11.12.2019
«Яңарыш»ның чираттагы казанышы
Узган атна вакыйгаларга, җиңүләргә бай булды. Бөтенрәсәй журналистлар форумы кысаларында “Татар рухы һәм каләм” бәйгесенә йомгак ясалды. Бәйге “Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты тарафыннан уздырыла. Конкурска юлланган 102 эш арасында газетабыз «Теле барның — иле бар» дип аталган татар телен өйрәнүгә, саклап калуга һәм үстерүгә багышланган иң яхшы эшләр номинациясендә җиңү яулады. Әлеге җиңүдә редакция хезмәткәрләренең генә түгел, “Яңарыш”ның һәр яңа санын зарыгып көтеп алучы укучыларыбыз, актив хәбәрчеләребез, газетаны таратучыларыбызның да өлеше зур. Шуңа күрә бу җиңү шатлыгы һәммәбез өчен уртак.