көнем иде. Туганнар, якыннар шалтыратып котлады. “Яңарыш” редакция кызларыннан: “Сез — җиңүче! Алабугага сәяхәткә юллама оттыгыз!” — дигәнне ишеткәч, шатлыктан күзләрем яшьләнде. Туган көндә мондый зур бүләк алган юк иде әле. Бик күңелле дә, көтелмәгән дә бүләк булды бу. Әле кайдан дисез? Үземнең яраткан “Яңарыш” газетасыннан! Барам Яңа ел каникулында, Аллаһ бирсә», — дип җыендым.
Менә 4 гыйнвар көнне Алабугага сәяхәткә юл тоттык. Шәһәрнең үзәгендә билгеләнгән урында очраштык. Анда автобус көткән арада, тагын бәхет кояшы елмайган бер ханым – Фәнзилә Солтанова белән таныштым. Миңа иптәшкә дип, дустым да билет сатып алган иде. Шулай өчәүләшеп, бергәләп, татарча рәхәтләнеп сөйләшеп, чөкердәшеп бардык. Автобус зур, барлык уңайлыклары да бар. Йөртүчесе дә бик оста, тәҗрибәле булып чыкты. Бер генә дә сикертмичә дә, җилдертеп кенә Алабугага алып барып җиткерде. Исән-имин, күңелле ял иттереп, алып та кайтты.
“Клуб театральных путешествий” туристлык оешмасы җитәкчесе Елена Данилинага, безне алып баручы Ольга Мамонтовага зур рәхмәт. Ә иң зур рәхмәтләрем – “Яңарыш” редакциясенә. Әле кайчан шушы И.И. Шишкин, М.И. Цветаева музейларында, “Шайтан шәһрчеге”нә барган булыр идем?! Музейлардагы экскурсоводларның сөйләүләренә ис-акылым китте. Татар булсалар да, акцентсыз сөйлиләр, телләре телгә йокмый. Кызыксындырган һәр сорауга тулы җаваплар да бирделәр алар.Кайнар ризыклар белән дә сыйландык. Өчпочмаклар телне йотарлык иде”, — дип, шатлыгы эченә сыймый, сөенечле уй-хисләре белән уртаклашты Флүсә ханым.
“Лотерея уенында отканыгыз бар идеме?” -дигән соравыма ул: “Элегрәк лотерея алганым бар иде, кайчак көтмәгәндә отышлы була шулай. Яңа елда “Русское лото”да 300 сум оттым әле”, — диде.
Шалтыратып, Фәнзилә апаның да хәлләрен белештем. “Беренче тапкыр көтелмәгән отыш булды бу. Алабугага бер дә барганым юк иде. Музейларда булып, рәхәтләнеп ял итеп кайттык. “Яңарыш” редакциясенә зур рәхмәт. Газетага язылучылар саны артып торсын, матур язмаларыгыз белән безне сөендереп торыгыз!” – диде ул.

Гөлнара Вәлиева.