«Яңарыш»лылар сынатмады
Сочидагы Олимпиаданың соңгы көнендә — 23 февральдә Удмуртия журналистлары Якшур-Бодьяга беренчетапкыр спартакиадага җыелдылар.
Чаңгы ярышларында республиканың 20 матбугат һәм мәгълүмат чарасы катнашты. Беренче тапкыр гына булуга карамастан, ярышлар яхшы оештырылган иде. Нәкъ шул вакытта Сочида Россия командасының 50 чакрым узышта берьюлы 3 медаль яулавы журналистларга дәрт, көч-куәт өстәде. Алар Олимпия уеннарында катнашучылардан калышмаска тырышып, алга ыргылдылар. Команда ярышларында Вавож журналистларына тиңнәр булмады, Игра — икенче, Шаркан өченче урынга лаек булды. “Яңарыш”лылар да сынатмадылар. Милли басмабыз данын яклаучы журналист Элмира Нигъмәтҗан, беренче этапта ук чаңгы таягы сынуга карамастан, икенче урынны яулады. “Алтын йомгак” сәхифәсендә каләмен сынап үскән 55нче мәктәп укучысы Руфат Әхмитов беренче урынга лаек булды.